Уен белән юл кыска
Балалар белән машинада сәяхәт итү өчен ашау-эчү, уңайлы кием, 2–3 сәгать саен туктап ял итү кирәк. Ләкин, сәяхәткә никадәр генә яхшы әзерләнсәң дә, бервакыт арткы утыргычтан: «Без кайчан барып җитәбез инде?» – дигән сүзләрне ишетү котылгысыз. Нәкъ шул вакытта өлкәннәрне нәрсә коткара дип уйлыйсыз? Әйе, баланың кулына телефон тоттырырга да була. Ә без сезгә яхшырак ысул тәкъдим итәбез. Бергәләп төрле уеннар уйнагыз! Алар вакытны тизрәк уздырырга гына түгел, башны эшләтергә дә булышыр.
«Мин нишлим?»
Уен кагыйдәсе бик гади. Бу уенны кечкенә балалар белән дә уйнарга була. Берәү берәр эш-хәрәкәт уйлый. Әйтик, «киен» булсын. Калганнар аңа сораулар бирә. Мәсәлән, «Син ул эшне көн саен эшлисеңме?», «Башка гаиләләрдә ничек?» һ.б. Шул сораулар ярдәмендә теге кешенең нинди эш-хәрәкәт уйлавын белергә кирәк.
Хәрефтән – җөмләгә
Уенчылар бер хәреф сайлый. Аннан соң чиратлап шул хәрефкә генә башланган сүзләрдән торган җөмлә уйлыйлар. Мәсәлән, «к» хәрефен сайладылар, ди. Җөмлә мондый булырга мөмкин: «Кәрим, койма кырыендагы кычытканга килеп кагылгач, куркуыннан кәҗә кебек кычкырды».
Бу уенны алфавиттагы бөтен хәрефләр белән уйнап карарга була.
«Үзем белән ни алам?»
Уенда катнашучыларның берсе: «Мин юлга үзем белән...» – дип, җөмлә әйтә башлый һәм бер шарт уйлый. Әйтик, шарт – баллы җиләк-җимеш булсын. «Мин юлга үзем белән банан алам», – ди алып баручы. Калганнар сораулар ярдәмендә шартны ачыкларга тиеш. «Ә лимон аласыңмы?» – дип сорарга була (бәлки, шарт – сары җиләк-җимештер?). «Юк», – ди алып баручы. «Ә сыр?» – «Юк». – «Җиләк аласыңмы?» – «Алам». Уен уйланган шартны белгәнче дәвам итә.
Сыйфатлама
Уенда катнашучылар бер хәреф сайлый. Мәсәлән, «ә» хәрефе булсын. Шуннан соң һәркем бер сүз уйлый һәм, сүзнең үзен әйтмичә генә, аны аңлатып бирә. Калганнар сүзне белергә тиеш.
Әйтик, «ә» хәрефенә мондый вариантлар булырга мөмкин:
– Безгә тәмле ашлар пешерүче. (Әни.)
– Исле үлән. (Әрем.)
– Әтинең яки әнинең әнисе. (Әби.)
Ишле гаиләдә әти-әнигә режиссёр да, аниматор да, тәрбияче дә, няня да булырга туры килә. Шуңа күрә, походка баргач, табигать кочагында бергәләп уйный торган кайбер уеннарны да ата-аналар белеп торса хәерле. Балачакның яме уен белән, диләр бит.
«Әтәчле»
Җиргә түгәрәк сызылган. Ике уенчы, шул түгәрәккә кереп, бер кулларын артка куеп, икенче куллары белән тездән бөгелгән бер аякларын тотып, бер-берсеннән читтәрәк басалар. Сыңар аякта сикергәләп, җилкә белән этеп, көндәшен түгәрәктән чыгара алган уенчы җиңүче була.
«Без, без, без идек»
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек;
Базга төштек, бал ашадык,
Келәткә кердек, май каптык,
Кап та коп, кара, Якуб,
Тимер туп,
Авызыңны ач та йом!
М-м-м...
Уенда катнашучылар уен сүзләрен көйләп әйтәләр, аннары берьюлы авызларын йомып, төрле шаян хәрәкәтләр ясыйлар. Кем көлеп җибәрә, шуңа «җәза» бирелә.
«12 таяк»
Бу уен качыш уены кебек. Тәртибе генә үзгәрәк.
Арада бер «көтүче» билгеләнә. 12 таякчык җыела, үлчәүне хәтерләтеп, кирпеч өстенә такта куела. Катнашучылар тактаның бер башына җыелган 12 таякны куеп, икенче башына басып, таякчыкларны чәчеп җибәрәләр. «Көтүче» шул таякларны җыеп, яңадан «үлчәүнең» бер башына куйганчы качып өлгерергә кирәк. Эзләүче качкан уенчыны табу белән, «үлчәүгә» кулы белән кагылып, табылган кеше исемен әйтә. Әгәр «көтүче» «үлчәүдән» ераккарак китеп барганда, качкан урыннан чыгып, әле табылмаган берәр уенчы үлчәүдәге 12 таякны яңадан чәчсә, табылган уенчылар да яңадан кача, «көтүче» кабат эзли башлый.
«Чуалышлы»
Бу уенда никадәр күбрәк кеше катнашса, шулкадәр кызыклырак. Катнашучылар түгәрәк ясап, кулга-кул тотынышып басалар. Берәү читтә кала. Түгәрәктәгеләр, кулларны ычкындырмыйча, үзара чуалалар. Читтә калган уенчы чуалышны сүтәргә тиеш.
«Фант»
Уенда катнашучылар эшләпәгә фантлар җыялар – һәркем үзендә булган берәр кечкенә әйбер бирә (йөзек, беләзек, таш һ.б. булырга мөмкин). Шуннан соң уенда катнашучыларның берсе башкаларга арты белән баса, ә икенче берәү эшләпәдән фант тартып чыгара һәм: «Бу фантка нишләргә?» – дип сорый. Арты белән торучы уенчы берәр кызыклы «җәза» әйтә. Мәсәлән, өч тапкыр әтәч булып кычкырсын яки робот кебек биесен, ди. Уен фантлар алынып беткәнче дәвам итә.
«Хәлиулла»
Бу уенны уйнар өчен туп кирәк. Уенда катнашучылар туп тоткан алып баручы каршына тезелеп басалар. Алып баручы бер сүз уйлый. Шуннан соң ул, сүзнең беренче һәм соңгы хәрефләрен әйтеп, сүзгә аңлатма бирә. Әйтик, «көймә» сүзен уйлады, ди. Уенда катнашучыларга ул болай дияргә тиеш: «Су транспорты, «к» хәрефенә башлана, «ә» хәрефенә бетә». Катнашучылар үз вариантларын әйтә башлый. Дөрес җавап ишетүгә, алып баручы, «Хәлиулла» дип, тупны һавага ыргыта да йөгереп китә. Дөрес җавап әйткән уенчы тупны тотарга һәм «тукта» дип кычкырырга тиеш. Алып баручы туктый, ә туп тоткан уенчы аңа кадәр ничә адым икәнен билгели. Шуннан соң үзе әйткән кадәр адым ясый. Алып баручы кулын боҗра рәвешендә тотарга, ә туплы уенчы тупны шул боҗрага кертергә тиеш. Кертә алса, ул алып баручы була.
Уенны кызыклырак итү өчен адымнарга төрле атамалар уйлап табарга да мөмкин. Мәсәлән, «бака адымы» (бака кебек сикерергә), «көнгерә адымы» (ике аякта сикерергә), «кирпеч» (аяк башына үкчәне куеп атлыйсы)…
Рамилә Уваева әзерләде
Фото: freepik.com
Комментарийлар