Музей – тәрбия үзәге ул
Лаештагы Г.Р.Державин исемендәге туган якны өйрәнү музее – республикабызда экспонатларга иң бай музейханәләрнең берсе.
Монда борынгы чорлардан алып бүгенге көнгә чаклы сакланып калган табигый һәм кеше кулы ясаган бик күп әйберләр белән хозурланырга, Лаеш җире, анда яшәгән халыклар, күренекле шәхес Державин хакында бик күп материаллар белән танышырга була. Бирегә Россиянең төрле төбәкләреннән туристлар даими агылып тора. Мәктәп укучылары өчен музейханә төрле предметлар буенча өйрәнү мәйданчыгы да әле.
Лаештагы 1 нче мәктәп директоры, хезмәт укытучысы Эльмира Ирфан кызы Абетдинованы укучылары белән биредә очратуыбыз да очраклы түгел иде. Бу уңайдан фикерләре белән уртаклашты.
(Музей эшчәнлеге белән тулырак «Магариф» журналының киләсе саннарында танышырга мөмкин булыр.)
Автор фотолары
Комментарийлар