«Мәгарифтә ясалма интеллект» онлайн-форумына чакырабыз
Сезне 25 ноябрь көнне узачак уку процессына заманча алымнар һәм инновацион технологияләр кертүнең актуаль мәсьәләләренә багышланган «Мәгарифтә ясалма интеллект» онлайн-форумына чакырабыз.
Форумда сезне нәрсә көтә?
– Гамәли мастер-класслар: катнашучылар укытуда ясалма интеллектны куллану буенча файдалы киңәшләр һәм тәкъдимнәр алачак;
– Тәҗрибә уртаклашу: педагоглар ясалма интеллектны уку процессында уңышлы файдалануның кейслар тәкъдим итү һәм һәм яңа проектларны гамәлгә ашыруның мөһим мәсьәләләре турында фикер алышу;
– Һөнәри үсеш: иң яңа тенденцияләр һәм идеяләргә чуму, һөнәри компетенцияләр формалаштыру.
Чарада шулай ук Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсен цифрлаштыруның әйдәүче юнәлешләрен тәкъдим итүче белгечләр дә чыгыш ясаячак. Катнашучылар уку процессының нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән цифрлы платформалар һәм пилотлы инициативалар кертү турында беләчәкләр.
Нейротехнологияләр һәм ясалма интеллект киңтаралган шартларда укытучының эше – тематик юнәлеш аерым билгеләнәчәк. Дәресләрне оештыруга цифрлы инструментларның йогынтысы һәм заманча мәктәптә укытучының роле мәсьәләләре каралачак.
Моннан тыш, “метаҗиһан” киңлекләрендә киләчәк барлыкка килүгә багышланган мавыктыргыч сессия узачак. Сез яңа технологияләрнең уку аудиториясе һәм дәресләр оештыру турындагы гадәти күзаллауларны ничек үзгәртә алуын белерсез.
Чара онлайн уздырыла һәм укытучыларның, тәрбиячеләрнең, методистларның һәм студентларының киң аудиториясенә исәпләнгән. Катнашучыларга электрон сертификатлар бирелә.
Үткәрү даталары: 25 ноябрь, башлана 14:00.
Теркәлү 24 ноябрь 16:00 сәгатькә кадәрсылтама буенча: https://forms.yandex.ru/u/691ab6366d2d7391af5af71c
Игътибар! Теркәлгәндә "Мәгариф"/ "Гаилә һәм мәктәп" журналына язылу турында квитанция беркетергә кирәк.
Һөнәри бергәлеккә кушылыгыз һәм безнең белән бергә белем бирүнең киләчәген формалаштырыгыз!
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар