Һөнәрләр Биләр Форум үз эшчәнлеген башлап җибәрде
Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә XIV Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумының икенче сменасы – ҺӨНӘРЛӘР БИЛӘР ФОРУМ (Ремесла/Junior skills) ачылды. Ул 18 – 24 июль көннәрендә «Сәләт — Адымнар» сыйныфлары укучылары, төбәк «Сәләт» клублары лидерлары, Сәләт «Алмагач» мәктәбе, «Адымнар» полилингваль мәктәпләре укучылары катнашында үткәреләчәк. Бу хакта форум матбугат хезмәте хәбәр итә.
Сменада Россиянең төрле регионнарыннан һәм Татарстанның барлык районнарыннан 800 гә якын бала катнаша. Катнашучылар арасында шулай ук фән олимпиадалары, конференцияләр җиңүчеләре һәм призерлары, төбәк Сәләт клублары лидерлары һәм Татарстан Республикасы районнары һәм мәктәпләре активистлары бар.
Cмена программасы үз эчендә өч юнәлешне колачлаячак: иҗат, медиа, мәгълүмати технологияләр. Һөнәрләр Биләр Форум катнашучыларга әлеге юнәлешләрдә эчке потенциалларын ачыклау, гамәлгә ашыру һәм үстерү өчен уникаль мәйданчык буларак оештырылачак!
Һәр юнәлеш буенча аерым лабораторияләр эшләячәк. «Иҗат» кысаларында «Бию», «Театр» һәм «Музыка» лабораторияләре тормышка ашырылачак, аларда катнашучылар тәҗрибәле остазлары белән бергә татар телендә уникаль иҗади продуктлар булдырып, аларны форумның соңгы кичендә гала-концертта тәкъдим итәчәк.
«Медиа» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория – «Видео» һәм «Нейрочелтәрләр» эшләячәк. «Видео» лабораториясендә медиа-индустриянең әйдәп баручы экспертлары җитәкчелегендә катнашучылар социаль челтәрләр, блоглар, туры эфирлар, шоулар, репортажлар һәм кыска форматлар өчен контент булдырачак. Ә «Нейрочелтәр» лабораториясендә – нейрочелтәр технологияләрен һәм ясалма фәһем сервисларын кулланып, аудио, видео һәм сурәтләр булдырачаклар.
Заманча өлкәгә караган «Мәгълүмати технологияләр» юнәлеше кысаларында 2 лаборатория – «Программалаштыру» һәм«Робототехника» эшләячәк. Аларда катнашучылар фикердәшләре һәм тәҗрибәле остазлары белән берлектә үзләренең уникаль һәм инновацион ИТ-продуктларын – сайтлар, ботлар, механикалаштырылган җайланмаларны төзи алачак. Катнашучыларның эш нәтиҗәләре форум мәйданчыгындагы күргәзмәдә күрсәтеләчәк.
Форум кысаларында остаханәләр, ачык очрашулар, воркшоплар, республиканың һәм илнең әйдәп баручы белгечләре белән интерактив очрашулар планлаштырылган. Сменаның һәр көне дәресләр һәм уеннар, спорт ярышлары һәм мәдәни кичәләр белән үрелеп барачак. Смена кысаларында белем бирү сессияләренең Татарстан һәм Россиянең иң алдынгы спикерлары һәм экспертлары белән интерактив форматлары планлаштырылган, гамәли иҗат, милли колоритлы дизайн буенча остаханәләр үткәреләчәк, шулай ук «ЭкоСәләт» махсус проекты мәйданчыгы эшләячәк.
Теләк белдергән, әмма сменада катнаша алмаган сәләтлеләр өчен үз эшен «Җанлы Сәләт» туры эфирлар студиясе дәвам итәчәк. Cәләтнең ВКонтакте һәм RuTube рәсми аккаунтларында трансляцияләр һәркемне Биләргә алып кайтачак һәм иҗат мохитенә чумдырачак.
Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән уздырыла.
Фото: Сәләт форумы
Комментарийлар