Логотип Магариф уку
Цитата:

Университетның диварлары да тәрбияли

Күренекле педагог, галим һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиев үзенең лекцияләрендә «Университетның диварлары да тәрбияли» дип әйткәли торган булган. Милли кадрларны университетта гына тәрбияләп буламы? Югары белем фәкать лаеклы, булдыра алырдай яшьләргә генә бирелергә тиеш түгелме икән? Мәктәп тәмамлаган һәр кеше югары уку йортына керергә хаклымы? Вузларга нинди яшьләр килә? Филологлар, татар теле белгечләре көн таләбенә туры китереп әзерләнәме? Әлеге сорауларны без «Туфан самавыры» тапшыруында күтәрдек. Кунагыбыз – филология фәннәре докторы, Казан университетының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы профессоры, Каюм Насыйри институты директоры Әлфия Йосыпова. Әлфия ханым – татар теле һәм әдәбияты белгечләре әзерләгән данлыклы галимнәр, остазлар плеядасы буынын тоташтыручы педагог та әле ул. Аның фикерләре журнал укучыларыбызга да кызыклы булыр.

Бүгенге төп милли кадрларны әзерли торган югары уку йорты – Казан федераль университеты. Монда сүз татар теле һәм әдәбияты укытучысы әзерләү турында гына бармый. Мәктәптә башка фәннәрне татарча укыта алырлык һәм балаларга милли тәрбия бирерлек кадрлар тәрбиялибез. Моңа мисаллар да китерә алабыз. Инде алты ел дәвамында безнең институт базасында Татарстан Хөкүмәте карары белән математика, физика, тарих, чит телләр, музыка, рәсем укытучылары әзерләнә. Әлеге студентларны милли мохиттә тәрбияләү бик мөһим. Математика, информатика, физиканың күпмедер өлеше татарча да укытыла. Шуның өстенә инглиз телен ныклап өйрәнәләр һәм, киләчәктә мәктәптә, гимназиядә, лицейда үзләренең фәннәренә өстәп, инглиз телен дә укыта алачак белгечләр булалар.

 

Казан университеты элек Татарстан күләмендә танылган булса, хәзер аның абруе тагын да артты. Дөньякүләм галимнәр белән аралашу мөмкинлеге туды. Төрле илләрдән килеп, остазлар студентларга дәресләр бирә. Студентлар алмашу бар. Хәзер күбрәк Көнчыгыш илләре белән эшлибез. Казахстан белән уртак проектларыбыз шактый. Төркиягә бару мөмкинлеге бар. Үзбәкстан белән дә тыгыз эшлибез. Үзем өч ел рәттән Бохара университетында татар теленнән лекцияләр укыйм, чөнки үзбәк филологиясендә «икенче төрки тел» дигән фән бар. Алар татар телен аңлый, чөнки үзбәк белән ул кардәш телләр. Рус югары мәктәбендә уртак магистратура программасы төзелде. Бохара университетында рус теле өйрәнүче магистрлар укуын тәмамлаганда ике вузның: Казан университеты, һәм Бохара университеты дипломнарын алачак. Шундый ук программалар Ташкент университетында да бар.

 

Каюм Насыйри институты  ул – бик тә кызыклы проект. Менә 10 ел инде татар телен, мәдәниятен чит илләргә танытабыз. Төп эшчәнлек үзәкләр аша башкарыла. Төп офисыбыз Габдулла Тукай исемендәге югары мәктәп структурасында санала. Аның үзәкләре Россия территориясендә татарлар күпләп яшәгән төбәкләрдә һәм чит илләрдә. Беренче үзәкне ачканда, Россия башкаласы Мәскәүдән башлаган идек. Ә чит илдәгесе Астанада Николай Гумилёв исемендә Евразия милли университетында ачылды. Хәзерге вакытта 15 үзәгебез бар. Әле күптән түгел генә Белоруссиядә ачып кайттык. Рус телендә дә татар мәдәнияте турында лекцияләр укыйбыз. Барлык үзәкләрне тоташтырып, онлайн-лекцияләр дә уңышлы уза. Без укыган чор белән чагыштырганда, студентлар арасында гарәп имласын белүчеләр шактый күп. Намаз укучы студентлар бар, шуңа алар гарәп графикасы белән бик теләп кызыксыналар. Борынгы газета-журналлар буенча гыйльми эш язучы яшьләр булуы да куандыра.

 

Татар белгечлекләрен үзләштергән яшьләрнең юллары һәрвакыт ачык. Алар эшсез калмый. Бездә ике төркем әзерләнә. Берсе – педагогика юнәлеше – татар теле әдәбияты, чит тел укытучылары; икенчесе – филология – татар теле, әдәбияты һәм журналистика юнәлеше. Филологларны соңгы елларда журналистика кушымтасы белән укытабыз, тәрбиялибез. Алар телевидениегә, «Татмедиа»га эшкә урнаша. Университет мөгаллимнәре заман белән бергә атларга тырыша. Хәзерге журналистларга кирәк булган сторис, рилсларны, подкастларны студентлар белән эшләргә үзләре дә өйрәнә. Институтта менә дигән студия ачылды. Теория белән практика бергә алып барыла.

 

Безнең институт мәктәп балалары белән эшли торган педагогик класслар оештырды. Әлеге классларга укучылар килә. Алар киләчәктә укытучы булырга әзерләнә. Профориентация юнәлешен күп алып барабыз. Мәктәп балалары өчен оештырылган олимпиада, төрле чараларда үз институтыбыз турында сөйлибез. Студентлар каникул вакытларында үзләре укыган мәктәпләргә барып, шулай ук белем ала торган бүлекләр турында тулы мәгълүмат биреп килә. Тик шунысын да аңларга кирәк: һәр ата-ана баласының татар бүлегенә баруын теләми. Фәлән йөзләр түләп, икътисад бүлегенә кертергә омтылалар. Безгә менә шушы проблеманы да хәл итәргә кирәк.

 

Татарстанда татарлар өчен бөтен нәрсә бар. Без моның кадерен генә белмибез. Ә бит читтәге татарларда милли горурлык хисе дә яши. Шул ук миллиардлы Кытайның 3 мең 200 татарында, Европа уртасындагы Финляндиядә, Төркиядә яшәгән милләттәшләребездә ул шулай ук бездән көчлерәк...

 

Педагогика университеты булырга тиеш! Укытучы әзерләү ул бөтенләй башкача процесс бит. Казан федераль университетының һәр институтында педагогик юнәлеш бар. Әмма алар җитәрлек түгел, шунлыктан мәктәпләрдәге кадрлар кытлыгын хәл итә алмый. Әле бит алар, диплом алгач та, мәктәп бусагасын атлап керергә ашыкмый. Барганнары да 1–2 елдан ташлап китәргә мөмкин. Педагогика университеты булса, анда бер төркем урынына биш төркем оештырылса, мәсьәлә бәлкем хәл ителер иде. Мәктәп системасында яшь укытучыларга остазлык мәктәбе оештыру да уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәктәпләрдә заманча, фикерле мөгаллимнәр булуын телибез.

 

Абитуриентлар БДИ нәтиҗәләре белән генә килми. Безгә укырга керер өчен, ике имтихан кирәк: рус теле һәм җәмгыять белеме. Өченче имтиханны – татар телен без үзебез алабыз. Формаль күрсәткечләр белән генә студент булып булмый. Ә тулаем алганда, ни кызганыч, югары белем алуның кадере бетте... Чүпрәле районының Шәйморза авылында бер сыйныфта 30 бала укыдык. Шуларның дүртесе генә югары уку йортына керде. Калганнары техникум, училищеларга таралышып бетте. Ә хәзерге вакытта заводларда станоклар бушап калды...

 

Әңгәмәне биредә карарга мөмкин:

https://vk.com/gaile_mektep?z=video224448268_456239180%2F4b6a4ab518a99f27f9%2Fpl_wall_-59269809

Мөршидә Кыямова әзерләде

Альберт Сабир фотолары

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ