Балаларны күңелле һәм файдалы ял көтә
Балалар җәйге каникул чорына аяк басты. Ялны файдалы һәм нәтиҗәле үткәрү җәһәтеннән Татарстан мәчетләре инсаннарга рухи-сәламәтләндерү курслары тәкъдим итә. Күркәм гадәт буенча белем бирү, танып белү һәм күңел ачу чаралары кысаларында сабыйлар өчен кызыклы программалар әзерләнгән. Әхлак һәм тәрбия, ислам нигезләре, Коръән дәресләрен, шулай ук күңелле чаралар: шаян уеннар, бәйгеләр, Сабантуйларны һ.б.ны үз эченә ала.
Татарстан Диния нәзарәте сайтында балалар өчен җәйге каникул ялларын оештыручы Казан һәм Татарстан мәчетләренең исемлеге дә урнаштырылган. Монда күрсәтелгән адреслар буенча, мәчетләргә мөрәҗәгать итеп яки телефон номерлары буенча шалтыратып язылырга мөмкин. Шул ук исемлектә рухи-сәламәтләндерү курсларының үткәрелү вакытлары да күрсәтелгән. https://dumrt.ru/news/news_31993.html
Казанда:
“Гаилә” мәчете, Җәүдәт Фәйзи урамы, 2
“Тынычлык” мәчете
“Нур әл-Ислам” мәчете
“Иман нуры” мәчете, Дорожная урамы, 32а (Нагорный бистәсе)
“Бистә Нуры” мәчете, Пионерская урамы, 5
Апанай мәчете, Каюм Насыйри урамы, 27
“Өмет” мәчете, Школьная урамы, 4 (Борисоглебск бистәсе)
“Әмәт” мәчете, Дачная урамы, 3а йорт
“Әхмәдзәки” мәчете, Осиновский тыкрыгы, 16а (Залесный бистәсе)
“Рәхмәтулла” мәчете (Симонов урамы, 2)
“Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге Ал Таң” мәчете (Имәнлек урамы, 2в)
Фото: Татарстан Диния нәзарәте сайты
Комментарийлар