Милли традицияләргә, туган телгә тугрылык саклап
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы «Мәгариф системасында туган телләрне саклау һәм үстерү: стратегия һәм технологияләр» шигаре астында милли белем бирүче мәктәпләр җитәкчеләре, анда эшләүче педагоглар, милли мәгариф методистлары, галимнәр катнашында республика август киңәшмәс кысасында секция утырышы узды. Быел бу чара татарлар күп яши торган борынгы Саба җирендә узды.
Анда катнашучылар туган телләрен үстерү мәсьәләләре, аларны өйрәнүнең яңа методикалары турында фикер алыштылар, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Районның мәгариф оешмаларында, методик мәйданчыкларда күрсәтелгән осталык дәресләрен, чыгышларны башка төбәкләрдән килгән коллегалар зур кызыксыну белән карадылар, тыңладылар.
Методик мәйданчыкларда һәм пленар утырышта чыгышларны тыңлап фикер алышканнан соң, чарада катнашучылар Резолюция кабул иттеләр. Анда татар халкының бай мирасын, милли традицияләрен популярлаштыру, белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтү юнәлешендә дәүләт оешмаларының эшчәнлеген уңай яктан билгеләргә дигән тәкъдим булды. Россия гражданнарының туган телдә аралашу, белем алуга хокукларын гамәлгә ашыруда җәмәгатьчелек белән актив эш итү, үсеп килүче буында милли үзаң тәрбияләүнең заманча алымнарын эзләү кирәклеге ассызыкланды.
РФ Конституциясендә билгеләнгән туган телдә белем алуга һәм туган телне, милли-мәдәни традицияләре өйрәнүгә булган хокукларын гамәлгә ашыру өчен шартлар булдыру һәм шул нигездә лаеклы алмаш үстерү кирәклеге билгеләп үтелде.
Идел буе халыкларының мәдәнияте һәм көнкүрешен чагылдырган театраль күренешләрне караганнан соң, киләчәктә болар тарихта гына калмасмы, туган телләрне, милли традицияләрне югалтмабызмы, дигән борчылу да бар шул.
Киләсе уку елында 5–7 нче сыйныфларда укучылар «Безнең төбәк тарихын» Россия тарихына өстәмә буларак өйрәнәчәк. Аларга төрле милләт халыкларының мәдәни кыйммәтләре, традицияләре, милләтара һәм динара татулык хакында сөйләячәкләр. «Җәмгыять белеме» дәресләре бары тик 9, 10 нчы һәм 11 нче классларда гына укытылачак. Моңа кадәр аны 6–7 нче сыйныфларда ук өйрәнәләр иде.
Телләр укыту мәсьәләсен һәр мәктәп, ата-ана үзенчә хәл итәргә тиеш дисәк тә була. Бердәм дәүләт укыту стандартларында ничек кабул ителгән шулай дәвам итәр.
Автор фотолары
Комментарийлар