Логотип Магариф уку
Цитата:

Төркиядә яшәүче кыз сыйныфташларын татар биюләренә өйрәткән

Төркиянең Эрзурум шәһәрендә икенче сыйныфта укучы татар кызы Ахсен Селин Бастабан, Татарстанда өч ай булып кайтканнан соң, сыйныфташларын татар биюләренә өйрәткән.

Бу хакта Төркиянең Анадолу агентлыгы хәбәр итә.

«Миңа 34 яшь, мин – Казаннан. Тугыз ел элек Төркиянең Эрзурум шәһәренә күчендем, кияүгә чыктым. Өч балам бар. Иң өлкәне – Ахсен Селин Бастабан. Кызыма сигез яшь, Татбикат исемендәге дәүләт мәктәбендә икенче сыйныфта укый. Татарстанда өч ай булганнан соң, сыйныфташларына татар гореф-гадәтләре, биюләре, ризыклары турында сөйләгән», – дип сөйләгән Ахсен Селинның әнисе Алсу Бастабан «Татар-информ»га.

Аның әйтүенчә, күлмәкләрне үзләре тектергәннәр. «Кызымның сыйныфташлары татар биюен бик ошатты. Нигина Низамиева видеоларда татарча аңлата, шуңа күрә балалар да, аның артыннан кабатлап, татарча санарга өйрәнде. Барысы да бер-берсенә ярдәм итте, булып чыкмаган очракта тәнәфесләрдә видеодан карап, бергәләп өйрәнделәр. Бәйрәм көнне башка сыйныфлар да төрле уеннар уйнады, шигырьләр сөйләде, биюләр биеде, җырлар башкардылар. Анадолу агентлыгы бу бәйрәмне фото һәм видеоларга төшерде, кызлар турында хәбәр әзерләделәр», – дигән ул.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ