Тукай эзләре буйлап: Арча, Кырлай, Кушлавыч
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк; Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк...
Тукайның әлеге шигырь юлларын искә төшереп, җиләккә дип чыккан сәфәребезнең ахыры милләт хәтерен барлауга әверелер дип кем уйлаган? Җәйге урман үзенә чакырса да, бу юлы безне тагын да көчлерәк бер көч – Тукай рухы әйдәде. Шагыйрьнең юбилей елы уңаеннан Арча ягына юл тоттык. Максатыбыз бөек әдипнең эзләре буйлап йөреп кенә калмыйча, ул сулыш алган мохитне тою, халкыбыз тарихының тирән катламнарына кагылу иде.
Борынгы һәм серле Арча
Юлның башы – Арча. «Казан арты» тарих-этнография музеенда вакыт агышы бөтенләй башкача сизелә. Биредә һәр экспонат сөйләшә кебек. Кайберләре мең ел элекке бабаларыбыз турында пышылдый, кайберләре милләтнең авыр да, данлы да елларын искә төшерә. Бу сәяхәттә безнең юл күрсәтүчебез – музейның Туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Ленар Гобәйдуллин. Ул экскурсияне коры фактлар тезмәсе итеп түгел, ә тере әңгәмә рәвешендә алып бара. Вакыт-вакыт көтелмәгән сораулар биреп, тыңлаучыларны уйландырып җибәрә, экспонатлар артындагы тарихны ачып сала. Ул сөйләгәндә, күз алдына урта гасыр Арчасы килеп баса. Археологлар тапкан ук очлары, кылычлар, көнкүреш әйберләре бу җирнең бер заманнарда көчле хәрби үзәк булуын дәлилли. Арча Казан ханлыгының терәк нокталарының берсе булган. Шуңа күрә дә Явыз Иван Казанга юлны нәкъ менә Арча аша ачарга омтыла. 1552 елда шәһәр яулап алынганнан соң, аның язмышында кискен үзгәрешләр башлана. Әмма бу төбәк халкы тиз генә буйсынмый. Казан ханлыгының азатлыгы өчен мари халкы катнашында дүрт тапкыр күтәрелешләр була. Соңрак мондый баш күтәрүләрне контрольдә тоту өчен Арча крепосте яңадан төзелә.
Ләкин тарихны сугышлар гына язмый. Арча элек-электән һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр төбәге булып дан тоткан. Читекләр, көмеш бизәнү әйберләре, чүлмәкләр җитештерү биредә югары дәрәҗәгә күтәрелгән. Бигрәк тә Арча читекләре аерым горурлык уята. Музейда сакланган XIX гасыр читегенә карап торганда, бабаларыбыз кулларының никадәр оста булуына тагын бер кат инанасың. Борынгы «Казан җөе» техникасы бүген дә сакланып калган. Элек осталар тегү өчен хәтта дуңгыз кылы кулланган, соңрак махсус инструментлар уйлап табылган. Җепләрне балавыз аша үткәреп теккәннәр, шуңа күрә читекләр су үткәрмәгән. Бу һөнәрнең даны еракларга таралган, узган гасырның 80 нче елларында Арча читекләре Алманиядә алтын бүләккә һәм иң югары дәрәҗәдәге дипломга лаек булган.
Экскурсия барышында без тыңлаучы гына булып калмадык. Арча читекләренә багышланган бүлектә Ленар әфәнде үзе кечкенә генә мастер-класс та үткәреп алды. Борынгы «Казан җөе» техникасының үзенчәлекләрен күрсәтеп, читек бизәкләренең ничек тегелүен аңлатты. Кулга энә белән җеп алгач, әлеге нечкә эшнең никадәр сабырлык, төгәллек һәм осталык таләп итүен аеруча яхшы аңлыйсың. Шул мизгелдә музей экспонатлары гына түгел, ә күп буын осталарының хезмәте дә күз алдында җанлана.
Экспозициядә көнкүрешкә багышланган бүлекләр дә зур кызыксыну уята. Чыпта сугу станогы, киндер һәм җитеннән тукылган әйберләр, татар чабаталары – болар барысы да элекке авыл тормышының аерылгысыз өлеше булган. Чыптадан келәм дә, намазлык та, капчык та ясаганнар. Ә киндер тукымалары үзенең ныклыгы һәм файдалы сыйфатлары белән аерылып торган. Бүген дә районда бу борынгы шөгыльләргә кызыксыну яңадан арта башлавы сөендерә.
Музейда йөргәндә, күңелне тагын бер нәрсә җәлеп итә: халкыбызның белемгә омтылышы. Кулдан күчерелгән Коръәннәр, мәдрәсә ядкәрләре, борынгы язу әсбаплары моны ачык күрсәтә. Элекке муллалар дини белем белән генә чикләнмәгән. Алар математиканы да, астрономияне дә яхшы белгән. Кыйбла юнәлешен төгәл билгеләү, намаз вакытларын исәпләү өчен бу фәннәрне өйрәнү зарур булган. Шиһабетдин Мәрҗани кебек мәгърифәтчеләрнең астрономия өлкәсендәге тирән белемнәре дә – моңа ачык дәлил.
«Казан арты» музееннан чыкканда, Арчаның гасырлар дәвамында дәүләтчелекне, һөнәрчелекне, мәгърифәтне һәм милли рухны саклап килгән төбәк икәнен аңлыйсың. Ә музей исә шул бай тарихны бүгенге буынга җиткерүче тере хәтер йорты булып яши.
Кырлай җилләре
Арчадан Кырлайга юл тотабыз. Тукайның «дөньяга күзе ачылган урыны» булган авыл бүген дә үзенең гүзәллеге, нык, тулы тормышы белән каршы ала. Хатирәләр яши, биредәге һәр сукмак, һәр агач шагыйрьнең балачак истәлекләрен саклый төсле.
Иң элек Сәгъди абзый йортына үтәбез. Нәкъ шушы йортта кечкенә Габдулла биш елга якын яшәгән, мәдрәсәгә йөргән, кешеләрнең күңел җылысын тойган. Күрәсең, шуңа да Кырлай аның шәхесенә дә, иҗатына да гаять зур йогынты ясагандыр. Инде әдип булып җитлеккәч тә, ул монда кайтып, җанына ял таба. Кырлай аның өчен илһам чыганагына әверелә, таяныч ноктасы ролен үти. «Сәгъди абзый юлда: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», – дип, бәхетләр илә мине җуатып бара иде. Сәгъди абзыйның йорты, басу капкасыннан кергәч, күп ерак түгел икән. Коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә, салам түбәле өйгә туктадык. Әни капканы ачты; ачык йөз илә каршы алып, арбадан күтәреп төшереп, өйгә алып керде. Баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды. Казаннан кайтканнан бирле җүнләп аш йөзен күрмәгәнгә, икмәк белән катыкны ялт иттердем». (Г.Тукай, «Исемдә калганнар»)
Йорт эчендә борынгы татар гаиләсенең тормышы күз алдына килеп баса: бишекләр, сандыклар, чигелгән сөлгеләр... Аларның һәркайсы гаилә җылылыгы, тәрбия һәм сабырлык турында сөйли.
Кырлай музее фәнни хезмәткәре Альбина Сәйфетдинова сөйләвенчә, татар өендә барысы да гаиләне саклауга юнәлтелгән. «Ул чакта ястыкларда йоклаганнар. Бу, бер яктан, дивар ярыкларыннан җил кермәсен өчен булса, икенче яктан, ир белән хатын талашса, бер ястыкта йоклап, тиз дуслашалар. Ә балалар бишектә үсә. Аның ыргагына һәр гаиләнең нәсел тамгасы төшерелгән. Бишек баланың йөрәк тибешен кабатлый, диләр. Шуңа аска-өскә тирбәтергә кирәк. Бу баланы тынычландыра», – дип сөйли ул. Монда йөргәндә, Тукай әсәрләрендәге гаилә җылылыгының каян килгәнен яхшырак аңлыйсың.
Кырлай музей комплексының тагын бер кызыклы урыны – Әхмәтхан бай йорты. Авыл халкы аны элек «Богач» дип йөрткән. Әмма бу матур йортны Кырлай авылында яшәүче Әхмәтхан Мөхәммәтҗанов бик арзанга гына сатып ала, чөнки элеккеге хуҗалары дөньялар үзгәрәсен алдан ук сизгән. Әхмәтхан монда нибары 4 ел гына яшәп кала. Йортны халык дошманыннан сатып алган өчен, сөргенгә сөрелә. Әхмәтхан бик тырыш кеше булган, авыл халкына да ярдәм итеп яши. Шуңа да аны күз яшьләре белән озаталар. Әхмәтханның нәселе әле дә дәвам итә, чит җирләрдә яшәсәләр дә, балалары, оныклары, үз юлларын табып, дәрәҗәле урыннарда эшли.
Бүген бу йортта XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы татар авылындагы хәлле гаилә көнкүреше торгызылган. Агач өйнең эчке мохите, йорт җиһазлары, хуҗалык кирәк-яраклары ул чор байлыгы турында сөйли. Ә йорттан чыгып урман ягына борылгач, Тукай әсәрләрендәге табигатьнең нәкъ менә шушы җирлектән туганлыгына тагын бер кат инанасың.
Кырлай музее исә бүген заманча сулыш алган. Биредә Тукайның тормыш юлы ясалма интеллект ярдәмендә дә тәкъдим ителә. Экраннарда шагыйрьнең замандашлары, әсәр геройлары «җанланып» сөйләшә кебек. Балалар өчен дә, олылар өчен дә кызыклы бу алым. Әмма иң мөһиме, музейдан чыкканда, Тукай тагын да якыная төшә.
Ә бит аның тормыш юлы җиңелләрдән булмаган.
Тукай дүрт айлык вакытында әтисен югалта. Өч яшькә җиткәнче үк ятим кала. Тормыш аны кулдан-кулга йөртә. Әмма шул авыр язмыш милләтнең иң бөек шагыйрен тәрбияли.
Кызыклы фактларның берсе дә шуны раслый: кечкенә Тукай балачакта бик үткен, хәтере гаҗәеп көчле була. Ишеткәннәрен тиз истә калдыра. Соңрак ул берничә телдә иркен укый башлый.
Нәкъ Кырлай туфрагыннан Габдулла үзенең иҗат сандыгына мифлар белән риваятьләрне генә түгел, халык җырларының бәяләп бетергесез хәзинәсен дә алып чыга. Шәһәрнең салкын «Болгар» һәм «Амур» номерларында нәкъ менә шул җырлар аның күңеленә җылылык өсти: ул аларны үзе дә моңланып җырлый, рестораннарда уен коралларында яңгыратып та рәхәт таба. Еллар узгач, әлеге рухи байлыкны җентекләп барлап, тәртипкә сала һәм «Җыр дәфтәрләре» исеме белән китап итеп бастырып чыгара.
Экспозициядә Тукайның фотолары, китаплары, шәхси әйберләре, замандашлары белән бәйле ядкәрләр саклана. Биредә Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Сүнчәләй, Камил Мотыйгый, Зәйтүнә Мәүлүдова исемнәрен дә очратырга мөмкин.
Кырлайдан киткәндә, күңелдә бер уй тынгы бирми: Тукайның бөеклеге аның шигырьләрендә генә түгел. Ул – иң авыр шартларда да күңел сафлыгын, белемгә омтылышын һәм халкына мәхәббәтен саклап кала алган шәхес. Шуңа күрә дә Кырлай бүген дә гади авыл булып кына түгел, ә татар рухының иң кадерле урыннарының берсе булып яши.
Кушлавыч моңы
Кушлавычка җиткәндә, күңел үзеннән-үзе тына кала. Монда Тукай туган. Гади генә авыл, тын урамнар. Әмма татар халкы өчен изге урын.
Тукай 1886 елның 26 апрелендә мулла гаиләсендә дөньяга килә. Аның гомере нибары 26 ел булачак. Ләкин шул кыска вакыт эчендә ул милләтнең йөрәгенә мәңгелеккә кереп калачак.
Үзе соңрак бу хакта «Исемдә калганнар» әсәрендә: «Атам Мөхәммәтгариф авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр... беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен», – дип яза.
Ул чорда Кушлавыч, Казан артының күп кенә авыллары кебек үк, гади тормыш белән яши. Әмма Казанга якынлыгы аңа үзгә сулыш бирә: бирегә мәгърифәт һәм мәдәният яңалыклары тиз килеп ирешә. Тукайның туган телгә мәхәббәте, дөньяны танып белү теләге һәм милләт язмышына битараф булмавы да шушы җирлектә тамыр җәя.
Тукаевлар утарында безне музей-йорт мөдире Ләйлә Мөхәммәтшина каршы ала. 30 елга якын гомерен Тукай мирасына, аны өйрәнүгә багышлаган кеше ул. Аның сөйләвен тыңлаганда, шагыйрьнең балачагы күз алдына килә. Әтисе Мөхәммәтгарифның иртә вафаты, әнисе Мәмдүдәнең язмышы, кечкенә Габдулланың бер йорттан икенчесенә күчеп йөрүләре... Авыл зиратында бүген дә җиде буын мулла нәселеннән булган әтисенең кабере саклана. Шунда уйлап куясың: бәлки Тукай иҗатындагы сагышның тамырлары да нәкъ менә шушы балачак елларындадыр?
Музей экспозициясендә дә бу хисләр ачык чагыла. Алтыпочмаклы йорттагы заллар шагыйрьнең балачак дөньясына алып керә. Экспонатлар арасында аның әнисе Бибимәмдүдәнең шәхси әйберләре – чәйнек, аш тәлинкәләре саклана. Гади генә көнкүреш әйберләре булса да уйландыра, чөнки алар – Тукайның иң якын кешесенә кагылган ядкәрләр.
Ләйлә ханым Тукай язмышындагы Шәрифә карчыкка карата да гаделрәк булырга чакыра. Аның сүзләренчә, бүген күпләр аны, ятим баланы ишек төбендә яланаяк басып торырга мәҗбүр иткән усал карчык итеп күз алдына китерә. Әмма ул чор шартларында нәкъ менә Шәрифә карчык кечкенә Габдулланы авылда алып калучы, аңа сыену урыны бирүче бердәнбер кеше була. «Без хәзерге заман күзлегеннән чыгып бәялибез. Ә ул вакытта үзе дә ярлы тормышта яшәгән, олы яшьтәге карчык чит бала өчен җаваплылык алган. Шуны да онытырга ярамый», – ди музей-йорт мөдире.
Тукай Кушлавыч белән беркайчан да бәйләнешен өзми. Ул туган авылына берничә тапкыр әйләнеп кайта. 1894 елда, аңа Җаекка китәр алдыннан, авылда бер ай чамасы яшәргә туры килә, мәдрәсәдә белем ала. Соңрак, 1907 елда, Әтнәдә хәрби комиссия узганда да, Кушлавычка сугылып, әтисенең элекке нигезе урнашкан урамда туктала. Туган авыл шагыйрь күңелендә һәрчак кадерле урын булып кала.
Авыл халкы өчен дә Тукай һәрчак үз кешесе булып калган. Ләйлә ханым сөйләвенчә, 1946 елда Кушлавычка шагыйрьнең туганнары кайта: Тукайның «ак фәрештә» дип атаган апасы Бибисаҗидә авылда була. Берничә елдан соң исә Газизә апасы, улы белән килеп, туган нигез урынында дога кыла. Бу вакыйгалар Тукай нәселе хәтеренең өзелмәвен ачык күрсәтә.
Кушлавыч белән бәйле тагын бер кызыклы шәхес бар – татарның беренче фотографларыннан саналган Кыйвам Зөлфәкаров. Нәкъ ул Тукай туган йортны һәм Кырлайдагы истәлекле урыннарны фотога төшереп калдыра. Әгәр шул кадрлар булмаса, без күп нәрсәне күз алдына да китерә алмас идек.
Тукай турында сөйләгәндә, аның соңгы көннәрен искә алмый мөмкин түгел. 1913 елның апрелендә Казан халкы бөек шагыйрен югалта. Аның җеназасын озатырга меңләгән кеше чыга. Замандашлары язганча, шәһәр урамнары буйлап халык дулкыны ага. Аны күмгәннән соң, шәригатьне бозып, кызлар зиратка чәчәкләр илтә. Бу – шагыйрьнең милләт күңелендәге урынын күрсәткән иң зур бәядер, мөгаен.
Бүген дә Тукай безнең белән. Мәктәп дәреслекләрендә генә түгел, җырларда, спектакльләрдә, хәтта көндәлек сөйләмебездә дә.
Сәяхәтебез безгә тагын бер хакыйкатьне искәртте: киләчәккә юл тарих аша үтә. Арча музейларында, Кырлай сукмакларында, Кушлавыч йортларында йөргәндә, Тукайны гына түгел, үзебезне дә яңадан ачкандай булдык. Милләтнең көче байлыкта да түгел, саннарда да түгел икән. Ул хәтердә, телдә, мәдәнияттә, буыннан-буынга күчеп килгән рухи мираста.
Ә Тукай шул мирасның иң якты йолдызларының берсе булып кала.
Бу сәфәрдән алып кайткан иң зур табышыбыз – бер чиләк җиләк түгел, ә күңелгә тулган горурлык һәм милләтебезгә карата яңарган мәхәббәт иде.
P.S. Әлеге сәфәрне оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен Арча районы хакимиятенә, мәдәният бүлегенә һәм музей хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Альберт САБИР фотолары





Комментарийлар