«Әниләр марафоны» кысаларында «Әниләр форумы» узачак
2019 елны «Әниләр марафоны» проекты старт алды. Гадәттә ул Әниләр көне уңаеннан, 1 ноябрь башлана. Катнашучылар 21 көн дәвамында билгеле бер темага үзләренең сәхифәләрендә язма куеп баралар. Быел әлеге марафон «Сөембикә» журналы редакциясе белән бергәлектә уздырыла.
Аның яңалыгы – барлык биремнәрне үтәгән, марафонның бер көнен дә калдырмаган катнашучылар Татар әниләр форумына җыелачак. Бу турыда «Сөембикә» журналы баш мөхәррире урынбасары Алсу Шакирова сөйләде:
– 7 декабрь сәгать 10:00 Казанның «Амакс-Сафар» отелендә марафон финалистларын җыйган «Әниләр форумы» узачак. Биредә бала тәрбияләү, аның сәламәтлеге, психология, хатын-кызның ресурста булу темаларына спикерлар чыгыш ясаячак. Чара финалистларга диплом, истәлекле бүләкләр тапшыру белән төгәлләнәчәк – диде ул.
Проектның географиясе белән аның авторы, журналист Динара Миңнекаева таныштырды:
– Марафон географиясе елдан-ел артып килә. Иң актив катнашучылар Башкортстаннан. Быел шулай ук Пермь өлкәсе, Киров, Омск, Түбән Новгород, Ханты-Мансийскидан әниләр катнашты. Проектның иң яшь әнисенә 28, ә иң өлкәненә 90 яшь, – диде ул.
Марафонда катнашучылар үзләренең хис-кичерешләре белән бүлештеләр.
Сөмбел Галимуллина – Ф.Г.Аитова исемендәге 12 татар гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе, ике бала әнисе:
– Әниләр марафонында бишенче тапкыр катнашам. 21 көн дәвамында язу гадәткә керә – марафон тәмамлангач, күңелдә ниндидер бушлык хасил булды. Биредә катнашып, әниләр белән дуслашып беттек: бер-беребезнең хәлләрен белешеп торабыз.
Тәнзилә Галимуллина – Казанның Яңа Савин районы 143 мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, өч бала әнисе:
– Декрет ялында көнкүреш темаларына шигырь язу теләге белән Интернет киңлекләрендә «Әниләр марафоны»на тап булдым. 21 көн дәвамында каләм чарлау гадәткә керәчәгенә сөендем. Оештыручыларга проектны булдыруларына бик рәхмәтлемен.
Автор фотосы
Комментарийлар