Логотип Магариф уку
Цитата:

Каләмне штыкка тиңләүчеләр

Зур корбаннар бәрабәренә яулап алынган Бөек Җиңүдә татар әдипләренең өлеше дә саллы урын биләп тора. Бөек Ватан сугышының әдәбиятта һәм публицистикада чагылышы темасы татар галимнәрен дә кызыксындыра. Филология фәннәре кандидаты, ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әдәбият белеме бүлеге өлкән фәнни хезмәткәре Ләйсән Галиева белән каләмне штыкка тиңләп көрәшкән әдипләребез турында сөйләштек.

Ләйсән, Бөек Ватан сугышы чорында Казандагы әдәби тормышны өйрәнүгә сез ничек кереп киттегез?

– Күренекле шагыйребез Равил Фәйзуллин сүзләренә кушылып әйтсәк, Бөек Ватан сугышы елларында Казанның әдәби хәрәкәтендә иң үзәк фигураларның берсе – тәнкыйтьче, әдәбият галиме, мөхәррир, язучы Гази Кашшаф. Безнең кандидатлык диссертациясе нәкъ менә аның әдәби-тәнкыйди һәм гыйльми эшчәнлегенә багышланган иде. Шуңа да бу темага алынуым очраклы гына түгел.

 

Ә сугыш башланыр алдыннан татар әдәби җәмәгатьчелеге нинди мохиттә яшәгән соң?

– Ул елларны күздән кичерсәк, бу чорның вакыйгаларга шактый бай булганын әйтергә мөмкин. 1941 елның август аенда Мәскәүдә татар сәнгате декадасын уздыру планлаштырыла. Сәнгать әһелләреннән тыш, күп кенә язучылар да әлеге вакыйгага әзерлек эшләрендә катнаша. Кызганыч, сугыш башлану сәбәпле, декада үткәрелми кала. Әлеге еллар урта гасыр әдәбиятының аерым чыганакларын өйрәнү, аларны фәнни әйләнешкә кертеп җибәрү белән дә истәлекле. 1940 елда «Совет әдәбияты» журналында «Идегәй» дастаны, 1941 елда Мөхәммәт Галинең Өмми Камал, Нәкый Исәнбәтнең Мөхәммәдьяр иҗатларына багышланган мәкаләләре бастырыла. Шушы ук чорда Фәтхи Бурнаш, Хәсән Туфан кулга алына, Гали Рәхим лагерьга җибәрелә.

Фотолар Ләйсән Галиева архивыннан

 

Россиянең Совет чоры тарихында татар зыялылары өчен дә катлаулы, шомлы еллар... Бөек Ватан сугышы башлангач, Татарстан һәм Казандагы әдәби тормыш нинди үзгәрешләр кичерә?

– Билгеле булганча, сугыш башлангач, бөтен ил «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!»  дигән лозунг белән яши башлый. Сугышның беренче көннәреннән үк, әдәби тормыш та шул җайга салына. 24 июньдә үк «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә Кави Нәҗминең, Гадел Кутуй, Салих Баттал, Әхмәт Фәйзинең дошманга карата нәфрәт хисе тудырган, халыкны фашизмга каршы көрәшергә чакырган ялкынлы шигырьләре басылып чыга. Матбугат йорты Мәскәүдән эвакуацияләнгән Совет язучыларына вакытлыча тукталып тору пунктына әверелә. Татарстан язучыларының 3 июль көнне узган гомуми җыелышында әдипләрнең һава һөҗүменә һәм агулы матдәләргә каршы оборона төркемен оештыру турында карар кабул ителә. Сугышның беренче аенда ук язучылар оборона фондына акча, җылы киемнәр җыялар. Язучылар берлеге каршында агитация һәм пропаганда бүлеге оештырыла, аның әгъзалары булып Шәйхи Маннур, Таҗи Гыйззәт, Риза Ишморат һәм Гадел Кутуй сайлана. Әлеге фактларның күбесе «Совет әдәбияты» журналының хроника өлешендә теркәлеп барган. Шулай ук соңрак дөнья күргән «Әдәбият баскычлары» дигән елъязмада да урын алган.

Әлбәттә, бу елларда әдәби әсәрләрдә, нигездә, сугыш авырлыклары, фронт каһарманнары сурәтләнә. Публицистик пафос хөкем сөрә, жанр буларак очерк алгы сызыкка чыга.

 

Ләйсән, Бөек Ватан сугышы башлангач та, татар язучыларының күбесе яу кырына китә. Казанда ул чордагы әдәби хәрәкәтенең кайсы вакыйгалары әдәбият тарихына кереп калган?

Әйе, күп кенә язучыларыбыз фронтка китсә дә, Казандагы әдәби тормыш сүнеп калмаган. Фронтовик язучылар яу кырыннан үз әсәрләрен җибәреп торган, алар вакытлы матбугат битләрендә басылып килгән. Тылда калган язучыларыбыз да каләм тибрәткән. Төрле авырлыкларга карамастан, татар әдәбияты сугыш елларында да үз юлыннан алга барырга тырышкан.

ВКП(б) Үзәк Комитеты 1944 елның 9 августында чыгарган «Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карар искә төшә. Әлеге карарның әдәбиятыбыз тарихына ничек йогынты ясавы билгеле.

Уңай күренешләрдән Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ачылуны, 1943 елда татар хатын-кызлары арасында беренче булып Маһинур Фәйзуллинаның Габдулла Тукай иҗаты буенча кандидатлык диссертациясе яклавын билгеләп узарга мөмкин. Тел, әдәбият һәм ул вакытта тарих институты галимнәре тарафыннан Тукай әсәрләренең томлыклары әзерләнә, 1944 елга кадәр галимнәр тарафыннан актив рәвештә «Идегәй» дастаны өйрәнелә. Әдәбиятчылар Якуб Агишев, Мөхәммәт Гайнуллин, фольклорчы Хәмит Ярми тарафыннан әдәбият тарихы буенча актив эзләнүләр алып барыла.

 

Сугыш чорында Татарстан китап нәшриятының эшчәнлеген ничек бәяләр идегез?

– Барлык башка оешмалар кебек үк, сугыш елларында китап нәшрияты да хәрби көйләнешкә яраклаша. Нәшриятта дошманга каршы көрәшергә өндәгән махсус брошюралар чыгарыла, татар халкының фронтовик татарларга язган хаты бастырыла. Китап чыгару планы шактый киметелсә дә, сугыш чорында биредә Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Муса Җәлил, Нәкый Исәнбәт, Абдулла Алиш, Әхмәт Ерикәй, Салих Баттал, Фатих Кәрим һ.б. язучыларыбызның әсәрләре, уртак шигъри җыентыклары дөнья күрә.

 

Дәһшәтле елларда да басылып чыгудан туктамаган «Совет әдәбияты» журналында кемнәр хезмәт куйган?

– Сугыш чорында «Совет әдәбияты» журналында Шәриф Камал, Гомәр Бәширов, Абдулла Гомәр, Гази Кашшаф, Таҗи Гыйззәт кебек күркәм затларыбыз эшли. Бу чорның авырлыгы шунда: матбугат йортының ягылмавы, кәгазь кытлыгы, полиграфия эшендәге кыенлыклар, бастырыр материалларның азлыгы. Боларны Гази Кашшафның «Нигез ташларын салганда» дигән мәкаләсе шактый тулы ачып сала. Шул авырлыкларга да карамастан, журналны чыгару эше дәвам иткән. Инде 1943 елда Мәскәүдә татар әдәбияты буенча Гази Кашшаф ясаган докладтан соң эшләр хәтта уңай якка китә: журналның тиражы өч мәртәбә арттырыла.

 

Ләйсән, татар әдәбиятында саллы урын биләгән Гази Кашшафның ул вакыттагы эшчәнлегенә киңрәк тукталып китсәгез иде.

– Сугыш башланган елны Гази Кашшаф Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшли. 1942 елдан ул «Совет әдәбияты» журналының җаваплы мөхәррире итеп билгеләнә, бер үк вакытта, 1943 елдан алып, Язучылар берлегендә дә хезмәт итә. Ягъни дөрестән дә, тәнкыйтьче әдәби тормышның үзәгендә кайный. Билгеле, аңа, журнал мөхәрриренә, язучылар фронттан үз әсәрләрен җибәреп торалар. Моннан тыш, хатлардан күренгәнчә, Гази Кашшаф күп кенә әдипләрнең якын дусты, киңәшчесе булган. Биредә Муса Җәлилнең дә васыятьнамәсен аңа язганын искә төшерик. Гази Кашшафка әсәрне бастыру турында гына түгел, башка мәсьәләләр буенча да еш мөрәҗәгать иткәннәр.

 

– «Совет әдәбияты» фронттагы язучыларга да көрәш, иҗат рухын күтәреп торган мөнбәр булган бит?!

– Чыннан да, журнал фронтовик язучылар тормышында да мөһим роль уйнаган. Моны язучыларның фронттан язган хатлары да раслый. Мисал өчен, Габдрахман Әпсәләмов журналны түземсезлек белән көтеп алулары хакында яза. Аерым саннарның вакытында килеп җитмәве өчен редакциягә шелтә дә белдерә.

 

– Бөек Ватан сугышы вакытында язылган кайсы әсәрләр әдәбиятыбыз тарихына кереп калды?

Муса Җәлилнең сугыш елларында иҗат ителгән «Моабит дәфтәрләре», Гадел Кутуйның «Рөстәм маҗаралары» белән «Сагыну» нәсере, Фатих Кәримнең «Разведчик язмалары», аның шигырьләре, Әмирхан Еникинең «Бала», «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә» һәм кайбер башка әсәрләр әдәбиятыбыз тарихында, һичшиксез, лаеклы урын алды, аның алтын фондына кертелде.

 

– Димәк, окоп прозасы белән кызыксынганнар һәм яшь буын әлеге әсәрләрне укырга һәм белергә тиеш...

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Яңалыклар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ