Логотип Магариф уку
Цитата:

Кадыбаш инженер кадрлар әзерләячәк

Әгерҗе районы мәгариф тормышында ел да үзенең казаныш- лары белән куандырып килгән Кадыбаш урта мәктәбенә 125 ел тулды. Бу истәлекле датаны да алар зурлап билгеләп үтте. Укытучылар һәм остазлар елын ябу уңаеннан районда узган тантаналы чарада әлеге белем йорты янә игътибар үзәгендә булды.

МӨГАЛЛИМНӘР ҺӘМ УКУЧЫЛАРНЫҢ УРТАК УҢЫШЫ

 Бу язманы басмага әзерләгәндә, бөтен гомерен шушы мәктәпкә багышлаган директор Фәния Харис кызы Рәшитовага Татарстанның атказанган укытучысы дигән мактаулы исем бирелде һәм аның билгесен район сессиясендә ТР премьер-министры, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров тапшырды.

Җитәкче, мәктәп коллективы белән берлектә үткәнне онытмыйча, киләчәккә карап эшләргә күнеккән. Аның үз вакытында «Иң яшь директор» грантына, «Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә мактаулы хезмәткәре» билгесенә лаек булуы да – фидакяр хезмәт җимешләре.

Кадыбаш урта мәктәбе укытучылары – һөнәри бәйгеләрдә, укучылары конкурсларда, имтиханнарда ел да югары нәтиҗәләргә ирешә. Аерым фәннәрдән югары балл җыючы укучылар саны арта бара. Болар – барысы да яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә педагогларның район мәгариф идарәсе белән берлектә ирешкән уртак уңышы.

2005 елдан бирле балаларга математика-физика юнәлешендә белем биреп килгән бу укытучылар коллективының, заман сулышын тоеп, үзалдына яңа бурычлар куюына гаҗәпләнергә кирәкми. Бай тарихлы белем йортында шулвакыт эчендә байтак талантлы белгечләр, шәхесләр белем, тәрбия алып чыккан. Бу хакта мәктәп музеендагы стендлар, фотоальбомнардан тыш, юбилей чараларын билгеләп үткәндә, ветеран укытучылар, элеккеге укучылары авазыннан яңгыраган хатирәләр, күпсанлы котлау хатлары сөйли.

 Шул чал тарихның өчтән бере хәзерге мәктәп директоры Фәния Харис кызы Рәшитова исеме, аның тормыш һәм хезмәт юлы белән бергә үрелеп бара. Тумышы белән Алексеевск районы Урманасты Шонталысы авылыннан бу якларга килен булып төшкән кыз ул. Укытучы буларак та, бу төбәкне, аның эш сөючән, аң-белемгә омтылучы халкын бик тиз үз иткән. Белгечлеге буенча рус теле һәм әдәбияты укытучысы булса да, яшь буынга ана телен, милли гореф-гадәтләрне саклап яшәүгә, күңелләренә милләтпәрвәрлек орлыкларын салуга Фәния ханым башка мөгаллимнәр белән бергә зур көч куя. Җитәкче буларак, фәннәрне укытуга да, укытучыларга да бертигез карый ул.

Кадыбаш мәктәбе районда милли мәгарифне үстерү юнәлешендә эшләүче ресурс үзәге булып тора. Биредә «Милли мәгариф – әхлакый һәм рухи тәрбия нигезе» программасы буенча эш алып барыла, тәрбия белән бәйле сыйныфтан тыш чаралар уку процессы белән бергә үрелеп китә. Ел саен мәктәпнең 3–4 укучысы республика конкурсында призёр кала, исемләп әйткәндә, Әлфинә Шәймәрданова соңгы ике елда татар теле буенча, Гүзәлия Рәсүлева әдәбияттан алгы урыннарга лаек булган. 10 нчы сыйныф укучысы Азалия Салихова бу үрне 6 нчы сыйныфта ук яулаган һәм әлегәчә кулыннан ычкындырмый. Язучыларның «Илһам» Бөтенроссия бәйгесендә «Яшь драматург» номинациясендә дә беренче урынны алган ул. Ана телен яраткан, аны камил белгән бала фәнни һәм иҗади бәйгеләрдән читтә кала аламыни? Кадыбаш мәктәбе укучылары әнә шулай үз осталыкларын, сәләтләрен төрле конкурс-фестивальләрдә актив катнашып, дәрәҗәле урыннарны алып киләләр. «Бу аларга һөнәр сайлаганда, киләчәк эшчәнлекләрендә һичшиксез кирәк булачак», – диләр аларның остазлары. Һәм чыннан да, андыйлар арасында иҗади һәм татар теле һәм әдәбияты буенча республика конкурсларында актив катнашкан, осталыгын чарлаган Лиана Габбасова кебек булачак коллегабыз да үсеп килә. Ул журналист белгечлеген сайлаган, бүгенге көндә КФУда укуын дәвам иттерә.

 Бәйгеләргә катнашу хакында сүз чыккач, Кадыбаш укучылары беравыздан: «Без остазларыбыздан үрнәк алабыз», – диләр. Өйдә – әти-әни, мәктәптә директордан алып аерым фәннәрдән белем бирүче укытучыга хәтле балаларның остазы санала. Шул мөгаллимнәрнең берсе Эльмира Рәис кызы Рәсүлева – «Иң яхшы укытучы», «Укытучы-эксперт» грантлары иясе, «Мәгариф отличнигы» күкрәк билгесенә лаек булган мөгаллимә. Ул һаман укучыларын да, үзен дә яңа бәйгеләргә рухландырып тора. «Авыл укытучысы», «Ел укытучысы» конкурсларында еш катнаша. Узган ел «Иң яхшы татар теле укытучысы» республика бәйгесе финалистлары арасында да чыгыш ясап, ул туган телебезне, гореф-гадәтләребезне, бай әдәби мирасыбызны саклап яшәүче мөгаллимә икәнен күрсәтте. Һәм менә ике дистә елдан артык ул директор белән иңгә-иң торып, мәктәп тормышын тартып бара. Хезмәттәше Земфира Рәис кызы Мулланурованың «Ел укытучысы – 2024» конкурсында район күләмендә җиңүче булып, зона этабында чыгыш ясавына шатланып бетә алмый. Укучыларны кече яшьтән үк инженерлык серләренә төшендерүче, физика-информатика фәннәреннән ел да БДИны югары балларга әзерләүче югары категорияле укытучы Альбина Шамил кызы Гыйззәтуллинаның бик күп балаларның киләчәк тормышларын техник вузлар белән бәйләвендә өлеше зур. 40 елга якын балаларга белем һәм тәрбия биргән югары категорияле рус теле укытучысы Гүзәлия Сабирҗан кызы Шәйхетдинова – ел саен югары балларга БДИ әзерләүче мөгаллимә.

ИҢ ЯХШЫ МӘКТӘП УКЫТУ ЮНӘЛЕШЕН ҮЗГӘРТӘ

 Кадыбаш урта мәктәбенең быел Казандагы «Лицей–инженерлык үзәге» белән үзара хезмәттәшлек итә башлаулары Укытучылар һәм остазлар елын ябу чарасы вакытында билгеләп үтелде. Партнёрлары аларны олы сәхнә экраны аша онлайн тәбрик итте. Монысы алар өчен иң зур этәргеч булсын иде, диясе килә.«Иң яхшы 100 мәктәп» бәйгесендә берничә тапкыр лаеклы урын алган Кадыбаш белем бирү йортында балалар төгәл фәннәрне дә зур кызыксыну белән өйрәнә. Укытучыларның: «Татар һәм рус телләрен камил белгән балаларга төгәл фәннәрне үзләштерү берни тормый», – дип әйтүләре юкка түгел.

Моны укучыларның фән конкурслары һәм чыгарылыш имтиханнары нәтиҗәләре ачык күрсәтеп тора. Соңгы елларда мәктәпне тәмамлаган егет-кызларның 67 процентка якыны техник белем бирүче югары һәм махсус уку йортларын сайлаган. Алар арасыннан чыгарылыш имтиханнарын югары баллга тапшырып, Рушан Закиров һәм Таһир Рамазанов КИТТУ-КАИда, Салават Айдаров КФУда, Айгөл Мулланурова КГАСУда, Айназ Мусин белән Илмир Йосыпов, Илдан Тулбаев, Алисә Салихова, Рүзилә Әхмәдиева Казан энергетика институтында, Денис Әминов, Тимур Арсланов аграр институтында укуларын дәвам иттерәләр. Авыл мәктәбе әнә шундый сәләтле балалар үстереп, аларга канат куеп чыгара.

 – Элек тә авыл җирлеге талантлы язучылар, табиблар, төрле өлкәләрдә эшләүче галимнәр биргән, киләчәктә дә алар булыр. Безнең тарафтан мәктәп бусагасын атлап кергән балаларга төпле белем һәм тәрбия бирү сорала. «Инженерлык республикасы» проекты кысаларында Кадыбаш мәктәбе дә булачак инженер кадрлар әзерләүгә үз өлешен кертергә тиеш дигән максат куйдык. Шул сәбәпле Казандагы «Лицей–инженерлык үзәге» белән хезмәттәшлекне башлап җибәрдек. Тәҗрибә уртаклашыр өчен, укытучылар һәм укучылар белән бергә әлеге уку йортына ике көнлек сәфәр оештырылды, андагы уку-укыту алымнары, мастер-класслар бездә зур кызыксыну уятты. Якташыбыз – лицей директоры, педагогика фәннәре кандидаты Венера Кәшфи кызы Хәйретдинова һәм укытучылар коллективы кадыбашлыларны бик җылы каршы алды, очрашуда һәммәбезне кызыксындырган сорауларга җавап таптык. Аннан кайткач, үзебездә инженерлык юнәлешендә укучы төркемнәр, түгәрәкләр оештырдык. Лицей директоры аларга махсус эшләнгән өстәлләр һәм урындыклар да бүләк итте әле. Хәзер алар белән даими аралашып, киңәшләшеп торабыз, – диде Фәния Харис кызы. – Андый ярдәмчел химаячеләр булганга шатланып торабыз. Газинур Әхмәтов җитәкләгән «Ак таш» җәмгыяте, элекке укучыларыбыз: Исәнбәй мәктәбе директоры Илфат Муллануров, идарә башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Илшат Шәймәрданов, Ижау спорт комплексы директоры Илнур Муллануров даими булышып тора.

Балада туган телгә мәхәббәт бишек җырыннан башланса, булачак инженерлар әзерләүгә 1–2 нче сыйныфтан керешкәннәр. Робототехникалар белән бәйле шөгыльләрне биредә югары категорияле информатика укытучысы Альбина Шамил кыз Гыйззәтуллина алып бара. Югары сыйныфка күтәрелгән саен, укучыларга тагын да катлаулырак биремнәр йөкләнә, 3–4 нчеләр «Scratch» программасы ярдәмендә татарча мультфильмнар эшләү бурычы тора. Аннан да югарырак сыйныфтагыларга «Электроника нигезләре» белән бәйле серләрне ачмакчылар, математика, инглиз теленнән махсус курслар үтәчәкләр. Әлбәттә, бу эшчәнлекнең һәммәсе тупланган белем һәм баланың үзенә хас фантазиясе белән үрелеп барачак. Укучыларның хыялларын тормышка ашыруда махсус җиһазланган кабинетларның булуы мөһим. Бу мәсьәләне мәктәп җитәкчелеге җирле хакимият һәм химаячеләр ярдәмендә хәл итәргә исәп тота.

Соңгы елларда авылларда яшь гаиләләрнең шәһәрләргә барып төпләнүе сәбәпле, балалар саны кими бара. Үз чиратында андагылар белем һәм тәрбия бирү яхшы булган эрерәк сала мәктәпләренә йөреп укырга мәҗбүрләр. Чал тарихлы Кадыбаш мәктәбе, әйтик, күршедәге Үтәгән, Иске Эсләк, Нарат, Касай авыллары балаларын үз кочагына алган. Хәзер биредә 50 ләп бала укый. Укытучыларның күңел җылысы аларның һәммәсенә җитәрлек.

– Шәһәрдәге 1800–2000 укучыга исәпләнгән белем үзәкләрендә кырмыска хәлендә йөргәнче, гади, әмма төпле гыйлем, тәрбия бирә торган Кадыбаш мәктәбендә уку күпкә яхшырак. Укытучыларның да безнең белән шөгыльләнергә вакытлары күбрәк кала,– диләр биредә укучылар.

Мөгаллимнәр еш кына: «Балаларга биргән белемнең нәтиҗәсен еллар узгач кына күрә алачакбыз», – дип әйтергә ярата. Безгә исә яңа башлаган эшчәнлегегез дә уңышлы булсын дип теләргә кала.

 

Альберт САБИР

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ