Пензада Сабантуй гөрләде
3 июнь көнне Пенза өлкәсендә Пачелм районының Решетино һәм Каменский районының Кабылкин (Кобылкино) авылларында татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй узган. Бу хакта Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни...
            3 июнь көнне Пенза өлкәсендә Пачелм районының Решетино һәм Каменский районының Кабылкин (Кобылкино) авылларында татар халкының милли бәйрәме — Сабантуй узган. Бу хакта Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә. Кобылкино авылында бәйрәм басу-кырда традицион аш үткәрү белән башланып киткән. Бар халык шунда басуда ук аш-су әзерләгән.

Решетино авылында бәйрәм ат чабышы белән башланган.

5 чабышның берсе Татар автономиясе призына булып, монда атка атланган җайдаклар узышкан. Калган чабышларда тарантаска җигелгән атлар ярышкан.

Пенза өлкәсе Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Җиһанша Туктаровның котлау-сәламнәрен бәйрәмнең тантаналы өлешендә халыкка ирештереп, хезмәт алдынгыларына Татар автономиясеннән мактау кәгазе һәм бүләкләр тапшырганнар.
 
Сабантуйлар алга таба Сура крае районнарында дәвам итәчәк.
Татар-информ мәгълүматлары буенча
        
Комментарийлар