«Кукмара итекләре» фестивале беренче тапкыр ике көндә узачак
Киләсе елның 4–5 гыйнвар көннәрендә Х Бөтенроссия «Кукмара итекләре» халык иҗаты фестиваль-ярминкәсе узачак.
Фестиваль үзенчәлекләре хакында Кукмара районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сөйләп үтте:
– Узган еллардан аермалы буларак, бу юлы без ике көнлек фестиваль оештырабыз. 4 гыйнвар көнне командаларның районга килүе көтелә. 5 гыйнварда тантаналы чара үтәчәк. Биредә командалар иҗатта, спортта ярышачак. Киез итек темасы кызыл җеп булып ята", – диде ул.
Фестивальнең беренче көнендә катнашучылар Кукмара киез итек-киез комбинатына юл тотачак. Әлеге алай гына түгел, ә киез аяк киеме җитештерү буенча мастер-класста да катнашачаклар.
Икенче көн программасында командалар ярышы, кулдан эшләнгән әйберләр һәм җирле сувенирлар ярминкәсе, Кукмара итекләрен ясау буенча мастер-класслар көтелә.
Чараның музыкаль бизәлеше өлешендә ТР атказанган артисты Марина Карпова, эстрада артисты Марат Яруллин һәм ZAKARIA фолк-төркеме чыгышлары булачак.
Фото: «Кукмара итекләре» фестивале матбугат хезмәте
Комментарийлар