Хуҗалык мөдире 24 августында сугышка алына
Илалов Рәшит Илалетдин улы (1900–1942).
Беренче Май (хәзерге Чирмешән) районының Кара Чишмә авылында туа. Колхозда хуҗалык мөдире булып эшли. 1941 елның 24 августында сугышка алына, рядовой кызыл армияче. Гаиләсенә бердәнбер хаты гына килеп калган. Курск дугасында кайнар бәрелешләрнең берсендә һәлак булган дип фаразлана. 1942 елның 10 апреленнән хәбәрсез югалган санала. Хатыны биш бала белән тол калган.
Фото авторның шәхси архивыннан алынды
#МойГеройМояСемья
#БессмертныйполкОнлайн #БессмертныйполкТатарстан
#МойГеройМояСемья
#своихнебросаем
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Иске Татар бистәсендә Укытучылар семинариясе төзекләндерелә
Иске Татар бистәсендә Казан укытучылар семинариясе бинасы төзекләндереләчәк.
Иске Татар бистәсендә Казан укытучылар семинариясе бинасы төзекләндереләчәк.
Проект карары нигезендә, бинаның төп фасадында югалган элементлар торгызылачак, нигез ныгытылачак. Эшләр кысаларында ярыкларны инъекцияләү һәм түбәләрне ремонтлау үткәреләчәк. Тәрәзәләрне һәм ишекләрне, инженер системасын алмаштыру планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан шәһәре мэриясенең матбугат үзәге.
Казан укытучылар семинариясе бинасы 1872-1876 елларда архитектор Владимир Бечко-Друзин проекты буенча төзелгән. Башта объект укытучылар семинариясе студентлары һәм укытучылары өчен билгеләнгән булган, 1917 елда ул ябылган. 1918 елдан бинада булачак укытучылар укытыла, ә 1920 елда күн техникумы ачыла.
Хәзерге вакытта бинада Казан технология һәм дизайн колледжы эшли.
Фото: news.myseldon.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар