Төрекмәнстан рәссамы Казанда
«Хәзинә» Милли сәнгать галереясында төрекмән рәссамы, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Бердигулы Амансахатовның шәхси күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә Казанда узган XVI БРИКС саммитына багышлана. Ачылышта ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, Төрекмәнстанның Казандагы Генераль консулы Гуйч Гараев катнаштылар.
Күргәзмәдә авторның 2013–2022 еллар аралыгында иҗат ителгән шәрык рухы, суфичылар шигърияте белән өретелгән 43 әсәре тәкъдим ителә. Шуларның берсе дөнья тарихындагы мәгълүм символлар сурәтләнгән, «XXI гасыр парадокслары» дигән эшен Бердигулы Амансахатов Казанның Сынлы сәнгать музеена бүләк итеп калдырачак.
— Миңа калса, “Дөньяны матурлык коткара” дигән сүзләрне дә беренчеләрдән булып суфичылар ишеттергәндер. Аларның шигърияте дә матурлыкка мәдхия укый. Нәкъ менә суфичылар фәлсәфәсе мине әлеге шәкелне эшләргә этәрде дә,– ди автор.
Сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалеева “Шәрык дөньясының тантанасы, җирдәге оҗмах” дип атады эшләрне.
Бердигулы Амансахатов – зур тормыш юлы узган рәссам. Башта ул 1966–1970 елларда Ашхабадтагы Ш.Руставелли исемендәге училищеда станлы нәкыш бүлегендә укый. Аларны әле генә Ленинградта, Мәскәүдә, Ташкентта сынлы сәнгать институтларын тәмамлап кайткан яшь белгечләр укыта. Училищены бик яхшы билгеләренә генә тәмамлаган егет, армия хезмәтен үткәннән соң, 1974–1980 елларда Мәскәүдә В.И. Суриков исемендәге Дәүләт академик сәнгать институтында белем ала. Театр рәссамы, сценограф, нәкышче, педагог, Россия сәнгать академиясе академигы, Россиянең халык рәссамы М.М. Курилко-Рюмин остаханәсендә укыган ул еллары да матур хатирәләргә бай. Казанда иҗат итүче рәссам Наилә Халитовна Кумысникова белән дә ул бер сукмактан атлаган заманында. “45 елдан соң бер-беребезне көчкә таныдык”,– дип шаярттылар алар.
– Мин беренче курска кергәндә, Берди (без аны шулай дип йөрттек) инде 4 нче курста иде. Аларның курсы белән безнекеләр бик тыгыз аралашты. Аның Казанга килүе көтелмәгән, сөенечле яңалык булды минем өчен. Бер үк укытучыда М.М. Курилко-Рюминда укыдык. Укытучыбыз һәркайсыбызның күзгә күренгән сыйфатын үстерергә тырышты. Берди электән ачык, эчкерсез кеше буларак күңелгә кереп калган. Иҗаты да үзе кебек якты, эчкерсез,– ди Наилә ханым.
Бердигулы Амансахатов – театр әһелләре арасында да, нәшриятларда да, кинематографиядә дә үзен киңкырлы рәссам буларак таныткан шәхес.
Әкияти матурлыкны ул кечкенәдән апа-абыйлары белән гөр килеп ишле гаиләдә үскән, кичләрен әниләре укыган риваять-әкиятләрне тыңлаган чакларда ук (аннан башка да гаиләдә ун бала үсә) тоя башлый.
–Әтием театрны бик ярата иде, бер генә премьераны да калдырмады. Ашхабад театры артистлары килсә, безгә дә бәйрәм булыр иде. Үсә төшкәч авылдан китеп, интернат-мәктәптә укыганда, “Мең дә бер кичә” кебек кечкенәдән таныш сюжетларны үзем үк эзли башладым. Иҗади шәхес тәрбияләү өчен бер дигән мохит иде анда. Дрезден галереясы, Эрмитаж турында да укытучыларыбыздан ишетеп белә идек. Алар бездә сәнгатькә, иҗатка мәхәббәт тәрбияләде, фикер йөртергә, нәтиҗә ясарга өйрәтте. Ә институтта, гомумән, безне рәсем ясарга гына түгел, ә шәхес буларак үсәрлек, зәвык тәрбияләрдәй мохиттә булуыбызны кайгырттылар, хәтта ничек сөйләшергә, ничек киенергә, үзеңне ничек тотарга өйрәттеләр. Мин аларга гомерем буе рәхмәтле,– ди рәссам.
2010 елда басылып чыккан каталогын да ул нәкъ менә үзенең яраткан укытучысы, академик Михаил Михайлович Курилко-Рюминга багышлый.
1979 елда институтны бик яхшы билгеләренә тәмамлаган егетне Чарджоу (хәзер Туркменабат) шәһәрендә яңа ачылган С. Сәйди исемендәге музыкаль драматик театрның баш рәссамы итеп билгелиләр. Бердигулы Амансахатов шуннан соң да, хәзер дә берничә театрның баш рәссамы булып тора. Күп кенә Халыкара фестивальләрдә «Иң яхшы сценография өчен» бүләкләргә лаек була. Авторның эшләре Россия, Төрекмәнстан музейларында һәм Россия, Үзбәкстан, Литва, Төркия, Һиндстан, Израиль, Франция, Германия, Швеция, АКШта шәхси тупланмаларда саклана.
Күргәзмә 8 декабрьгә кадәр эшләячәк.
Автор фотолары
Комментарийлар