Язучы һәм рәссам Дания Гайнетдинованы искә алу кичәсе булачак
Кичәдә Дания Гайнетдинова турында истәлекләр яңарачак һәм аның шигырьләре, җырлары, әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак.
31 гыйнвар көнне 14:00 сәгатьтә ТР Журналистлар берлегендә (Декабристлар урамы, 179/2) журналист, язучы һәм рәссам, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Дания Гайнетдинованы искә алу - "Гомер чишмәсе" дип исемләнгән иҗат кичәсе һәм авторның "Күкләр белән сөйләшү" исемле фотокүргәзмәсен ачу булачак.
Анда язучылар, журналистлар, рәссамнар һәм Дания Гайнетдинованың "Татарстан" радиосындагы хезмәттәшләре, Теләче районы якташлары катнашыр дип көтелә, – дип хәбәр итте «Татарстан» радиосы журналисты Раил Садри.
Бу кичәдә Дания Гайнетдинова турында истәлекләр яңарачак һәм аның шигырьләре, җырлары, әсәрләреннән өзекләр яңгыраячак.
Фото: tatar-inform.ru
Комментарийлар