Мин мәктәпкә барам
«Укытучы булу өчен, берәүләргә еллар кирәк, икенчеләргә – айлар... Сез беләсезме, укытучы кайчан чын мәгънәсендә укытучы булып җитә? Үзенең эше төшенә керә башлагач. Укытучының төшенә бары тик бер генә сюжет керә: дәрес башланасы икән. Укытучы әнә шул дәресенә әзерләнмәгән...»
Мөхәммәт Мәһдиевнең ярым шаярып, ярым моңсуланып язган әлеге юлларын кат-кат укыйм. «Укытучы әнә шул дәресенә әзерләнмәгән...» Бу сүзләр мине дә сискәндереп җибәрә... Югыйсә узган тормышыма борылып карасам, гомеремнең утыз елы, нәкъ Мөхәммәт абый әйткәнчә, «дәрескә әзерләнеп» үткән икән. Унынчы сыйныфны тәмамлап, укытучы һөнәрен сайлаганда, мин аның, мәктәп баласы кебек, һәр көн дәрескә әзерләнергә тиеш булуын күз алдына да китермәгәнмендер, бәлки. Ул вакытта мин укытучы об р а з ы н а гашыйк идем. Менә Укытучы (ә ул, ни өчендер, нәкъ минем беренче мөгаллимәм кебек, ак кофта, кара костюмнан, чәчләре матур итеп артка җыеп куелган) сыйныфка килеп керә, урыннарыннан торып баскан балалар белән салмак кына исәнләшә; укучыларга карап, бер мизгелгә тынып кала. Гүя һәрберсе белән эчтән генә сөйләшеп, хәлләрен сорашып ала. Аның күзләрендә әниләргә хас кайгыртучанлык, ярату, әтиләрнекедәй таләпчәнлек, хәтта кырыслык та чагыла кебек. Шул ук вакытта беләсең: кайчакта бик зур булып тоелган дөнья алдында үзеңне кечкенә итеп сизсәң, син бу апага килеп ышыклана аласың, чөнки ул сине беркайчан да кыерсытмаячак, кире бормаячак, җил-давылдан якларга тырышачак... Минем аңымда Укытучы образы әнә шулай гәүдәләнә иде, һәм мин, әле дә шул образны күңелемнән җуймыйча, шуңа охшарга тырышып, һәр көн укучыларым белән: «Исәнмесез, балалар. Утырыгыз», – дип исәнләшәм...
Укытучы һөнәренең башка, чит-ят күзләрдән яшерелгән яклары миңа педагогик белем алганда ачыла башлады. Чиста-пөхтә киенеп, укучылар алдына чыгып басу һәм матур итеп исәнләшү – ул әле «укытучы булдым» дигән сүз түгел икән. Моның өчен әле тагы бик күп укырга, тәҗрибә тупларга кирәк икән. Мәктәптә узган һәр көн ул – үзе бер кечкенә генә тормыш. Бигрәк тә урта яшьтәге укучылар белән эшләве кызыклы да, авыр һәм катлаулы да. Бу чордагы укытучы эшен мин образлы итеп, чүлмәк ясаучы һөнәре белән чагыштырыр идем. Менә оста кулларыңда яхшы үзләнгән, җитешкән, әзерләнгән материал – балчык. Аның нинди төстә, нинди үзлектә һәм тыгызлыкта булуына карап, чүлмәкче ниндирәк савыт – гаҗәеп нәфис кытай вазасы, әллә инде тормыш-көнкүрештә бик кирәкле булган сөт чүлмәге яисә чынаяк килеп чыгасын чамалый һәм оста куллары белән тиешле шәкелгә сала башлый... Укытучы да шулай – әгәр бу чорда укучыдагы сәләтне күреп-сизеп ала һәм үстерә белмәсә, ул чын мәгънәсендә мөгаллим түгел... Ай-һай, диярсез сез, ничек инде, әйтик, тынгысыз, бер минут та тиктормас малайда укытучы бөек татар шахматисты Рәшит Нәҗметдинов дәвамчысын күрә алсын икән? Күрергә тиеш, чөнки бу малай узган атнада мәктәпкә килгән спорт остасына «шаярып кына» мат куйды... Һәм бу турыда инде онытты да. Укытучының эше – малайга әлеге сәләте турында аңлату, үзен сынап карарга өндәү һәм кызыксындыру, кызыксындыру...
Әлбәттә, һәр укучыда мондый даһилык булмаска да мөмкин, ләкин һәр укучыда индивидуальлек яши, һәр укучы – үзенчәлекле шәхес. Борынгы Грециядә яшәгән Прокруст исемле юлбасар турында легенда сакланып калган. Прокруст юлчыларга һөҗүм итә, аларны ике төрле ятакка салып тигезли икән: кыска буйлыларны озын ятакка салып, гәүдәләрен тарттырган, озын буйлыларны кыска ятакка туры китереп, аякларын кискән. Мондый «тигезләү», кызганыч, бүгенге көндә дә очрый: укучыларны бары тик яхшыларга һәм начарларга гына бүлү яшәп килә. Туганда кеше балалары барысы да бертөрле, тигез булып туалар, тик үсә башлагач, иҗтимагый шартлар аларны бер-берсеннән аерып куя. Тәртибе, укуы начар булган баланың күңелендә бик зур фаҗига ятарга мөмкин. Гадәттә, мондый күңелсезлекләрнең башы гаиләгә барып тоташа. Димәк, укытучы бала белән генә түгел, аның әти-әнисе, якыннарының тормышы белән дә кызыксынырга, кирәк очракта ярдәм кулы сузарга тиеш.
Укытучы никадәр генә яхшы күңелле, кайгыртучан булмасын, ул иң беренче чиратта – белем бирүче, һәм бу турыда бер мизгелгә дә онытырга ярамый. Белем алу өчен укучыда тәртипкә өйрәнү, үз-үзенә таләпчәнлек хисләре тәрбияләнергә тиеш. Бала мәктәпкә килгән икән, димәк, аның китаплары, өй эше хәзерләнгән дәфтәрләре, кирәкле әсбаплары булырга тиеш, дәрестә ул үзен тыныч һәм эшлекле тотарга тиеш. Бу – укытучының беренче кагыйдәсе, без аны «Тәртипкә өйрәтү кодексы» дип атарбыз. Икенче кодекс – Кызыксындыру кодексы. Кызыксынган бала тәртип бозмый, белемне дә җиңелрәк үзләштерә. Дәресне яисә контроль эшләрне кызыклы ярыш, конкурс, олимпиада алымнарын кулланып үткәрү аны күпкә нәтиҗәлерәк итә. Өченче кодекс – Елмаю кодексы булыр. Тема буенча мәгълүмат шулкадәр күп, укучылар инде арыдылар, тынгысызлана, шаулаша башладылар. Нәкъ менә Елмаю алымын куллану вакыты килеп җитте. Язучылар тормышыннан кызыклы вакыйгалар, студент еллар истәлеге, табышмак чишү, шаярыш конкурсы – биш минут вакыт киләсе унбиш минутны нәтиҗәлерәк дәвам итәргә юл ача...
Бу кодексларны һәр укытучы үзенә булдырырга тиеш дип саныйм. Аларның саны укытучының осталыгына, тормыш тәҗрибәсенә бәйле булырга мөмкин, шулай да бу кодекслар иң беренче чиратта аның үзенең эшен кызыклырак һәм файдалырак итә.
«Укытучы булу өчен берәүләргә еллар кирәк, икенчеләргә – айлар... Сез беләсезме, укытучы кайчан чын мәгънәсендә укытучы булып җитә?» – дип, Мөхәммәт Мәһдиев «Фронтовиклар» романында сорау куйган. Бу юлларны мин үземчә дәвам итәр идем: «Сез беләсезме, укытучы кайчан чын мәгънәсендә укытучы булып җитә? Үз эшеннән канәгатьләнү хисе кичерә башлагач. Беренче сентябрь көнне мәктәпкә белем алырга килгән укучылар белән беррәттән инде мәктәпне тәмамлап чыгып, тормышта үз урыннарын тапкан укучыларыңны да кочагыңа алсаң... «Сез биргән белемнәр миңа зур тормышта да кирәк булды» дигән сүзләрне ишетү бәхетенә ирешсәң... Һәр көнне өйдән «Мин эшкә барам» дип түгел, «Мин м ә к т ә п к ә барам» дип чыгып китсәң... Һәр дәресеңә әзерләнеп керсәң... Шул чагында укытучы чын мәгънәсендә укытучы булып җитә... Шул чагында син – бәхетле!»
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар