«Мәгариф» журналы – тарихи елъязма
Эльмира ӘХМӘТГАЛИЕВА, Арча районы Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Укыту-тәрбия эшен заман таләпләренә җавап бирердәй итеп оештыру, аны яңа рухта алып бару, мәктәпнең тормыш белән элемтәсен ныгыту, укытучыларның белемен һәм педагогик осталыгын күтәрү мәсьәләләрен киң яктыртучы матбугат чараларының берсе – «Мәгариф» журналы. Ул – 1913 елда чыга башлап, 110 елдан артык укытучыларның өстәл журналы булган, милләт гамен чагылдырган саллы һәм данлы басма.
«Мәктәп»тән «Мәгариф»кә
ХХ гасыр башында татар-мөселман җәмгыятендә, татар вакытлы матбугатында күтәрелгән иң мөһим, иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе –мөгаен, мәгариф проблемаларыдыр. Милләтне бергә туплау, алга җибәрү, мәгърифәтле итү, заманча мәктәп-мәдрәсәләр ачу, дөньяви белем бирүне оештыру, кыз балаларны укыту, мәгариф өлкәсендә хәйриячелекне оештыру, белем бирүнең эчтәлеген яхшырту, дәреслекләр, педагоглар әзерләү һ.б. – бу турыдагы фикерләр, мәкаләләр ул чорда дөнья күргән һәрбер татар газетасы яисә журналында чагылыш тапкан.
Татар мәгарифе тарихында, милли педагогик фикер үсешендә тирән эз калдырган педагогик басмаларның иң зур тарихлысы – әлбәттә, «Мәгариф» журналы. Әлеге басманың башы «Мәктәп» журналына барып тоташа. Аның беренче саны иске стиль белән 1913 елның 21 февралендә дөнья күрә. Казан губернаторы кәнсәләриясе «Сабах» нәшриятында Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәровның җаваплы редакторлыгында шушы педагогик журналны чыгарырга рөхсәт бирә.
«Мәктәп» журналы татарча беренче җитди фәнни-педагогик журнал булып тора. Беренче бөтендөнья сугышы башлангач, 1914 елның октябрендә, журнал чыгудан туктый, аның нибары 25 саны гына чыгып кала. Әмма ул үзенең шул саннары белән дә татар мәгариф системасын тамырдан үзгәртеп кору юнәлешләрен күрсәтергә, алдынгы карашлы мөгаллимнәрнең, педагогларның, әдипләрнең фикерен киң катлам халыкка җиткерергә өлгерә.
Журнал битләрендә уку-укыту, белем-тәрбиянең һәрбер юнәлеше чагылыш тапкан: мәктәптә укытыла торган фәннәр, уку программалары, дәреслекләр, аларны яхшырту, татарлар, мөселманнар укый торган һәм гомумән Россиядәге, хәтта чит илләрдәге уку йортлары, аларда мәгариф мәсьәләләренең куелышы, хатын-кыз мәгарифе, мәктәптә кулланыла торган яңа ысуллар һәм алымнар, төрле фәннәрне, бигрәк тә туган тел, тарих, табигать дәресләрен укытуга караган фикерләр, карашлар, уңай тәҗрибә чагылыш тапкан, фәнни мәкаләләр басылган. Басма мөгаллимнәрне мәшһүр мәдрәсәләр, танылган шәхесләр, алдынгы укытучылар эшчәнлеге белән таныштырып баруны да үз бурычы санаган. Алга киткән илләрнең мәгарифендә танылган ысуллар, татар мәктәбендә файдалану мөмкинлеге булган уңышлы алымнар да журнал битләрендә урын тапкан. Димәк, гади татар укытучысы әлеге басмалар аша чит илләрнең, аерым алганда, Американың, Төркиянең тәрбия-тәгълим өлкәсендәге яңалыкларын, тәҗрибәсен өйрәнә, кайбер уңышлы якларын татар балаларына белем бирүдә куллана алган. Шул ук вакытта журнал татар мөгаллимнәре өчен фикер уртаклашу, тәҗрибә алмашу мәйданчыгы ролен дә үтәгән. Менә шундый күпкырлы, зур масштаблы булганга күрә, алар педагогларны гына түгел, гомумән, татар зыялыларын да туплаган, киң җәмәгатьчелек алдында зур абруй казанган.
«Мәктәп» журналында күренекле татар язучылары һәм шагыйрьләренең әсәрләре, милли мәктәпкә багышланган мәкаләләре басылган. Г. Тукайның тәрбияви шигырьләре, Г. Исхакыйның җитди мәкаләләре укучыларны тәрбияләүдә генә түгел, татар мөгаллимнәренә юл күрсәтүдә дә мөһим роль уйнаган.
1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәктәп» журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәгариф»не оештыручы, аның беренче мөхәррире була. «Мәктәп» журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган «Мәгариф»не чыгару эшенә бик теләп кушылалар.
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт...
Фәнни-педагогик «Мәктәп» журналын оештыручы һәм аның беренче мөхәррире Шиһабетдин Шәрәфетдин улы Әхмәров үзенең бөтен тормышын белем бирүгә һәм татар халкын мәдәниятле итүгә багышлаган.
Шиһаб Әхмәровның турыдан-туры катнашы белән «Сабах» нәшрияты 1912 елның 21 июнендә үзенә типография ача. Татар китаплары басу буенча бу типография Казанда иң алдынгы басмаханәгә әйләнә. Биредә Октябрь революциясенә хәтле миллион ярым тираж белән 400 дән артык татар китабы басылып чыга. Аларның төп өлешен татар мәктәпләре өчен басылган китаплар тәшкил итә.
Шиһаб Әхмәров басмачылык тарихы белән дә кызыксына. Бу кызыксынуның нәтиҗәсе буларак аның «Матбагачылык тарихы» дигән китабы дөнья күрә. Бу хезмәт авторның матбагачылык тарихы буенча заманы өчен зур эрудицияле зыялы булуын күрсәтә. Бу хезмәт татар китабы тарихы буенча язылган иң беренче зур хезмәт буларак та үзенең тарихи әһәмиятен әле дә югалтмаган. Анда төрле вакытта эшләп килгән, татар телендә китап басу белән шөгыльләнгән һәр басмаханәнең диярлек кыскача тарихы яктыртылган. Татарларда басмачылык эшенең тарихын өйрәнү шушы хезмәттән башлана дияргә була.
Шиһаб Әхмәров күренекле редактор, журналист та иде. Алда әйтеп үтелгәнчә, ул 1913 елда Казанда татар телендә чыга башлаган беренче педагогик журнал «Мәктәп»нең редакторы була. Билгеле булганча, журналның беренче саны бөек шагыйребез Габдулла Тукайның шигыре белән ачылып китә. Менә шушы факт журналны оештыруда Г. Тукайның да катнашы булуы мөмкинлеген күрсәтә. Шиһаб Әхмәров та, Әхмәтгәрәй Хәсәни дә – Габдулла Тукайның дуслары. 1908 елдан башлап әдипнең вафатына хәтле аның белән аралашып, фикерләшеп, көн саен диярлек очрашып яшәгән. Өйләнгәнче, Шиһаб Әхмәров «Болгар» кунакханәсендә Тукай белән янәшә бүлмәдә гомер кичерә. Г. Тукайның үләр алдыннан Шиһаб Әхмәргә багышлап язган шигыре дә бар:
Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,
Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,
Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Вафаты алдыннан шагыйрьне фотога төшерүне, соңгы юлга озату мәшәкатьләренең бер өлешен дә Шиһаб үз өстенә ала.
1912 елда ул Салих Сәйдәшевнең апасы Әминәгә өйләнә. Салих Сәйдәшев унбер-унике яшеннән шушы җизнәсе тәрбиясендә үсә.
Шиһаб Әхмәровның педагогия өлкәсендәге эшчәнлеге турында сүз барганда, ул редакцияләгән «Мәктәп» журналы турында да сүз әйтмичә калу мөмкин түгел, чөнки бу журнал Шиһаб Әхмәров эшчәнлегенең көзгесе бит. Журналның программасы гаять киң була. Ул программа 28 бүлектән тора. Анда педагогик тәрбия мәсьәләләре, урта һәм түбән классларда укытыла торган фәннәрне укыту методикасы, мәктәп-мәдрәсәләргә карата руханилар һәм җәмәгатьчелекнең тоткан урыны, аларда гомуми белем бирү һәм аны дәүләт гимназиясе программасына яраштыру, мөселманнарга техник белем бирү, мөселман балаларына мәҗбүри башлангыч белем бирү, хатын-кызларны укыту кебек пунктларны күрәбез. Алардан тыш «Мәктәп» журналының программасы буенча журналда аерым фәннәр буенча лекцияләр, мәкаләләр, авыл хуҗалыгына караган яңалыклар, татар мәктәпләренең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге, татарларда башлангыч белемнең торышы, татар мәктәпләре системасы, мәктәп-мәдрәсәләр өчен мөгаллим һәм мөгаллимәләр әзерләү, татар уку йортлары һәм аңа хөкүмәтнең карашы кебек темалар яктыртылырга уйланыла. Болардан тыш программа буенча журнал битләрендә хөкүмәт уку йортларында укучы татар яшьләренә туган телне, татар әдәбиятын һәм тарихын өйрәтү, мәктәп-мәдрәсәләрнең материаль ягын ничек кайгырту, шул исәптән бу мәсьәләдә җирле властьлар һәм земство, мәктәп-мәдрәсәләргә карата хөкүмәтнең рәсми боерык һәм күрсәтмәләре дә чагылырга тиеш була. Шул ук вакытта журнал мәктәп-мәдрәсәләр, педагогия, методика буенча төрле телләрдә чыккан хезмәтләр турында рецензияләр, күзәтүләр, күренекле педагог, укытучылар турында очерклар басуны һ. б. шундый күп нәрсәләрне яктырту бурычын алган. Бу программа һичшиксез Шиһаб Әхмәровның актив катнашында төзелгән, чөнки ул, алдан ук журналның җаваплы редакторы булу вазифасын үз өстенә алганда аның программасын белмичә, бу эшкә алынмас иде.
Киң масса укучыларга аз билгеле булган икенче буын мәгърифәтчеләрнең хезмәте аз булмаган. Укытучы, педагог, журналист, китапчы, матбага тарихы белгече, Г. Тукайның якын дусты, С. Сәйдәшевнең тәрбиячесе Шиһаб ага Әхмәровның исемен һәм хезмәтен хәзер дә зур ихтирам белән искә алабыз. Ул Тукайлар, Сәйдәшләр кебек кешеләрне тудырган иҗтимагый-мәдәни мохитнең аерылгысыз өлеше, бөек мәгърифәтчеләребезнең максатларын тормышка ашыруда җиң сызганып эшләгән зыялы буларак та кадерле.
Арчада Әхмәровлар династиясе
Үз тормышымда «Мәгариф» журналының роле никадәр зур икәнен дә әйтеп үтәргә кирәк. Чөнки без, Әхмәровларның дәвамчысы буларак, укытучылар династиясенең эш стажы, Рысмөхәммәт бабайдан гына санасак та, 1000 елга сузылган.
Әхмәр мулла Дөбьязда яшәгән, ул 1870 елларда Яңа Иябаш авылына күчеп килә. Дөбьяз халкы аны кире кайтара. Ул үз урынына 17 яшьлек улы Салихны Яңа Иябашта мулла итеп калдыра. Шулай итеп, Рысмөхәммәт шәҗәрәсенең 10 буыны дәвам итә. 10 нчы буын вәкиле Сабирҗан бабай вафат булганнан соң, аның уллары Зарифҗан, Хәбибрахман Яңа Иябашта мулла булып торалар, бер үк вакытта балаларга белем бирү белән шөгыльләнәләр. Әхмәров Хәбибрахман улы Габдулла Тукай белән Яңа Кырлай мәдрәсәсендә бергә укыган. Соңыннан танылган дин эшлеклесе, мәгърифәтче, астроном Шәмсетдин Күлтәсинең (1856/1857–1933) кияве була һәм халык арасында зур абруй казана.
Октябрь революциясеннән соң алар, репрессиягә эләгеп, төрле авырлыклар кичерә. Илдә нинди генә үзгәрешләр булуга карамастан, Хәбибрахман бабай динне ташламый. Соңыннан аның улы Тәлгать, хәзерге көндә оныгы Даниял авылыбызда мулла булып тора.
Зарифҗан бабайның уллары: Габделхәй Әхмәров, Рәфкать Әхмәров; кызлары: Фатыйма Әхмәрова, Бәнәнә Әхмәрова, әтиләре үлгәннән соң төрле якка таралып, үзләренең тырышлыгы белән, КДПИның физика-математика бүлеген тәмамлап, авылыбызның беренче укытучылары була. Минем бабам Рәфкать Әхмәров Арча районы Кырлай авылындагы Г.Тукай исемендәге урта мәктәптә, сугыштан кайтып – 30 ел, әнием 40 ел математика, физика фәннәре укыттылар. Хәзер үзем дә, аларның юлын дәвам итеп, 30 елдан артык татар теле һәм әдәбияты фәннәре укытам.
Әнием Венера Әхмәрова, лаеклы ялга чыккач, үзенең шәҗәрәсен барлый, өйрәнә башлый. Шул вакытта Шиһаб Әхмәровның улы Үзбәк Әхмәров белән аралашалар. Һәм «Мәгариф» журналының 90 еллык юбилеена чакыру алып, анда катнаша.
«Мәгариф» журналы безнең нәселнең ничә буын укытучысын тәрбияләде, юл күрсәтүче булып торды. Без эшли башлаган елларда методик китаплар бик аз, юк дәрәҗәсендә иде. Шушы сорауларга җавапны без «Мәгариф» журналы битләреннән таптык. Туган җиреңдә яшәп, балаларыңны ана телендә укыту, уку-укыту әсбаплары белән бергә кул астында «Мәгариф» журналы да булу – олы бәхет. Мондый мөмкинчелек булганда җиң сызганып эшлисе дә, эшлисе генә.
Кулланылган әдәбият:
1. Д.Җ. Саинова – Әхмәрова. Салих Сәйдәшев. Композиторның тормыш һәм иҗат юлы. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2001.
2. Марсель Әхмәтҗанов.1 том. Татар шәҗәрәләре. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2012.
3.Марсель Әхмәтҗанов. 2 том. Татар шәҗәрәләре. – Казан: Татар.кит. нәшр., 2014.





Комментарийлар