Әстерхан мәктәбе директорына Татарстанның атказанган укытучысы исемен бирделәр
Әстерхан өлкәсендә үткән Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерхан каласының Габдулла Тукай исемендәге 74 нче урта гомуми...
Әстерхан өлкәсендә үткән Бөтенроссия авыл Сабан туенда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әстерхан каласының Габдулла Тукай исемендәге 74 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Надежда Гоголевага «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирде.
Документта мактаулы исем Гоголевага мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен бирелгән, диелә .
Әстерханда бу мәктәп 1926 елда төзелгән. 19.... елда бөек шагыйрь Г.Тукай исеме бирелә. Надежда ханым – мәктәпкә шушы исемне бирүдә һәм татар телен укытуны саклап калу өчен тырышып йөргән кеше. Әлеге мәктәп турында "Мәгариф" журналының киләсе саныннан укый алырсыз.
Миңнеханов икенче карар белән Олимпия чемпионы Б.Г.Кузнецов исемендәге спорт мәктәбенең грек-рим көрәше буенча тренеры, Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте әгъзасы Фәрит Кадыйровка «Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре» исемен тапшырды. Ул физик культура һәм спорт үсешенә зур өлеш керткәне өчен бүләкләнде.
Моннан тыш, Әстерхан өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни мохтарияте рәисе Динара Мәҗитовага татар милли мәдәниятен үстерүгә һәм саклауга зур өлеш керткәне өчен «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде.
Фәния Лотфуллина
Поделиться:
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Арчада туристлар слеты булып узды
Сәяхәт итәргә кайсыбыз гына яратмый икән?! Бу җәһәттән, Арча районы мөгаллимнәренә җитми инде! Шулай булмаса, яз белән җәй фасыллары үзара кул бирешкән бу көннәрдә үзләрендә шаулап-гөрләп туристлар сл...



Туристик слетның беренче көнендә тантаналы ачылыштан соң укучылар өчен спорт туризмы буенча ярышлар уздырылды, аерым алганда, спорт ориентлашуы буенча командалар үз осталыгын күрсәтте, бауны төйнәп бәйләүдә, палаткаларны сүтеп-җыюда ярыштылар.
Командалар шулай ук поход ашамлыклары да әзерләп күрсәттеләр.

Конкурсның беренче көне җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы һәм җыр конкурсы белән төгәлләнде, Слетның икенче көнендә катнашучылар катамараннарны суда иярли алу осталыклыкларын күрсәттеләр, җәяү йөрү дистанциясендә ярыштылар.
Таһир САБИРҖАНОВ
Фото: arskmedia.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегезЯңалыклар
-
«Алтын каләм» 29 нчы тапкыр
-
Укытучылар «Мөһим сөйләшүләр» премиясе номинациясендә катнаша ала
-
«Хәтер яктысы» бәйгесе нәтиҗәләре. Фоторепортаж
-
Җиңүчеләрне музейга чакырдык
-
KazanForumда «Юниорлар лигасы» яшь пешекчеләр турниры старт алды
-
Милли җырга яңа сулыш!
-
«Акыллы уеннар» чемпионаты узды
-
Мәктәп укучылары өчен яңа туристик маршрут эшлиләр
-
Казанда балалар өчен халыкара футбол турниры узачак
-
Галимнәр ветеран фән эшлеклеләрен искә алды
-
Татарстан укучыларына өч фән буенча уңышлары өчен премия түләячәкләр
Ишетми калмагыз
Аудиоязмалар
-
Гильм Камай
-
Җәлилнең якын дусты
-
Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"
-
Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"
Комментарийлар