Логотип Магариф уку
Цитата:

Россиядә «Иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе» бәйгесенең икенче сезонына гаризалар кабул ителә

4 август көнне «Россиянең иң яхшы мәктәп педагог-китапханәчесе» Бөтенроссия һөнәри осталык бәйгесенең икенче сезонына гаризалар кабул итү башланды. Гаризалар 30 сентябрьгә кадәр проектның рәсми сайтында кабул ителә.

Бәйгедә мәктәп китапханәләре эшчәнлеге өчен җаваплы педагог-китапханәчеләр катнаша ала. Җиңүчеләр өч номинациядә билгеләнәчәк: 200 укучыга кадәр, 201 дән 500 укучыга кадәр һәм 500 дән артык укучысы булган мәктәпләр арасында.
 «Без мәктәп китапханәләрен үстерүгә зур игътибар бирәбез. Барлык мәктәпләргә дә Россия Мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән әсәрләр исемлеге юлланды. Моннан тыш, мәктәп педагог-китапханәчесенең һөнәри дәрәҗәсен үстерү юнәлешендә дә эзлекле эш алып барыла. Әлеге бәйге китапханәченең бүгенге көндә укучылар өчен белем дөньясына юл күрсәтүче һәм остаз булуын күрсәтә», – дип билгеләп үтте Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов.
«Белем» Россия җәмгыятенең генераль директоры Максим Древаль мәктәп китапханәләренең белем бирү киңлегенең аерылгысыз өлешенә әверелүен әйтте.
«Бүген мәктәп китапханәсе балаларда укуга кызыксыну, фикерләү сәләте һәм белемгә омтылыш тәрбияләүче киңлек булып тора. Биредә педагог-китапханәчеләрнең хезмәте аеруча әһәмияткә ия», – диде ул.
Конкурс кысаларында катнашучыларга «Белем» Россия җәмгыяте материаллары нигезендә мәктәп укучылары өчен мәдәни-агарту чарасы үткәрергә кирәк булачак. Моннан тыш, алар мәктәп китапханәсен үстерү, уку культурасын популярлаштыру һәм балаларны мәгърифәтчелек эшчәнлегенә җәлеп итү буенча үз тәҗрибәләрен экспертлар советы каравына тәкъдим итәчәк.
Финалга узучылар Мәскәүдә очрашып, чын һөнәри вазгыятьләргә нигезләнгән гамәли биремнәр үтәячәк. Җиңүчеләрнең исемнәре 2026 елның декабрендә II Халыкара мәктәп китапханәчеләре форумында игълан ителәчәк.

Белешмә: Беренче сезонда бәйгедә Россиянең барлык төбәкләреннән 2,8 меңнән артык педагог-китапханәче катнашкан. Нәтиҗәдә 27 төбәктән 15 җиңүче һәм 28 призер билгеләнгән. Аларның иң яхшы авторлык тәҗрибәләре бүген дә ил мәктәпләрендә кулланыла.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ