“Асылташ” конкурсында милләтебезнең йөзек кашы булырдай кызларны билгеләделәр
Бүген Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернатта укучы кызлар өчен “Асылташ” конкурсы үтте.
Бүген Казан шәһәре Киров районы 4 нче гимназия-интернатта укучы кызлар өчен “Асылташ” конкурсы үтте. Бәйгедә Татарстан республикасы һәм Россиянең төрле төбәкләре - Самара, Пенза өлкәләре, Чувашстан республикаларыннан килгән укучы кызлар катнаша.
Бәйгене гимназия-интернат директоры Алмаз Ризатдинов ачып җибәрде. Ул катнашучыларга уңышлар теләде һәм жюрида эшләүчеләргә сабырлык теләде.
“Татар кызы” конкурсынннан аермалы буларак, биредә укучыларны кызлар интеллектуаль яктан ачу максаты куелган. Биредә аларның әдәбият, сәнгать, тарих өлкәсендәге белемнәре тикшерелә, үз милләтенә булган мөнәсәбәте ачыклана. Шулай ук жюри тарафыннан кызларның сөйләм телләренең ни дәрәҗәдә икәнлеге дә тикшерелә.
Конкурс ахырында Татарстанның халык укытучысы, РФ югары уку йортларының атказанган хезмәткәре, ТР Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты, доцент Рәсимә Равил кызы Шәмсетдинова конкурсның максаты кызларда гыйлемлек, изгелек, әдәплелек кебек рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, милли үзаң уяту икәнлеген билгеләп үтте. Оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.
Бүләкләү тантанасында ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара бүлек җитәкчесе Гөлия Фәргат кызы Мусина татар халкының йөзек кашы, киләчәге булырдай кызларыбызны барлап, аларны тагын да канатландырып, юл күрсәтергә ярдәм итүче конкурсның әһәмиятен югары бәяләде.
Автор фотосы





Комментарийлар