«Зур этнографик диктант» тугызынчы тапкыр үткәрелә
4 ноябрь Россиядә Халыклар бердәмлеге көне буларак билгеләнеп үтә. Әлеге датага бәйле чаралар бихисап илкүләм чаралар оештырылар. Шундыйларның берсе — «Зур этнографик диктант» Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе. Ул 1-8 ноябрь көннәрендә узачак.
Акция традицион рәвештә онлайн һәм офлайн форматларда узачак.
Офлайн катнашучылар өчен 2 ноябрь Татарстан Халыклар дуслыгы йорты ишекләре ачык булачак. Онлайн-катнашучылар 1-8 ноябрьдә www.miretno.ru официаль сайтында сорауларга җавап бирә ала.
Акция әһәмиятен ТР Мәдәният министрлыгының матбугат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге җитәкчесе Айрат Фәйзрахманов билгеләп үтте:
— «Зур этнографик диктант» — Россия халкы мәдәнияте, гореф-гадәтләренең байлыгын күрсәтә торган акция булып тора. Әлеге чара башка халыкларның мәдәнияте белән якыннан таныштыра, — диде ул.
Кызыклы факт: быел беренче тапкыр диктант сорауларын төзүдә барлык теләк белдергән кеше катнашкан. Иң кызыклы һәм оригиналь сораулар диктантның дәүләт өлешенә кергән.
Татарстан Халыклар дуслыгы йорты мөдире Тимур Кадыйров сүзләренчә узган ел акциядә республика буенча 45 меңнән артык кеше катнашкан.
Фото: автор фотосы
Комментарийлар