Арчада «Татарча җәй»
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә оештырылган “ТатАрча җәй” лагере быел да үз эшен дәвам итә. Лагерь Арча педагогика көллияте базасында эшли. Биредә ел саен Россиянең төбәкләреннән һәм Татарстаннан килгән 200 ләп бала ял итә.
– Яшәү урыннары яхшы, мультимедиа, спорт ягыннан барысы да заманча. Балалар, унсигез көн дәвамында чын татар мохитендә яшәп, туган телләрен тагын да камилләштерәләр. Без башка лагерьлардан нәкъ менә миллилек белән аерылып торабыз. Татарчасы бик үк камил булмаган балалар да шактый өйрәнеп китәләр. Бездәге атмосфераны күреп, кире педколледжга укырга килүчеләр дә бар, – дип сөйләде Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова.
Комментарийлар