Логотип Магариф уку
Цитата:

“Мәгариф” редакциясе баш мөхәррире хаҗ сәфәрендә

Быел хаҗ кылу йолаларын башкару өчен Согуд Гарәбстаны Корольлегенә республикадан барлыгы 1800 кеше бара. Алар арасында “Мәгариф”, “ Гаилә һәм мәктәп” журналларының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова да бар.

“Мин хаҗ сәфәрендә, – дип хәбәр итә ул үзенең ВКонтакте төркемендә. – Ахыргы көнгәчә бару-бармау мәсьәләсе ачык булды. Визалар ел да үзгәреп тора, быел, мәсәлән, туристик виза белән керү рөхсәт ителми. Аннан прививка дигәне дә бар. Менингит һәи ковид19 га халыкара сертификат та кирәк иде... Мин икенчесен ясатырга өлгермәдем, чөнки Казанда ул елап эзләсәң дә табалмаслык дәрәҗәдә юк иде. Аннан... Хаҗга Аллаһ Үзе кунакка дәшә дигән гыйбарәне белгәнгә, сабырлык сынадык.
РФ Диния нәзарәте һәм меценат Сөләйман Кәримов быел 5000 кешене хаҗга юллады. Быелгы сәфәр Ватанны саклаучылар елына багышланды. Хаҗилар арасында яугирләр, һәлак булганнарның туганнары күп. Быел укылган догаларның иминлек һәм тынычлык өчен багышлануына шикләнмим.
3 тәүлек юлда булдык. Башта Мәскәүгә, аннан Кувейтка, аннан Җиддәгә очтык, Мәдинәгә 5 сәг автобуста бардык. Юлда Пакистан дип аталган мәчетле тукталыш ясадык. Төрле кешеләр, төрле гадәтләр. Юллар – тормыш артериясе инде ул».

Бүген Гөлүсә Закировалар   төркеме Мөхәммәд с.г.в. кабере янында булды. Изге урыннарда хаҗ кылучыларны фикъһ – йолаларны үтәү кагыйдәләрен, гарәп һәм татар телләрен, Согуд Гарәбстаны Корольлеге кануннарын белгән тәҗрибәле җитәкчеләр озата бара. Хаҗ дәвамында алар хаҗиларга киңәшләр бирә, йолаларга өйрәтәләр, шулай ук хаҗ турында вәгазьләр сөйлиләр. Ә төркем җитәкчеләр хаҗ һәм гомрә үтәү тәҗрибәсеннән, шәригать фәннәрен һ.б. белү дәрәҗәсеннән чыгып сайланды, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.

Моннан тыш, һәрбер төркемгә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән табиблар беркетелде. Алар хаҗиларның сәламәтлеген бөтен хаҗ кылу барышында кайгыртып торачак. Табиблар барлык кирәкле медицина җиһазлары һәм медикаментлар белән тәэмин ителгән. Һәр кунакханәдә оештырылган медицина пунктлары тәүлек әйләнәсе эшли. Гомумән алганда, 2025 елда, хаҗиларның сәламәтлеген кайгырту өчен, кардиологлар, травматологлар, гинекологлар, йогышлы авыруларны дәвалаучы һәм башка табиблар – барлыгы 20 белгеч җәлеп ителде. Барлык хаҗилар да ковид, менингит һәм дифтериядән прививка ясаткан.

Гөлүсә Закирова фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ