Сак бул – мошенник!
Агымдагы елның 10 аенда гына да мошенниклар гражданнардан 4,5 млрд сум акча урлаган. Бу хакта бүген киң таралган мошенниклар схемаларына каршы торуга багышланган пресс-конференциядә хәбәр иттеләр.
Хәзер кибермошенникларның урлашу гамәлләренең 99,7 процентын банкларның сак системасы тотып кала ала. Шул рәвешле 2025 елның беренче яртысында мошенниклыкның 82,5 очрагы булдырылмый калып, 8 трлн сумны саклап калынган. Әле алай да җинаятьчеләр банк клиентларының 13 млрд сум акчасын урлауга ирешкән. Бу хакта Россия Банкы бүлеге – Татарстан Республикасы буенча Милли банк идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сөйләде.
Тагын бер яңалык: 1 сентябрьдән кайбер операцияләрне раслар өчен «икенче кул» сервисын кулланырга мөмкин, ягъни клиент ышанычлы кешесен билгели ала. Ышанычлы кеше килештерми торып, кайбер операцияләрне башкарырга мөмкин түгел.
Автор фотосы





Комментарийлар