Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстан укучысы Халыкара олимпиадада катнаша.

Татарстан укучысы Гыймран Абдуллин Боливиядә узачак информатика буенча Халыкара олимпиадада катнаша.

Татарстан укучысы Гыймран Абдуллин Боливиядә узачак информатика буенча Халыкара олимпиадада катнаша.

          Информатика буенча 37 нче Халыкара олимпиада Боливиянең Сукре шәһәрендә 23 июльдән 5 августка кадәр уза. Алгоритмик программалаштыру өлкәсендә иң абруйлы дөньякүләм ярышларның берсендә Россия данын дүрт укучы яклаячак. Алар арасында Казан шәһәренең 2 лицей укучысы Гыймран Абдуллин да бар. Калган өч укучы Мәскәүдән.

Команданы ИТМО Милли тикшеренү университетының мәгълүмати технологияләр һәм программалаштыру факультеты доценты Андрей Станкевич җитәкли.

Информатика буенча халыкара олимпиада 1989 елдан бирле үткәрелә. 2024 елда ярыш Александриядә (Мисыр) узды, анда Россия укучыларның барысы да алтын медальле булды.

          Егет-кызларыбызга уңышлар телибез!

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ