Логотип Магариф уку
Цитата:

«Илһам Шакировка багышлау» винил форматында чыга

«Илһам Шакировка багышлау» дип аталган зур мәдәни проект яңа этапка чыга – Yummy Music ләйблы әлеге альбомны коллекцион винил рәвешендә чыгарачак, дип хәбәр итә проект авторлары.

Илһам Шакиров мирасына багышланган бу проект соңгы елларда Татарстан күләмендә иң күренекле музыкаль вакыйгаларның берсенә әверелде. Альбомны яздыруда 50 дән артык музыкант катнашты: Юрий Федоров җитәкчелегендәге Yummy Music Band, Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов, Илгиз Шәйхразиев, Илгиз Мөхетдинов, Руслан Закиров, Эльвира Мифтахова һәм Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры. Илһам Шакиров репертуарындагы классик җырлар заманча аранжировкалар һәм милли музыкаль традицияләргә ихтирам белән тере төркем башкаруында яңача яңгырый. Тышлык дизайнын ясаганда танылган фотограф Булат Арслановның эксклюзив фотолары кулланылды.

Әлеге проект Казан парклар һәм скверлар дирекциясе һәм Yummy Music ләйблы тарафыннан Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

100 данә белән чикләнгән винил партисен 2026 елның 27 февраленә кадәр алып була. Пластинкалар июнь башында әзер булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ