Татарның аш-су осталары дөньякүләм аренада
Татарстанның аш-су осталары дөньякүләм конкурсларда призлы урыннар яулый. Туниста узган аш-су бәйгесендә Россия даны өчен Казанның танылган ресторан шеф-повары Рөстәм Рәхимов көрәште.
Татарстанның аш-су осталары дөньякүләм конкурсларда призлы урыннар яулый. Туниста узган аш-су бәйгесендә Россия даны өчен Казанның танылган ресторан шеф-повары Рөстәм Рәхимов көрәште.
Дөньяның төрле 16 иленнән җыелган оста пешерүчеләр арасында Казанннан Рөстәм Рәхимов призлы икенче урын яулаган. Ризыкны ул татарның милли ашлары элементы (кияү пәрәмәче) кертеп әзерләгән…
Бүген Татмедиа журналистлары белән Казан шәһәре, ТР Рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов, рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе идарәсе рәисе, МемСол ресторан холдингына нигез салучы Михаил Шәрипов һәм шеф-повар Рөстәм Рәхимов очрашты.
– Татарстанның аш-су осталары дөньяда оештырыла торган конкурсларда еш катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар яулый. Безнең осталар талант һәм тырышлыклары белән һәрвакыт аерылып тора. Данлыклы Юныс Әхмәтҗановка лаеклы алмаш – яшьләр тәрбиялибез, – диде Зөфәр Гаязов.
Михаил Шәрипов исә аш-су остасы һөнәре популярлаша баруына басым ясады. Әлеге һөнәргә яшьләрне мәктәп яшеннән үк кызыксындыра башлаганнар. Зөфәр Гаязов белдергәнчә, 8–9 нчы сыйныфны тәмамлаган укучылар җәйге каникул чорында кафе-рестораннарда официант булып эшкә урнаша алалар. Шул рәвешле алар әлеге өлкә белән кызыксына башлый.
Комментарийлар