Логотип Магариф уку
Цитата:

Лабубу

Тамагочи, спиннер, поп-ит, Хагги Ваггилардан арынырга өлгермәдек, уенчык базарына Лабубу килеп керде. Йомшак комбинезон эчендәге курчакның елмаюыннан тәнгә салкын йөгерсә дә, балалар гына түгел, хәтта олылар да яраттылар үзен. Сәер мәхәббәтнең сәбәпләрен ачыклыйк.

Уңай ягы да бар

Һәр чорның үз җыры булган кебек, Лабубу да элек популяр булган уенчыкларга алмашка килде дисәк, ялгыш булмас. Бу сәер уенчыкның шулай тиз танылуында аның үзенчәлекле кыяфәтеннән бигрәк, маркетинг инструментларының яхшы эшләве, аеруча Интернет, социаль челтәрләрнең йогынтысы роль уйнады, ахры. Гадәти булмаган әйберләр безнең игътибарны ныграк җәлеп итә бит. Үзебез аерылып торырга яратабыз, әмма шул ук вакытта башкаларга охшарга тырышу дигән нәрсә дә бар. Бу кешеләрнең психологиясенә хас каршылыклы, әмма бер үк вакытта көчле ихтыяҗ. Лабубу уенчыгының балалар һәм яшүсмерләр арасында кинәт танылуына беренче сәбәп шул.

Тешләрен күрсәтеп елмайган, очлы колаклы, монстрныкына охшаш карашлы курчак, әлбәттә, өлкәннәрне сагайта. Әмма, белгеч буларак, мин уенчыкның кыяфәтеннән бигрәк, аның белән ничек уйнауларына игътибар итәр идем. Монда баланың нинди булуы, аның әйләнә-тирәсе дә зур роль уйный. Ул Лабубу белән ничек аралаша, аңа нинди мәгънә бирә? Гадәти булмаган уенчыкка мөнәсәбәте нинди? Менә шуларны белү мөһим.

Димәк, бу уенчыкның тискәре яклары гына түгел, уңай яклары да булырга мөмкин. Мисал өчен, стандарт булмаган дизайны балага фантазиясен эшкә җигәргә сәбәп – төрле сюжетлы уеннар уйлап табып, уенчык ярдәмендә аларны уйный, ниндидер ситуацияләрне кичерә ала.

 

Кыйммәтле. Ә кыйммәте?

Билгеле булганча, Лабубуның оригиналь нөсхәсе шактый кыйммәт һәм балалар нәкъ менә чын уенчыкны сорап йөдәтә. Нигә? Моның бер сәбәбе баланың үзенең кирәкле булуын тою булса, икенчесе – яшьтәшләре арасында үз кеше булырга омтылуы. Бу – аеруча үсмерләргә хас күренеш.

Мондый очракта, гомумән, кыйммәтле уенчык сатып алыр алдыннан, бала белән аның кыйммәте турында сөйләшергә кирәк. Тыюлар белән мәсьәләне хәл итеп булмаячагы көн кебек ачык. Чөнки тыелган җимеш татлы, баланың нәкъ ярамаган эшне эшлисе, тыйган әйберне татып, сатып алып карыйсы килә ‒ табигый күренеш. Өлкәннәргә иң элек балага ни өчен нәкъ менә шушы уенчыкның мөһим булуын ачыкларга кирәк. Модага иярүеме бу? Ә бәлки ул әлеге уенчык ярдәмендә эчке куркуын күрсәтәдер. Димәк, бала белән җайлап сөйләшергә, әлеге мәсьәләгә үз фикереңне белдерергә һәм уртак карарга килергә кирәк.

Улыгызга яки кызыгызга уенчык сайлаганда, аның эмоциональ иминлеге турында уйлагыз. Туры киләме аңа бу әйбер? Ни генә дисәк тә, баланың физик һәм психологик сәламәтлеге өчен әти-әни җаваплы. Шушы җаваплылыкны тоеп, аның белән үзара ышанычлы мөнәсәбәтләр булдыру, аралашу ярдәмендә эчке халәтен аңлау, баланы борчыган һәм шатландырган вакыйгаларны барлау олылардан һәрчак вакыт һәм сабырлык сорый. Әйе, бу җиңел эш түгел. Кибет киштәсе янында күз яшьләре белән уенчык сораучы баланы тизрәк тынычландыру өчен теләген үтәп, соңрак Лабубу ише шундый замана уенчыкларын уйлап табучыларны баланың психологик сәламәтлегенә тискәре йогынты ясавында гаепләү күпкә уңайлырак, әлбәттә. Мәсьәләнең асылы исә Лабубуларда да түгел, бала белән әти-әни арасында ышанычлы элемтә булмауда.

 

 

4 яшькә кадәр бирмәгез

Шулай да, 4 яшькә кадәр һәм яшенә карамастан, борчылучан балаларга әлеге уенчыкларны бирергә киңәш ителми. Мондый кыяфәтле уен әсбабы сабыйның куркыныч төшләр күрүенә, саташуына, караңгыдан куркуына сәбәпче булырга мөмкин. Әгәр бала Лабубу белән уйнаганнан соң борчылса, үзен агрессив тотса, җайлап кына уйнавыннан туктатырга, уенчыкны алып куярга кирәк. Кайбер очракларда мәсьәләне психолог белән да уңай хәл итәргә мөмкин.

 

САН

Россиялеләр маркетплейслар аша Лабубу уенчыгына 1,5 миллиард сум акча сарыф иткән, ул һәр унынчы кешедә бар.

 

«Кызымны аңлыйсым килә»

Лилия ГЫЙНИЯТОВА, 10 яшьлек Сафиянең әнисе:

– Гадәти булмаган йөзле булса да, Лабубуга мөнәсәбәтем әйбәт. Беренче уенчыгын кызым үзе сорап алды. Алгач, бик сөенгән иде дә, кызганыч, югалтты һәм борчылды. Сорамаса да яңасын үзем алырга булдым. Кызымның күңел дөньясын аңлыйсым, аның белән бер дулкында буласым килә. Бу уенчык балама шатлык китерә икән, мин риза гына. Өстәвенә, ул сыйфатлы, йомшак, үзенчәлекле. Әмма Сафиянең Лабубуга мөнәсәбәте фанатизмга корылмаган, бернигә карамый уенчыкны таләп итми ул. Балачак бик тиз уза, мондый уенчыклар күп булыр инде ул, мода бер урында тормый бит. Бу чор кызымның күңелендә уенчык белән түгел, әнисенең аның фикеренә колак салуы, теләктәшлеге белән истә калыр дип уйлыйм, куркыныч әйбер күрмим.

 

«Лабубу чоры үтеп бара, чиратта – Вакуку!»

Данис ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ, 10 яшь:

– Минем ике Лабубуым бар иде. Берсен әниләр алып бирде, аны югалткач, икенчесен туган көнемә туган апам бүләк итте. Бу уенчыкны кулыма алгач та, бик сөенгән идем, аның белән еш уйнадым, кочаклап йокладым. Ул миңа куркыныч булып тоелмады да! Куянга охшаган кебек. Лабубу рәсеме төшкән мәктәп кирәк-яраклары, киемнәре дә ошый иде. Кайчак аны әниемнең сумкасына да эләктереп куйгаладым – урамда шулай йөрүче апаларны еш күрәм бит. Хәзер инде Лабубу чоры үтеп бара. Чиратта – аның туганы Вакуку! Бүген ул таныла бара. Ләкин аны сорап, әниләрне аптыратмыйм инде, үсәм ич.

 

ГМ-ИНФО

Лабубу – Гонконг рәссамы Касинг Лунгның иҗат җимеше. 2015 елда әкият өчен уйлап чыгарылган әлеге персонаж монстр түгел, ә фея. Ул кызык хәлләргә юлыга, аның үзе кебек туганнары да күп. Соңрак гадәти булмаган әсәр герое белән уенчык фирмасы кызыксына башлый һәм рәссам белән берлектә төрле төстә Лабубу брелоклары җитештерә. Соңрак Лабубу аерым уенчык булып тарала. Чит илдә 2019 елда ук танылса да, Россиягә быел гына килеп керде ул. Белгечләр фикеренчә, аның популярлыгында сюрприз-уенчык булуы да зур роль уйный. Ягъни чын Лабубуны сатып алучы ахырга кадәр үзенә ниндие (ә алар төрле) эләгәсен белми. Уенчыкның хакы шактый кыйммәт – сирәк оригиналның бәясе 50–70 меңгә кадәр җитә ала. Күчермәләрен 800–1000 сумга да табарга мөмкин. Уртача хакы – 5000–7000 сум. Чын Лабубуны күчермәсеннән аерып торучы берничә сыйфаты бар: савытындагы махсус штамп һәм куар-код (аның аша уенчыкның рәсми сайтына үтеп оригиналмы, түгелме икәнлеген белеп була) һәм тәпиендәге тамгасы.

 

Бу кызык!

Казанның үз Лабубуы барлыкка килгән. Башкала кунаклары социаль челтәрләрдә яңа төр сувенир – Ләбибә фотосы белән уртаклаша. Чит ил туганыннан аермалы буларак, безнең Ләбибә бик мөлаем. 

Илмира МӨФТӘХОВА, «Ышаныч» балалар һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм үзәге психологы

Лилия Гыйниятова фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ