Логотип Магариф уку
Цитата:

«Яулыкны тыю Конституциягә каршы килә»

Владимир өлкәсе Мәгариф министрылыгы мәктәпләрдә яулык ябуны рәсми рәвештә тыйды. Шул сәбәпле, Татарстан мөфтие Владимир өлкәсе депутатларын тәнкыйтькә тоткан.

Камил хәзрәт Сәмигуллин фикеренчә, өлкә Мәгариф министрлыгының яулык ябуны тыю турындагы рәсми карары хокукларны кыса, Россиядә иҗтимагый тотрыклылыкны какшата, РФ Конституциясенә каршы килә. Казанда узган БРИКС саммитында Россия бөтен дөньяга үзенең күпмилләтле мәдәни төрлелеген, халкының үзара дус һәм килешеп яшәвен күрсәтте, дип белгеләп үтә мөфти телеграм-каналында. Аның сүзләренчә, Казан декларациясендә демократия, кеше хокукларын, иреген үстерү һәм яклау максатларында хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелә. «Мәктәпләрдә яулык киюне тыю турындагы боерыкны кабул итеп, Владимир өлкәсе Мәгариф министрлыгы бу принципларны ачыктан-ачык игътибарсыз калдыра һәм санга сукмый дигәнне аңлатамы?» – ди Татарстан Диния нәзарәте башлыгы. Мөфти белдергәнчә, Россиянең Дәүләт думасы хиҗабны тыю турындагы карар инициативасын сентябрьдә үк кире каккан иде. Бүген, мәктәпләрдә әхлакый кыйммәтләр формалашкан дәвердә, мөслимәләрне яулык ябудан тыю балаларны Аллаһка ышанудан һәм дин кануннарын үтәүдән тыю белән бер. Әлеге боерык гамәлгә кергән очракта, мөселман кызлары өйдә укырга мәҗбүр булачак, дип ассызыклый Камил Сәмигуллин.

Фото: ТР мөселманнарының Диния нәзарәте сайты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ