Логотип Магариф уку
Цитата:

Җәлилнең кан кардәше

Бала чакта батырлар турында китап укыганда, андый кешеләр без белмәгән якларда туып үскәннәрдер, алар гади кешеләр булмаган кебек тоела иде.

Ә бит алар да без эчкән судан, без сулаган һавадан да илһам алганнар икән. Сүзем җәлилче авылдашым Абдулла Баттал турында.

Лейтенант булып күренгән рядовой
Олы юл буенда урнашкан авылыбыз музеенда йөрим. Бер бүлмә тулысы белән Батталларга багышланган. Әлеге гаиләдән биш бертуган Ватанны яклап яуга киткән. Шуларның икесе туган нигезгә әйләнеп кайта алмаган.
Стенадагы фотодан, тыйнак кына елмаеп, кызыл йолдызлы буденовка кигән Габдулла карап тора. Хәзерге Алексеевск районының Олы Тигәнәле авылында гомер кичергән алты балалы Вазыйх ага белән Нурдидә апаның дүртенче уллары ул. Сугышның иң мәкерле кануннарын узып та сынмаган-сыгылмаган, иманына тугры калып, фашист гильотинасы аша үлемсезлеккә атлаган. Меңләгән татар егетләренең берсе, гади колхозчы, рядовой солдат. Шактый таза гәүдәле, киң җилкәле, көрәктәй зур куллы бу кешене күпләр кадровый офицер дип уйлый. Хәтта аның үлем карточкасына «дер русише обер-лейтенант», ягъни «рус армиясенең өлкән лейтенанты» дип язылган була.
Габдулла 1916 елның 1 маенда дөньяга килә. Аны тудыруга, Нурдидә апа бик каты авырып китә. Соңыннан ана, бу улының башка балаларыныкыннан аерылып торган ак йөзе, саргылт чәчләренә карап: «Минеке түгелдерсең, ахры. Сине бит бөтен авыл хатыннары имезде», – дип шаярта торган була. Габдулла бала чагыннан моңлы итеп җырлый, гармунда уйный. 
Балачактан салынган шул көр холкы аңа сугыш кырында да, тоткынлыкта да нинди генә авыр хәлләргә дучар булмасын, төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итә. Өмет-ышаныч калмаган  чакларда, мәзәк сөйләп, иптәшләренең күңелен күтәрә. Аның тирәсендә һәрвакыт кеше булыр, һәммәсе аның авызына карап торыр. Соңгы икмәк сыныгын да иптәшләре белән бүлешә торган юмарт зат була ул. Үзе эчкерсез булгач, башкалар да шундый дип ышана. Аның өчен тормыш я актан, я карадан гына тора. Ул үз әйләнәсендәгеләрне я җаны-тәне белән күралмый, я аларга бөтен күңеле белән ышана.
Габдулла кечкенәдән летчик абыйсы Салих Баттал үрнәгендә хәрби хезмәт турында хыяллана. Ул 1937 елда Кызыл Армиягә чакырыла һәм Казан Кремлендә урнашкан частьта хезмәт итә. Егетнең теләген искә алып, аны кече командирлар әзерли торган Татар-башкорт хәрби мәктәбенә язалар. Ләкин Абдулла, көтмәгәндә, бәхетсезлеккә очрый: элекке Банковская, хәзерге Муса Җәлил урамында дулап киткән ат астында калып, аягын имгәтә. Шул сәбәпле хәрби хезмәттән азат ителгәч, ул, туган авылы Олы Тигәнәлегә кайтып, клуб мөдире булып эшли башлый. Авыл яшьләрен үз янына туплый. Алар көче белән клубта атна саен диярлек концерт-спектакльләр куела башлый. (Сүз уңаеннан әйтик, аның бертуганы Мөбарак Батталов – татарлардан беренче гобойчы, Татарстанның атказанган артисты. Ул фашистлар белән сугышны Прагада тәмамлый.) Габдулла концертларда йә нәфис сүз остасы, йә артист буларак катнаша. Ул бигрәк тә Һади Такташ шигырьләрен яратып укый. Шул ук вакытта авылдагы җитешсезлекләрне тәнкыйтьләргә дә оста була егет. Берәр кимчелек күрсә, шигырь язып, аны район газетасына юллый. Мәкаләне исә «Г.Баттал» дип имзалый. Әмма беркөнне Галимҗан абыйсы энесенә: «Син язасың язуын, ә җавабын миңа тотарга туры килә бит», – ди. Баксаң, бармак төртеп күрсәтелгән җитешсезлекләр буенча күрелгән чаралар турында җавап хатлары моңарчы гел абыйсының исеменә килгән икән. Шул көннән Габдулла Абдуллага «әйләнә».

«Грамытым бер дә юк...»
Бөек Ватан сугышы башлану белән, Абдулла фронтка омтыла. Озак көттермиләр. Дистәләгән авылдашлары белән аны да яу кырына озаталар. 1941–1942 елның кырыс кышы. Ул хезмәт иткән подразделение чолганышта кала. Боҗраны өзеп чыгарга омтылулар уңышсыз тәмамлана. Менә шулай авыр яраланган Абдулла әсирлеккә эләгә. Баттал анда, яшерен оешма төзеп, фашистларга каршы тиңе булмаган көрәш алып баручы җәлилче-кормашчыларның берсенә әйләнә. Яшерен оешмада ул элемтәче була, җаваплы бурычларны тоткарлыксыз үти, шуның белән дә иптәшләре арасында ихтирам казана.
Гали Корбанов аның турында мондый сүзләр яза: «...Бервакыт Демблин лагеренда «Шагыйрь Салих Баттал да монда икән!» дигән хәбәр таралды. Күрәсең, шымчылар моны немецларга да, татар эмигрантларына да җиткергәннәр. Хыялда сурәтләнгән «Идел-Урал» дәүләтенең рәсми булмаган президенты Шәфи Алмас, Абдулланың күренекле шагыйрь абыйсы Салих Баттал түгеллеге аңласа да, аны үз ягына аударырга тырыша. Абдулла исә, аңламаганга салышып: «Мин Салих Баттал түгел, мин аның энесе генә, грамытым бер дә юк», – дип кабатлап утыра икән». 
Җәлилне, башка татар тоткыннары эзеннән Демблин лагерена китерелгәч, лагерь лазаретына салалар. Аягына басып, чыгып йөри башлагач, аңа иң беренче очраган танышы Абдулла Баттал булып чыга. Кочаклашып күрешәләр дә Абдулла Җәлилне үзе урнашкан баракка, үз янына дәшә. 1942 елның октябрь айлары була бу. Ә тагы берәр айдан Муса Җәлилне, Абдулла Батталны һәм Гайнан Кормашны таш казаматка бикләп куялар. Биредә алар бер ай чамасы бергә булалар. Аларны беркем белән аралаштырмыйлар, һава суларга да полицайлар күзәтүе астында гына чыгаралар. Әсирләр арасында коткы таратмасыннар, легионга каршы пропаганда алып бармасыннар дип шулай эшләгәннәрдер, мөгаен. 
Шушы хәлләрдән соң яшерен оешмачыларга тактиканы үзгәртергә туры килә. Алар, легионга кереп, аны «эчтән шартлатырга» карар кылалар, фашистларга хезмәт итәргә «ризалык» биргән булып кыйланалар. Башта Берлинга Җәлилне алып китәләр. Азрак вакыт узгач, Муса Демблинга килеп, үзе белән Кормашны, Батталны, Солтанбәковны һәм тагын берничә әсирне алып китә. Алар, Едлинодагы легионга күчерелеп, музыка-хор капелласында эшли башлыйлар. 
 

«Теш үтмәслек каты чикләвек»
1943 елның май ахырында Муса Җәлил Радомга килә. Җәлилче- кормашчылар, берәм-берәм урмандагы чишмә буена җыелып, Ватанга тугрылык турында ант бирәләр. Беренче булып Гайнан Кормаш, икенче Зиннәт Хәсәнов, өченче Фәрит Солтанбәков, дүртенче Абдулла Баттал, Муса Җәлил каршына басып, түбәндәге эчтәлектәге ант «эчә»: «Командирның нинди генә тапшыруын да сүзсез үтәргә. Ил өчен чын йөрәктән хезмәт итәргә, кирәк икән – җанны да кызганмаска. Задание үтәгән чакта кулга төшкән хәлдә, яшерен оешманың эшен сөйләмәскә, әгъзаларны әйтмәскә, нинди генә авырлыклар булса да түзәргә, серне йөрәктә сакларга. Ант бозучыны Ватанны сатучы, фашистлар ялчысы дип хисапларга!»
Белгәнебезчә, «Идел-Урал» легионерларының берничә төркеме партизаннар ягына чыккач, шымчылар аша яшерен оешманың эшчәнлеге дошманнарга фаш булып, 1944 елның февралендә җәлилчеләр хөкем ителә, ә 1944 елның 25 августында аларның унбере гильотина аша үткәрелә. Соңрак Салих Баттал энекәше турында: «...фашист гильотинасы аша Муса Җәлилнең кан кардәше булып үтте», – дип яза.
Бу уңайдан җәлилчеләрнең берсе Фәрит Солтанбәков истәлекләре дә игътибарга лаек: «...Безнең яшерен оешма әгъзаларын фашистлар рәхимсез җәзалады. Иптәшләребез гарипләнде, йөри алмас хәлгә килделәр. Кормашның нык аксаганы хәтеремдә. Батталның бөтен йөзе шешенгән. Ләкин безнең Ватан уллары, шундый газапларны күреп тә, бер-берсен сатмадылар, антларына тугры калып, үзләрен горур-кыю тотып, дошманга бирешмичә, батырларча һәлак булдылар...»
Узган гасырның 50 нче елларында җәлилчеләр турындагы язмаларның берсендә Абдулла Баттал турында «....үзе дә сизмичә, сатлык җанга артык ышануы, аны тизрәк үз ягыбызга аударырга теләве фашистларга яшерен оешма эзенә төшәргә ярдәм итте», – дигән ялгыш фикер әйтелә. Әмма соңрак бу хаксыз сүзләр юкка чыгарыла, аның намуслы, пакь исеме халкыбызга кайта. Моның өчен җәлилчеләр турында эзләнүләр алып барган галим, язучылар гына түгел, Абдулла Батталның кече энесе Фуатның улы Фәрит тә зур тырышлык куя. Ул кызы белән ике тапкыр Германиягә бара. Каһарман милләттәшләребез эзеннән Берлин, Плетцензее төрмәсе, Шпандаувест концлагере, Штауффенбергтагы Фашизмга каршылык музеен узып, Шарлоттенбург ЗАГСыннан Абдулла Батталның үлеме турында документ алып кайта. Исән калган җәлилчеләр белән аралашып, чынбарлыкны ачыклый. Унбер җәлилчедән Абдулла Батталның башы сигезенче булып киселә.
Лагерьда листовкалар таратканда, Абдулла һәрчак саклаучы-күзәтүче буларак катнаша. Куркыныч-мазар янаганда, ул кул хәрәкәтләре белән яисә төн кошы булып сайрап-сызгырып, тавыш биреп, иптәшләрен күп мәртәбәләр коткарып кала. Соңыннан, гестапочылар тарафыннан кулга алынгач та, фашистлар өчен «теш үтмәслек каты чикләвек» була ул. Гайнан Кормаш кебек үк, Муса Җәлилнең иң ышанычлы дусларыннан санала. Шуңа шагыйрь үзенең «Моабит дәфтәре»нең берсенә 1943 елның декабрендә теркәгән исемлектә 12 патриот арасыннан (уникенче – Мусалар белән бер камерада утырган немец коммунисты Шульц Крюгерны качырган надзирательләр башлыгы фельтфебель Һенрих) Батталны дүртенче кеше итеп яза һәм: «Болар татар легионын таркатуда, совет фикерен таратуда, күмәк качу оештыруда гаепләнәләр», – дип билгеләп үтә. 
Җәлилчеләрнең берсе булган авылдашым Абдулла Баттал әнә шулай 27 яшендә Ватан азатлыгы өчен, милләтебезнең йөз аклыгы өчен батырлыклар эшләп, фани дөньядан мәңгелеккә күчә. Хәтта гестапо офицеры да соңыннан, татарларның каһарманлыгын күреп, таң калуын һәм тетрәнүен әйтә. 
Көрәш юлын дан белән узган Абдула Баттал бүген дә онытылмый. Авылыбызның бер урамы аның исемен йөртә, шундагы йортларның берсен мемориал такта бизи. Җәлилчеләрнең батырлыгын мәңгеләштерү ниятеннән Казандагы  урамнарның берсенә Бертуган Батталлар исеме бирелгән.

Фәния Гафиятуллина

Фото Алексеевск районы Олы Тигәнәле авылының Туган якны өйрәнү музее архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ