Хастаханә әниләре
2024 елның феврале. Казан. Шәһәрне коточкыч яңалык тетрәндерә: бер яшьлек сабыйны бишенче кат тәрәзәсеннән ыргытканнар! Могҗиза белән кызны үтеп баручы ир-ат коткара. Исән калган баланы игезәк сыңары белән хастаханәгә озаталар. Ул караңгы төнне сабыйлар «хастаханә әниләре» белән уздырачак.
Ятим балалар еламый
«Хастаханә әниләре» – уникаль хәйрия проекты. Рәсми атамасы «бала караучылар» булса да, анда катнашучылар халык телендә инде күптән «әниләр». Арабызда яшәүче гап-гади ханымнар, әни кешеләр, дәү әниләр, кайчак әле ана булу кадерен татып карамаган яшь кызлар алар. Ә проект үзе – хастаханәгә эләккән ятимнәрне сыендыручы оя, ана назыннан мәхрүм калганнар өчен ярдәм. Күңел җылысы, йомшак сүз – иң беренче чиратта әнә шулар. Әмма авырып киткән ятим балалар өчен бу гына аз. Күбесенә караучы, кайгыртучы, ашатучы, дару каптыручы, авыруы җиңгән караңгы төннәрне ничек тә булса яктыртучы кирәк. Кечкенә Марсель кебек ятим балаларга аеруча. Бу малайга нибары 4 яшь, әмма шушы кыска гына гомерен ул хастаханә әниләре белән палаталарда үткәргән. Сабый белән керфек тә какмыйча уздырган төннәр, система астында үткән авыр көннәрне яхшы хәтерли аны караучылар. Марсель кебек йөри дә, утыра да, сөйләшә дә алмый торган балалар хастаханә әниләренең кайгыртуына ешрак мохтаҗ, алар монда күбрәк эләгә. Үз ата-анасы, туганнары өчен артык кашык булган сабыйлар ана җылысын шушы чит ханымнар аша тоя. «Гаепләмибез. Бу ‒ хастаханә әниләре арасында язылмаган канун. Үзәк өзгеч вакыйгаларга шаһит булырга туры килә, әмма гаепләргә ярамый. Ул гаилә тарихын белмибез бит, сәбәпләре – караңгы пәрдә. Хастаханә диварлары арасында ялгыз калган баланы карау, аңа аз гына булса да әни җылысын бирү – менә безнең максат. Табиблар, шәфкать туташлары дару белән, ә без күңел җылысы, кайгырту белән дәвалыйбыз», ‒ ди әлеге проектка нигез салучы Аделина Минһаҗева. 2009 елда яңа туган сабые белән хастаханәгә салалар аны. «Без улым белән аерым палатада, ә күршедә, пыяла тәрәзә аша гына, бәби караватларында нәни сабыйлар ята. Яннарында беркем юк, әмма алар еламыйлар, кычкырмыйлар да. Бу хәлне күреп шаккаттым мин. «Хастаханә әниләре» проекты барлыкка килгәч, барын да аңладым: ятим балалар еламый икән». 2010 елда Аделина үзе шундый балаларга ярдәм итү максаты белән «Хастаханә бала караучылары» проектын оештыра. Очрашуның башыннан ук аның белән күз яшьләре аша аралашабыз – йөрәкне елата торган вакыйгалар сөйли ул. Хәлләрнең ниндие белән генә очрашмаган, мең төрле мәсьәләне хәл итәргә күнеккән нәфис иңнәрнең шундый зур вазифа алып баруына ышанып та булмый – ана йөрәге таудан өлкән, диңгездән тирән шул. «Хастаханәдәге теге вакыйгалар берара онытылды да кебек. Инде бала ялында чагым. Шулай, Казанда яшәүче актив әниләр белән берләшеп, ятимнәр йортына йөри башладык, дөресрәге, шәһәрнең 18 нче хастаханәсенә кирәк-яраклар алып килдек. Ә соңрак монда вакытлыча яшәп торучы ятим балалар янына кабат килдек: уйнарга, аралашырга, бераз гына булса да күңел җылысы белән бүлешергә. «Хастаханә әниләре» проектының башы булгандыр инде бу». Ә аннары хәйрияче юлына Ольга Сазонова очрый. Бүген инде проектның социаль координаторы, белеме буенча мөгаллимә ханым бу өлкәдә тәҗрибә җыеп өлгергән була. «Ольга – проектыбызның йөрәге, – ди Аделина, үзе турында сөйләргә һич вакыт таба алмаган хезмәттәше турында. – Төн уртасында да хастаханәгә килгән ятимгә волонтёр, озак вакытка дәваланучы сабыйларга караучы табу аның җилкәсенә төшә. Мондый вазифада көн дә, төн дә юк – гел уяу булырга кирәк».
Еламаска!
Хастаханә әниләренең сигез алтын кагыйдәсе бар. Шуларның беренчесе һәм иң мөһиме – бала янына палатага кергәч елап җибәрмәскә. «Ә елыйсы килә, – ди волонтёр Карина Ионычева. – Сәламәтлегендә күп тайпылышлары булган, әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар янында күз яшьләрен тыеп тору бик авыр. Әйе, бу балалар башкалар кебек түгел, әмма алар да ут янганда сискәнеп куя, кул җылысын тоя, тавышны аера, мәхәббәтне таный, яхшы мөгамәләне сизә».
Проектта ике төр бала караучылар бар: берсе – нянялар, ягъни берничә көн, атна, хәтта айлар буе кизү тора алырлык кешеләр, алар өчен бу – эш урыны. Икенчесе – төп бала беренчеләре сменага чыкканчы, аларны тиз арада алмаштырып торучы волонтёрлар.
Гадәттә, алар балалар янында берничә генә сәгать була. Сабый белән күрешү вакытлары исәпле булса да, ике арада күзләрдән ерак йөрәк җепләре сузылып өлгерә. «Тимур янына барыр өчен, бөтен эшемне ташларга ризамын», ‒ ди волонтёр Лилия Шелуханова бер яшьлек «сабые» турында. Сабые, чөнки Лилия аның янында туганнан бирле: беренче елмаюы да, гүләүләре дә аның күз алдында. Ә ул авырып ятканда йокысыз төннәре, малайның реанимациягә эләккән чаклары – үзәгендә. «Тимур белән беренче тапкыр очрашкач, әз генә дә йокларга курыктым – бик борчылдым. Күзләремне йомсам, аның хәле начараер кебек иде», – ди бухгалтер булып эшләүче ханым. Бу сабый белән еш кизү тора ул. Проектның волонтёрлар чатында «Тимурга караучы эзлибез!» дигән хәбәрне укыгач та, ризалашканчы кырык тапкыр уйлый: «Булдыра алырмынмы? Мин табиб та, укытучы да түгел бит!» Монда исә һөнәр һәркем өчен бер – фәкать әни булу, әни ролен үтәү. Тимурын кулына алу белән шуны аңлый Лилия һәм проектта кала.
Бала гомере – бер букчада
Тәүге кизүендә Резедә Зотованы палата караватында орчык кадәрле генә яңа туган сабый көтеп тора. Бөтен булганы – бер кечкенә букча. Ә анда баланың туганда кулына беркетелә торган учка сыярлык кәгазь дә, ике пелёнка гына. Волонтёр кызга моны күрү бик авыр була, әйтерсең баланың бөтен гомере шушы бер букчага сыйган, дип искә алачак ул соңрак. Резедә бер тәүлек эчендә бала өчен бөтен кирәк-яракны юнәтә, хәтта тырнак кисәр өчен маникюр җыелмасын да. Хастаханә әниләренең бөтенесе диярлек шулай эшли. Әни йөрәге бит ул! Әнә Юлия Бәдретдинованы гына күрегез: кизүгә беркайчан да буш кул белән килми ул, кулында йә уенчык, йә өстәл уены. Гаилә җылысында үскән бала өчен болар биш минутлык сөенечтер, бәлки, хастаханәгә эләккән ятимнәргә юанычның ниндие генә әле.
Иң авыры – хушлашу
Республикабызда «Хастаханә әниләре» проекты ун елдан артык эшли. Шушы вакыт эчендә аның аша 500 дән артык нарасый узган. Болар – туганнан алып 5–6 яшьләргә кадәр балалар, арада үзен карый алмаучы олырак яшьтәге ятимнәр дә була. Кайсыдыр планлаштырылган дәвалау курсын үтәргә килә, димәк, аны карар өчен билгеләнгән әниләргә әзерләнергә вакыт бар. Икенче очрак: бала кисәк кенә авырып китә дә, аңа тиз генә караучы эзли башлыйлар. Сабый турында мәгълүмат җыярга, холкын чамаларга вакыт юк, кирәкле документлар, алмашка өс киеме, кирәк-ярак, анализларны кулга тотып чыгып чабасы. Әмма иң авыры алда санап үтелгәннәрнең берсе дә түгел әле. Бу эштә йөрәкне телгәне – хушлашу. Йокысыз төннәрнең, хәвефле көннәрнең, сөенечле иртәләрнең, азга гына булса да әни кочагында үткән кичләрнең азагы төрлечә була шул. Бик еш кына балалар белән мәңгелеккә хушлашырга, аларны соңгы юлга озатырга туры килә. Ә кайчак алар яңа әти-әниле булып куялар! Монысы инде хастаханә әниләренең шатлыклы күз яшьләре, иң зур теләкләренең чынга ашуы – баласын әти-әниле итеп күрү. Хастаханә әнисенең ятимне үз канаты астына алган очраклар да искәрмә түгел. Мисалга, волонтёр Анна кебек. Моннан берничә ел элек ул бер яшьлек Ильяны карарга килә. Сабыйның сәламәтлеге мактанырлык түгел: утыра да, йөри дә, хәтта ризыкны чәйнәп йота да алмый малай. Диагнозлары шулкадәр күп, табиблар хәтта алдагы язмышы турында сүз катырга да кыймый. Ә Анна баланы уллыкка ала да куя. Шул көннән башлап сабыйның тормышы баштанаяк үзгәрә, ул күзгә күренеп сихәтләнә башлый, куркыныч диагнозлар бер-бер артлы юкка чыга. Бүген Илья – башка балалардан берни белән аерылмаучы көләч йөзле малай. Могҗизамы? Түгел, дөньяда һәркемгә кемдер кирәк, ышаныч һәм җылы кирәк, ятимнәргә бигрәк тә дигән яшәеш фәлсәфәсенә бер дәлил.
«Ятим баладан сөт исе килми»

Аделина Минһаҗева, «Хастаханә бала караучылары» проекты җитәкчесе:
– Безгә ялкынланып, ярдәм итәм, дип килүчеләр шактый. Әмма алар арасында авыру һәм ятим баланы карарга әзер булганнары бармак белән генә санарлык. Сабый яткан палатага, могҗиза көтеп, илһамланып килгән кешеләр бераздан сүрелә. Чөнки авыручы ятим нарасый – өйдә күреп ияләнгән сабый түгел ул. Аның исе дә, карашы да, үз-үзен тотышы да бөтенләй башка. Ятим баладан сөт исе килми. Кайбер чакта өйдәге баланы юындырганда да борын җыерып куябыз бит, ә монда чит балаларны тәүлеккә 24 сәгать карарга кирәк. Өстәвенә каты авыручылар, гел ятып кына торучылар күп. Шуңа күрә проектта еш кына чынбарлыкка мәрхәмәт күзлегеннән караучылар кала кебек. Әлбәттә, бу күбрәк әниләр, озак эшләүчеләр арасында – дәү әниләр, алар тормыш авырлыгын күргән, тәҗрибәле, теләсә кайсы хәлне дә тыныч кабул итәләр. Бер волонтёр әтиебез дә бар әле, аның үз ярдәме, ныклы терәге. Әни булмаган кызлар да килә безгә, тормышка яшьләр позитивлык белән алдыра, тәҗрибәле әниләр кебек карый балаларны. Монда килер алдыннан тәрбиягә бала алырга уйлаучылар өчен махсус ата-аналар мәктәбен узарга киңәш итәр идем. Гомумән, бу мәктәпне үтү һәр әти-әнигә файдалы булыр кебек.
Аделина Минһаҗева фотолары





Комментарийлар