Татарның гаҗәеп шәхесе
2025 елның 2(14) февралендә Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулачак. Ул мәгърифәтчеме, галим-энциклопедистмы яки фәнни белемне халык арасында таратучымы, популярлаштыручымы?
Кем ул Каюм Насыйри?
Беренчеләрдән булып, бу сорауга җавапны күренекле татар әдибе Җамал Вәлиди эзли башлый. Каюм Насыйриның вафатыннан соң ун ел үткәч, 1912 елда ул: «Каюм Насыйри иң элек безнең татарлыгыбызны аңлады һәм аны үзенең әсәрләре аша башкаларга да аңлатмакчы булды», – ди. Ул аны «татар әдибе» дип атый. Каюм Насыйриның тууына 100 ел тулу уңаеннан язылган мәкаләләрендә (1925) Галимҗан Ибраһимов аның татар халкына Европага юл яручы, беренче сукмакны салучы «бөек реформатор» булуын ассызыклап үтә. «Ул бездә Европа гыйлемнәрен беренче популярлаштыручы булды», – ди. Аннан соң Каюм Насыйриның тормышы һәм аның күпкырлы эшчәнлеге, үз халкын мәгърифәтле итәргә, аны агартырга омтылуы турында биниһая китап һәм фәнни мәкаләләр дөнья күрде.
Милләтпәрвәр мәгърифәтчесе һәм энциклопедист галимнең юбилей чаралары моңа кадәр дә (100 – 1925 елда), (120 – 1945), (150 – 1975) Татарстанда зурлап уздырылган. Бу юлы да республика җитәкчелеге Каюм Насыйриның юбилей тантанасына зур әзерлек эшләре башлап җибәрде. Билгеле, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе дә читтә кала алмый. Хәзерге вакытта әдипнең сайланма әсәрләре тупланган җыентык, биобиблиографик күрсәткеч, персональ энциклопедия әзерләп бастыру, шулай ук монографияләр, фәнни мәкаләләр язу, фәнни-гамәли конференцияләр үткәрү кебек җаваплы һәм күп тырышлык таләп итә торган эшләр алып барыла.
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты Каюм Насыйрига багышланган ике фундаменталь хезмәт әзерләп бастырачак.
Ике фундаменталь хезмәт
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты үз чиратында Каюм Насыйрига багышланган ике фундаменталь хезмәт әзерләп бастыруны үз өстенә алды. Беренчесе – «Каюм Насыйри: биобиблиографик күрсәткеч», икенчесе – «Каюм Насыйри: иллюстрацияле персональ энциклопедия».
Биобиблиографик күрсәткечкә килсәк, бу юнәлештә эшләр җиңелрәк бара, чөнки Мөхәммәт Гайнуллин, Рамил Исламов һәм башка кайбер галимнәр тарафыннан Каюм Насыйриның һәм аның турында язучыларның хезмәтләре һәм хатирәләре исемлегенең бер өлеше инде тупланган. Ләкин шул ук вакытта әдипнең календарьларында һәм башка басмаларында дөнья күргән мәкаләләренең күпчелеге әлегә библиографик яктан бәяләнмәгән. Өстәвенә Каюм Насыйриның биографиясен һәм аның күпкырлы эшчәнлеген яктырткан әсәрләрен гыйльми яктан өйрәнүче галимнәрнең библиографик системага салынган хезмәтләре һәм мәкаләләренең бүгенге көндә тулы биобиблиографик күрсәткече юк дип әйтергә була. Әлеге хезмәт Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген күзалларга һәм өйрәнергә генә ярдәм итеп калмас, шулай ук уку-укыту юнәлешендә эшчәнлек алып баручыларга әдипнең әсәрләреннән һәм аңа багышланган мәкаләләрдән киңрәк файдалану мөмкинлеге дә бирер дип ышанып калабыз.
Дөнья күрәчәк хезмәтләрнең икенчесе татар мәдәнияте тарихында тәүге тапкыр башкарыла. Ул шактый гына күләмле фәнни-энциклопедистик белешмәлекне һәм төсле иллюстрацияләрне үз эченә алачак. Басмада Каюм Насыйриның биографиясе, әсәрләре (кыйссалары, новеллалары, романнары, хикәяләре һ.б.), дәреслекләре, календарьлары, кулъязмалары, тәрҗемәләре, хатлары, шәҗәрәләре, туганнары, гыйльми тарафдарлары, фәнни-гамәли эшчәнлегендә, көнкүрешендә файдаланган җиһазлары, портретлары, шулай ук үзе укыган һәм укыткан уку йортлары, хезмәттәшлек иткән җәмгыятьләре һәм аларның басмалары, яшәгән урыннары, кайбер сәфәрләре турында фәнни белешмәлекләр урын алачак. Болардан тыш, аның тарафыннан авылдан авылга йөреп язып алынган халык авыз иҗаты үрнәкләре, тәрҗемәи хәленә һәм фәнни-гамәли эшчәнлегенә караган истәлекләр, фәннең төрле юнәлешендә эшчәнлек алып баручы һәм әдипнең иҗатын өйрәнүче галимнәр турында биографик белешмәлекләр китерелә. Тәкъдим ителгән фундаменталь хезмәт Каюм Насыйриның биографиясен һәм иҗатын фәнни яктан барлау, системалаштыру, камилләштерү һәм бер басмага туплап бирү юнәлешендә уңай шартлар тудырып кына калмый, ул әдипнең үзенчәлекле тормышына, күпкырлы эшчәнлегенә бәя бирү өчен төрле юллар да ача. Басманы Каюм Насыйри шәхесенә һәм аның иҗатына ачкыч дип әйтү дә дөрес булыр.
«Иң әүвәл яктылыкка юлны Каюм Насыйри ачмаса, дөньяда Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич, Галимҗан Ибраһимов, Гаяз Исхакый, Мәҗит Гафури кебек йолдызлар якты яна алмас иде». (Француз галимәсе Шанталь Лемерсье-Келькеже.)
Катанов игътибарында
Галим-энциклопедист, язучы, мәгърифәтче, педагог, нашир һәм яңа заман татар фәненә нигез салучы буларак Каюм Насыйри – фәнни, әдәби һәм сәнгати характердагы бай мирас калдырган уникаль шәхес. Үзе исән чагында ук әдипнең 40 тан артык басмасы, шуларның кайберләре берничә тапкыр дөнья күрә, шулай да аның берничә дистә шәхси кулъязма әсәрләре басылмый кала. Гасырлар дәвамында формалашкан мөселман цивилизациясенең милли-рухи кыйммәтләренә таянып, бер үк вакытта рус һәм аның аша Көнбатыш Европа мәдәнияте һәм әдәбияты казанышларын үзләштереп, аларны иҗатында яктыртып, Каюм Насыйри буржуазия чоры урнаштырган, татар халкы өчен яңа булган тәртипләр алдында күпкырлы иҗат мирасы белән җавап тота. Аның татар халкы өчен яңа заман милли көнкүрешенә, Көнбатыш Европа һәм Россиянең күптармаклы фәнни белемнәр дөньясына юл ачкан иҗат мирасы бүгенге көндә дә актуаль һәм зур әһәмияткә ия.
Каюм Насыйри, аз сүзле кеше булуга карамастан, аның Казан университеты, Казан руханилар семинариясе һәм башка фәнни-укыту оешмаларында замандаш дуслары күп булган. Алар арасында күренекле галимнәрдән И.Ф. Готвальд, К.Г. Залеман, Н.Ф. Катанов, П.А. Поляков, Г.С. Саблуков, Н.А. Фирсовны атап үтү урынлы булыр. Россия Шәркыять гыйлемендә әдипнең эшчәнлегенә аның замандашы, тюрколог, Казан университеты профессоры Николай Фёдорович Катанов аеруча зур игътибар бирә. Татар мәдәниятен үстерүдә зур роль уйнаган шәхес буларак Н. Катанов Каюм Насыйриның төрле хезмәтләрен, башлыча Казан университеты басмаханәсендә дөнья күргән китапларын һәм календарьларын бәяләүче галимнәрнең берсе буларак таныла. Казанда нәшер ителгән «Деятель» журналының «Шәрекъ библиографиясе» исемле бүлеген төзүче автор буларак Катанов Каюм Насыйриның күп кенә дәреслекләренә, хезмәтләренә һәм тәрҗемәләренә фәнни бәяләмәләр язган, аларны тасвирлауга аерым игътибар юнәлткән. Шул бәяләмәләр ярдәмендә ул әдипнең хезмәтләрен рус һәм Европа күләмендә фәнни әйләнешкә керткән.
Язманың тулы вариантын «Мәгариф» журналының август саныннан укырга мөмкин
Мәкалә авторы: Рафаил Шәйдуллин, тарих фәннәре докторы
Фото шәхси архивтан
Комментарийлар