Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда татарча кич утырырга чакыралар

25 июль көнне 19:00 сəгатьтə Салих Сəйдəшев музее ишегалдында ачык һавада татар кичəсе оештырыла. Чара – тере музыка, бию һəм дусларча аралашу мохитен яратучылар өчен җылы очрашу, дип хәбәр итә оештыручылар.

25 июль көнне 19:00 сəгатьтə Салих Сəйдəшев музее ишегалдында ачык һавада  татар кичəсе оештырыла. Чара – тере музыка, бию һəм дусларча аралашу мохитен яратучылар өчен җылы очрашу, дип хәбәр итә оештыручылар.

Әлеге кичтə музей гадəти булмаган яктан ачылачак: ямьле ишегалдында татар моңнары яңгыраячак. Кунаклар рəхəтлəнеп биеп, уен-конкурсларында катнашып күңел ача алачак. Кергəндə һəр кунакка ике төснең берсендə белəзек бирелəчəк — ул яңа танышуларга ачык булу-булмавын күрсəтəчəк.

Программада:

–    Айдар Абдрахимов һəм Айбулат Харисовтан тере музыка;
–    Алия Төхвəтуллина һəм Саидə Кадыйровадан бию перфоманслары һəм мастер-класс;
–    Алсу Мaгсумҗановадан интерактив уеннары.

Бу команда «Хəрəкəттə – бəрəкəт» проекты аша күплəргə таныш — хəзер исə аларны башка мохиттə күрү мөмкинлеге булачак.

Кичəгə дуслар белəн дə, үзең генə дə килергə мөмкин.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ