Логотип Магариф уку
Цитата:

Дүрт маршрут – дүрт төркем өчен махсус программа

2026 елның 24 июнендә Татарстанның төрле районнарыннан килгән мәгариф хезмәткәре – методистлар, мәктәп һәм балалар бакчасы җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучылары, ассоциация вәкилләре – Арча җиренә милли мәгарифнең бүгенгесе һәм киләчәге турында фикер алышу, тәҗрибә уртаклашу өчен җыелды. Август конференциясе секция утырышының төп темасы – «Милли мәгариф: традицион кыйммәтләр һәм заманча технологияләр» – бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләренең берсенә багышланды.

Пленар утырыштан соң секция эше дүрт параллель маршрут буенча дәвам итте. Катнашучылар вазифаларына һәм һөнәри кызыксынуларына карап, милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм белгечләр, туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчеләре, Бөтенроссия туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе бүлекчәләре җитәкчеләре төркемнәренә бүленде.

Программа шулкадәр бай һәм күптөрле итеп төзелгән иде ки, һәр катнашучы үзенә күрә ниндидер яңалык ачты, файдалы тәҗрибә өйрәнде. Бу оештыру формасы катнашучыларның һөнәри үсүенә, методик эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә турыдан-туры йогынты ясый торган уңышлы алым булды.

 

1 нче маршрут: милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм белгечләр

Бу төркем өчен Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә эш тәҗрибәсе белән танышу оештырылды. Гимназия коллективы кунакларны, чын күңелдән каршы алып, үзләренең бай эш тәҗрибәсе белән таныштырды. Кунакларга гимназиядә һәм Арча шәһәре 1 нче балалар бакчасы эшчәнлеге тәкъдим ителде. «Печән өмәсе» милли традициясенә нигезләнгән чара аеруча зур кызыксыну уятты. «Тукай йөргән юллардан...» проекты кысаларында бөек шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Арча төбәгенә бәйле урыннар белән таныштылар. «Тукай дәвамчылары» проекты – А.П. Лесенконың халыкара дәрәҗәдә танылу алган «Шүрәле турында» китабын тәкъдим итү. «Халкыбызның күңел бизәкләре» күргәзмәсе укучылар тарафыннан эшләнгән милли орнаментлар, бизәкләр, кул эшләренә бай иде. «Милли бизәкләр ясау серләре» методик остаханәсе дә катнашучыларның игътибарын җәлеп итте.

Секция утырышын Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе җитәкчесе, филология фәннәре докторы Алсу Шәрипова җитәкләде. Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Светлана Захарова 2026/2027 уку елыннан керәчәк үзгәрешләр турында тәфсилләп сөйләде. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты Рәсимә Шәмсетдинова укытучының һөнәри үсешен формалаштыруда методик эшчәнлекнең нәтиҗәле формалары һәм ысуллары турында тәҗрибәсе белән уртаклашты. Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова 2022/2026 елда туган тел һәм туган телдәге әдәбияттан үткәрелгән республика олимпиадалары нәтиҗәләрен анализлады. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөгътәсимова татар теле һәм әдәбиятыннан бердәм республика имтиханы һәм төп дәүләт имтиханы нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирде. Арча муниципаль районы мәгариф идарәсе методисты Энҗе Мостафина «Милли мәгариф – милләт киләчәге» темасына район эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

 

2 нче маршрут: туган телдә белем бирүче мәгариф оешмалары җитәкчеләре

Бу төркем Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенә юл алды. Педагогика көллиятенең бай тарихы, заманча матди-техник базасы, укытучылар составы белән танышу кунакларда зур тәэсир калдырды. Көллият хезмәткәрләре милли мәгарифне үстерүгә, милли педагогик кадрлар әзерләүгә зур өлеш кертәләр. Кунакларга педагогика көллияте һәм Арча шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Туган ягым – яшел бишек», «Җидегән чишмә» проектларын, Гомәр Бәшировның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган кече музей эшчәнлеген, «Милләтләр дуслыгы – тынычлыкка илтә» сыйныфтан тыш чарадан өзек, «Халкым мирасы – милли бизәктә» методик остаханәсен тәкъдим иттеләр.

Утырышта Татарстан Республикасы Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге җитәкчесе Люция Мөхәммәтшина арадаш аттестация үткәрү үзенчәлекләре турында сөйләде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты фәнни эшләр буенча директор урынбасары, педагогика фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов урта гомуми белем бирү оешмаларында «Төбәгебез тарихы» модулен укыту үзенчәлекләре, милли тарихны өйрәтүнең заманча алымнары турында доклад ясады. «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закирова журналларның уку-укыту, тәрбия өлкәсендәге, укытучыларның һөнәри үсешендәге роле, методик табышлар, тәҗрибә уртаклашудагы әһәмиятен ассызыклады. Яңа Кырлай урта мәктәбе директоры Зөлфия Хәйруллина милли мәктәп эшчәнлеген нәтиҗәле оештыруда проектларның роле турында тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Программаның бер өлеше буларак, Арча шәһәренең 6 нчы балалар бакчасы эшчәнлеге белән танышу да оештырылды. Кунакларга «Тукай әкиятләре эзеннән» һәм Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган тәрбия чаралары, «Һөнәрләр илендә», «Без яшь табигать сакчылары», «Дуслык белән көчле без!» проектлары күрсәтелде.

 

3 нче маршрут: татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмә җитәкчеләре

Бу төркем өчен Арча шәһәренең 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе үз ишекләрен ачты. Мәктәп коллективы кунакларны заманча белем бирү технологияләре, инновацион алымнар, укучыларның иҗади сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән эшчәнлек – «Заманча Тукай», «Музей – кешелек дөньясы, халык, милләт хәтере»; «Балалар хәрәкәте», «Тел дигән дәрья бар, төбендә энҗе-мәрҗән бар», «Татар милли киемнәре», «Театр яктылыкка, нурга илтә», «Милли мирасыбыз җәүһәрләре», «Заманча караш», «Мәктәп телестудиясе»  белән таныштырды.

Утырышны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина алып барды. Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Лилия Гыйләҗева төп гомуми белем федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә ашыру шартларында туган татар теле укытучысының һөнәри осталыгын үстерү мәсьәләләре турында доклад ясады. Казан федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты профессоры, филология фәннәре докторы Нурфия Юсупова татар әдәбиятыннан яңа методик кулланмалар, аларны уку процессында куллану юллары турында сөйләде. Яр Чаллы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе баш белгече Алёна Абишева туган тел дәресләрендә ясалма фәһем мөмкинлекләрен куллану, цифрлы технологияләрнең белем бирүдәге урыны турында тәҗрибәсе белән уртаклашты. Арча районы татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Миләүшә Әүхәдиева район методик берләшмәсенең эш тәҗрибәсе, укытучыларның һөнәри үсешендәге нәтиҗәле формалар, яңа алымнар турында сөйләде.

Маршрутның чираттагы пункты Арча шәһәренең 5 нче балалар бакчасы булды. «Акыллы уеннар», «Милли кул эшләре», «Туган телем – Тукай теле» чаралары мәктәпкәчә белем бирүдә милли компонентның урынын ачык күрсәтте.

 

4 нче маршрут: Бөтенроссия туган (татар) тел һәм әдәбият укытучылары ассоциациясе бүлекчәләре җитәкчеләре

Иң зур төркемнәрнең берсе Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицее белән танышты. Бу лицей – Арча муниципаль районының горурлыгы, биредә заманча белем бирү технологияләре милли традицияләр белән гармонияле кушылган.

Кунакларга «Татар халкының йөзек кашы – Габдулла Тукай» сыйныфтан тыш чарасы, «ТатРобоМәйдан» проекты, «Халыклар дуслыгы» экспозициясе, «Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы» күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Утырышны Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, Туган (татар) тел  укытучылары ассоциациясе җитәкчесе Рүзилә Фәттахова модераторлык итте. Ул хәзерге заман белем бирү киңлегендә туган телнең урыны, актуаль мәсьәләләр, казанышлар, перспективалар турында төп доклад ясады. Арча муниципаль районының Арча 7 нче урта гомуми белем мәктәбенең югары квалификацияле туган татар тел һәм әдәбият укытучысы Алсу Фәйзуллина ассоциациянең Арча муниципаль районы бүлеге эшчәнлеге, укытучыларның методик осталыгын арттыру, тәҗрибә уртаклашу, яңа технологияләрне үзләштерү юнәлешендәге эшләре турында тәфсилләп сөйләде. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының милли мәгариф бүлеге мөдире, филология фәннәре кандидаты Гөлназ Мөхәрләмова туган (татар) тел һәм әдәбият дәресләрендә медиаматериаллардан файдалану юллары турында доклад ясады. Ул заманча мультимедиа ресурслар, видеодәреслекләр, интерактив такталар, электрон китапханәләр, мобиль кушымталар ярдәмендә туган телне өйрәтүнең нәтиҗәле алымнарын күрсәтте.

Утырышта  ясалма интеллектның белем бирү процессында мөмкинлекләре, аның ярдәмендә укытуны шәхсиләштерү, укучыларның көчле һәм көчсез якларын ачыклау, индивидуаль юнәлеш бирү юллары турында да сүз барды. Шул ук вакытта ясалма фәһемне кулланганда куркынычлар, этик мәсьәләләр, укытучы роленең үзгәрүе кебек мөһим аспектларны да ассызыкланды.

Маршрутның чираттагы пункты Арча шәһәренең 7 нче «Балачак»  балалар бакчасы булды. Бакча коллективы кунакларга «Бердәмлектә – безнең көч!», «Г.Тукай геройлары янәшәбездә», «Талантлар күпере» проектларын, «Кояшлы маршрут: әйдәгез, танышыйк!» тәрбия чарасын, «Иҗади дөнья» методик остаханәсен күрсәтте.

Тукай мирасы – уртак рухи берлек

Программаның төп мәдәни өлеше булып Яңа Кырлайга – Г.Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексына бару булды. Музей хезмәткәрләре Тукайның балачагы, әсәрләрендә чагылган милли кыйммәтләр, заманча әдәбият белемендәге урыны турында бай мәгълүмат бирделәр. Бөек татар шагыйренең туган ягы белән танышу милли секция утырышының логик нәтиҗәсе булды.

Г.Тукайның юбилее уңаеннан яңартылган музей экспозициясе бөек шагыйрьнең балачак хатирәләре, әсәрләренә илһам биргән табигать күренешләре, аның замандашлары, эшчәнлеге, әдәби мохите турында кыйммәтле мәгълүматларга бай иде. Әлеге сәфәр катнашучыларга милли мәгарифтә традицияләрне саклауның нинди зур әһәмияткә ия булуын,  үсешенә никадәр тәэсир итүен аңларга ярдәм итте. Тукай төбәге ул – бары тик географик урын гына түгел, ә милли рухның, тел байлыгының, халык акылының чыганагы. Шушы изге җирдә булу, Тукайның балачак хатирәләре, иҗат илһамы белән сугарылган мохиттә булу һәр катнашучы өчен онытылмас тәэсир калдырды дип ышанасы килә.

 

Галерея

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ