Логотип Магариф уку
Цитата:

Берсе – ак, икенчесе – кара

Бу намазлык музейга бик кызык юллар белән килеп керде. Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда татар намазлыклары җыю буенча хәбәрләрне төрле җирләргә тараткан идек инде. Яшел Үзәннән Гөлнур апа Галиева белән аның кызы Резеда, сезнең намазлык җыю турындагы хәбәр безгә Казахстан аша килеп иреште, дигәч гаҗәпләнеп калдык хәтта! Ни генә димә, татар намазлыклары турындагы хәбәрләрнең туктаусыз таралып торуы, сандыклардан, ерак киштәләрдән намазлыкларны барлап, безнең белән элемтәгә чыгучылар белән аралашу күңелле хәл! Гөлнур апа кулында йөз еллап элек чигелгән намазлык. Кыр чәчәкләре, яфраклар, һәртөрле үсемлекләрне хәтерләткән чигү бизәкләренең җепләре әле һаман да төсләр купшылыгын саклаган. Намазлык шактый кулланылган, аксыл төскә инде саргылт нур иңгән. Намазлыкның нәкъ урта җирен кисеп алып, ул урынга өр-яңа тукыма тегелгәнен күреп, бераз гаҗәпләнеп калдым. Бу эшнең дә хикмәте бар икән бит, гади генә намазлык булып чыкмады әле ул! Гөлнур апа намазлык хакында менә ниләр сөйләде.

Гөл төбендә алкалар

– Әбием намазлыгы бу. Хәтерлим әле, ул кайчандыр ап-ак иде! Аны әбием кадерләп кенә безгә, әнием Шөкерия гаиләсе янына Яшел Үзәнгә кунакка килгәндә, алып килә иде. Ә үзләрендә, Чистайда, ул нәкъ шундый ук намазлыкның карасын кулланганын хәтерлим. Әбием  Маһирә Гомәрова Чистай ягыннан. Исхак бабайга кияүгә чыкканда, бирнә сандыгы чигүле әйберләр белән тулы була аның. Шулар арасында ак һәм кара пар намазлык та була. Элек бирнә әйберләре әзерләгәндә, безнең якта пар намазлык чигү гадәте яшәгән. Берсе – ак, икенчесе – кара. Белмим, берсе – ир-ат, икенчесе хатын-кыз өчен әзерләнгәнме икән ул, әллә берсе – кунакка, икенчесе өйдә җәеп укыр өченме, анысы хакында әбинең нидер әйткәнен хәтерләмим. Намазлыкның инде йөз еллар элек чигелгәнен беләм. Хәзер ул менә дүртенче буынга – кызым Резедага күчеп бара.

Бу намазлык бөтен гаилә тарихыбызны үзенә сеңдергән сыман. Безнең гаилә белән ниләр генә кичермәгән ул! Бабам Исхак бик тырыш кеше була. Чистайда кечкенә генә булса да чәй, сабын ише әйберләр сата торган үз кибетен тота. Әбием белән биш кыз тәрбияләп үстерә алар. Минем әнием  Шөкерия арада иң ныгы, үткене була. Бабай аны үзе белән сәүдә эшләренә дә ала. Ә берсендә, Гает көнне бабай кызларына нәни генә алтын алкалар бүләк итә. Каршыларында гына мәчет була, гаиләдә һәркем дин тота, Аллаһка ышана. Революциядән соң тирә-яктагы бик күп мәчетләрне яптылар, әмма безнекенә тимәделәр, без ул елларда да мәчеткә йөрүдән туктамадык, дип сөйли иде әби. Әмма гөрләп барган гаилә тормышына зур сынаулар килә. Исхак бабайны «кулак» дип сөргенгә җибәрәләр, әбиләрне башта өйләреннән мунчага куып чыгаралар, аннан инде мунчаны да калдырып чыгып китәргә туры килә. Яшәү урынын берничә тапкыр алыштырырга туры килсә дә, чиккән әйберләрен үзеннән калдырмый Маһирә әбием. Өйләрендә фикус гөлләре үсә торган була.

 

Гаеткә бабай бүләк иткән алтын алкаларын шуның төбенә яшереп алып чыгалар. Гөл төбенә күмелгән ул «хәзинә» аларга киләчәктә дә гомер итәргә булыша әле...

 

Балалардан «пенсия»

Тормышлары бер дә җиңел булмый аларның. Биш баланы кеше итеп аякка бастырасы була. Олы кызлары – Рәйсә апаны Казанга медицина институтына укырга кертәләр. Әмма ул укып бетергәндә инде илдә Бөек Ватан сугышы башланган була. Рәйсә апаны диплом алуга сугышка озатырга туры килә. Әбием шушы намазлык өстендә иртә-кич догада була, биш вакыт намазын калдырмый. Шөкер, Рәйсә апа сугыштан исән-имин әйләнеп кайта һәм аны гаиләсе белән Яшел Үзән шәһәренә җибәрәләр. Аның эше кулга алынган немец солдатлары белән бәйле була. Бу урында үземнең дә күземә яшьләр тула... Әбиемнең ничә тапкыр шушы намазлык кына Рәйсәне сугыштан исән-сау тартып кайтарды дип Аллаһка шөкер итеп елаганын хәтерлим. Әбием бик рәхмәтле кеше иде минем. Шулай итеп, безнең гаиләнең юллары Яшел Үзәнгә таба сузыла. Тагын бер кызык әйбер әйтим әле. Әбиебез картлык көнендә кечкенә кызы гаиләсендә калды. Тик ул ни сәбәпледер пенсия алмый иде. Әмма Совет заманында әбинең балалары илнең төрле ягыннан һәрберсе ай саен ун сум акча җибәрә иде аңа. Алар, шулай итеп, әбине картлык көнендә кайгыртып, үзләренчә «пенсия» белән тәэмин итәләр иде. Акча күплектән түгел инде бу, ә яратудан, хөрмәттән. Әле дә хәтерлим, безнең гаиләдә өч бала үсә иде, үзебез өй салабыз, әти белән әни утырып киңәшә дә ай саен дәү әнигә акча салалар иде.

 

Утта янмас намазлык

     Гөлнур апа, намазлыкны кочып, гаилә тарихын сүтә. Исең китәр, гади генә тукымага гади гөлләр чигелгән намазлык тулы бер гаиләне гомер буе озатып барган. Әле тагын бер кызыклы мизгел бар. Рәйсә апалары Яшел Үзәнгә килеп эшләгәндә, Маһирә әби кызларына бала карарга килә торган була. Аннан ул балаларны карашырга Гөлнур апаның әнисе – Шөкерия апа килә. Ул да биредә үзенең бәхетен очрата, кияүгә чыгып кала. Бервакыт Гөлнур апаның әтисе белән әнисе яшәгән баракта төнлә бик көчле янгын чыга. Әнисе ике баланы тәрәзәдән ташлый, үзе дә сикерә. Ул төнне эштә булган әтиләренең иртәнгә чәчләре ап-ак була. Янгын сүндергәннән соң, янгын телләре ялмап узган барактагы әйберләрне чистартканда менә шушы намазлык килеп чыга. Урта өлеше генә каралып өлгергән, калган җир ничек бар,  шулай сакланган килеш... Могҗизамы бу, Аллаһ рәхмәтеме, әмма гаилә өчен тетрәндергеч хәл булып истә кала бу вакыйга. Шуңа күрә Гөлнур апа киштәдә сакланган намазлыкны алып яңартырга – гомерен озайтырга була. Озаклап туры килгән тукыма сайлый, килештерә, аннан тегүчегә барып матурлап яңартып та куя.

Ә Рәйсә апалары күптән инде иренең туган ягы – Казахстанга Семей шәһәренә күченеп китә. Анда хәзер аларның балалары яши. Наилә апалары әнә Семей шәһәре татарлары оешмасында актив эшчәнлек алып бара, һәртөрле чараларда катнаша, туганнары белән һәрчак элемтәдә тора. Намазлык турындагы хәбәр дә шуңа Яшел Үзәнгә Семей шәһәреннән килеп ирешкән инде!

 

Казандагы Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музее белән берлектә әзерләнде

Раилә ХӘЯЛИЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ