Логотип Магариф уку
Цитата:

Ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча халыкара олимпиада Россия ислам институтында узачак

12–13 ноябрьдә Россия ислам институтында ислам дисциплиналары һәм гарәп теле буенча XVIII Халыкара олимпиада узачак. Бу уникаль чара ислам һәм гарәп телен өйрәнү өлкәсендә талантлы студентларны ачыклауны, шулай ук сәләтле укучыларга ярдәм итү өчен шартлар тудыруны максат итеп куя.

Олимпиадада Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан, Башкортстан, Дагстан, Чечня, Ингушетия, Кабарда-Балкария, Карачай-Чиркәс һәм Мәскәүдән югары мөселман уку йортлары студентлары катнашачак. Барлыгы 20 дән артык уку йорты көтелә.

2008 елдан башлап, олимпиада ел саен яшь талантларның игътибарын җәлеп итә. 2023 елда ул, БДБ илләре – Үзбәкстан, Азәрбайҗан, Казахстан, Кыргызстан һәм Таҗикстан вәкилләрен кертеп, беренче тапкыр халыкара дәрәҗәгә чыкты. 2024 елда катнашучыларга Иран, Һиндстан һәм Төркия вәкилләре кушылды. Быел катнашучылар исемлеге Малайзия, Индонезия һәм Пакистан студентлары белән тулыланды.

Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, мондый масштаблы һәм әһәмиятле чараны әлеге институт кына уздыра. 

Олимпиада ислам хокукы, дин нигезләре һәм гарәп теле буенча номинацияләрне үз эченә ала. Катнашучылар язма рәвештә тест узачак һәм гарәп теленнән сөйләм күнекмәләрен күрсәтү турында булачак. 

Җиңүчеләрне һәм призерларны дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр көтә. Бүләкләү 13 ноябрьдә IT Parkта Халыкара олимпиаданың ябылу тантанасында узачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ