Шәриф Камалның улы белән хат алышуы турында интерактив күргәзмә
Татар китабы йортында 16 июньдә 17:00 сәгатьтә язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә ачыла. Хатларда совет чоры студентының гади тормыш хәлләре һәм Бө...
            Татар китабы йортында 16 июньдә 17:00 сәгатьтә язучы Шәриф Камалның улы Йосыф Байгилдиевнең хатларына багышланган интерактив күргәзмә  ачыла. Хатларда совет чоры студентының гади тормыш хәлләре һәм Бөек Ватан сугышы белән килгән үзгәрешләр тасвирлана. Күргәзмә Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан оештырыла, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте. Биредә Шәриф Камал гаиләсенең бай эпистоляр мирасы турында лекция дә укылачак.
Интерактив элементлар белән баетылган күргәзмә гади егет тарихын күрсәтәчәк. Биредә Йосыфның хатларын укып та, ишетеп тә, хәтта күчереп язып алып та булачак.
«Йосыф хатлары» күргәзмәсе Татар китабы йортында 16 июньнән 25 августка кадәр эшләячәк.
Керү ирекле. Белешмәләр өчен: (843) 590-80-67, t.me/shaykhin
        
Комментарийлар