Республика бәйгесе
«Гаилә кыйммәтләрен куәтләү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)» республика конкурсы быел Татарстанда узачак. Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 27 июнендәге 756 номерлы карары белән расланган, 2023–2025 елларга туучылар санын арттыруга юнәлтелгән төбәк программасын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Бәйгенең төп максаты – эш бирүчеләрне балалар тәрбияләүче хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудырырга этәрү.
Шул исәптән балалы хезмәткәрләргә корпоратив ярдәм чараларының аеруча уңышлы мисалларын ачыклау, хезмәт һәм гаилә тормышын бергә алып бару чараларын барлау, коллективта ата-аналарның һөнәри һәм шәхси сәләтен ачу, хезмәткәрләрнең социаль һәм хезмәт өлкәләрендә активлыгын арттыру, оешмалар арасында отышлы тәҗрибәне куллану.
Катнашучылар ике номинациядә һәм алты категорияле төркемдә хезмәткәрләр санын исәпкә алып сайланачак.
Бәйгене Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештыра. Катнашу өчен гариза һәм тиешле документларны Хезмәт министрлыгына ике ысул белән җибәрергә мөмкин: почта аша яки электрон форматта «республика конкурсына документлар – "гаилә кыйммәтләренә ярдәм итү буенча эш бирүчеләрнең иң яхшы корпоратив практикасы (программасы)" тамгасы белән mtsz@tatarstan.ru адресына юлларга була. Гаризалар 2025 елның 16 августыннан 15 октябренә кадәр кабул ителә. Катнашу – бушлай. Бәйге турында тулырак мәгълүмат ТР Хезмәт министрлыгы сайтыннан алырга мөмкин. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 557-21-23, 557-21-15.
Фото Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы сайтыннан
Комментарийлар