Имтиханлы яз
Имтиханнар ‒ укучы балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә нерв системасы өчен җитди сынау. Бу чорда психологик сәламәтлекне кайгырту аеруча мөһим.
Илмира МӨФТӘХОВА, психолог
Хәтер консолидациясе
Имтиханнар вакытында балагызга ярдәм итәр алдыннан беренче чиратта үз халәтегезгә игътибар итегез. Бу чорда әти-әниләрнең борчылуы күп очракта иррациональ. Ул баланың реаль сәләте, мөмкинлекләренә түгел, ә киләчәк өчен, социаль бәяләүдән куркуга нигезләнгән («мин ‒ начар әти/әни», «балага начар тәрбия, белем биргәнмен», «әйләнә-тирәдәгеләр ни әйтер» һ.б.).
Беренче чиратта баланың көндәлек режимын көйләргә кирәк. Әлеге җаваплы чорда гаилә бала өчен ышанычлы тыл ролен үтәргә тиеш. Еш кына укучылар имтиханнарга аз вакыт калып барганда әзерлек буенча төрле интенсив курсларга йөри башлый, көн-төн материалны кабатлый. Укуында алгарышка ирешсә дә, мондый режимның сәламәтлек өчен тискәре йогынтысы булырга мөмкин.
Имтиханнарга әзерлек чорында баш мие эшчәнлеге тагын да активлаша. Шул сәбәпле бу чорда туклану һәм су эчү режимына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Тиз әзерләнә торган ризыклар ашап йөрүдән тыелып торырга киңәш ителә. Рационга магний, В витамины группасына кергән витаминнарга бай ризыклар өстәгез.
Йокы режимына да аерым игътибар бирү зарур. Төн – имтиханнарга әзерлек вакыты түгел. Вакытында йокыга китү һәм уяну мөһим. Нәкъ менә йоклаганда мәгълүмат кыска вакытлы саклау урыныннан дәвамлы хәтер «сандыгына» күчә, фәнни телдә моны хәтер консолидациясе дип атыйлар.
Имтихан алдыннан киңәш ителми:
Көндәлек режимны тулаем үзгәртү. Әгәр моңа кадәр бала иртүк торып дәрес әзерләргә гадәтләнмәгән икән, имтиханга ике атна кала болай эшләү ‒ хата. Мондый үзгәрешләр нерв системасының ресурсларын киметә.
Эш беткәч уйнарга ярый, әмма имтиханнарга әзерлек чорында урамда йөрүне, күңел ачу чараларын туктатырга кирәкми. Баш мие мәгълүматны 40–50 минут дәвамында туктаусыз кабул итә ала, аннан соң аңа ял кирәк. Яшүсмерне иптәшләре белән күрешүләрдән тыю эмоциональ яну халәтенә китерергә мөмкин. Әгәр бала бөтен вакытын имтиханнарга әзерләнеп уздыра икән, аңа сыйфатлы ял сәгатьләрен билгеләргә ярдәм итегез.
Контрольдән – кайгыртуга
Имтиханнарга әзерлек чорында әти-әниләр контрольдә тотучыдан кайгыртучан кешеләргә әйләнергә тиеш. Бала өчен материалны үзләштереп, имтихан биреп булмый, ә менә әзерлек чорында уңайлы шартлар тудыру барыбызның да хәленнән килә. Әти-әни вазифасы ‒ балага киңәшләр бирү белән генә чикләнмичә, аны тыңларга өйрәнү. Ул сүз арасында да борчулары белән уртаклашырга мөмкин. «Кайгырма, бар да яхшы булачак» дигәнче, «Сине нәрсә борчый? Бүлешә аласың» дип кызыксынырга була. Кайвакыт безгә әзер җаваплар, киңәшләр түгел, ә бары тик якын кешебезнең янәшәдә булуы, аның тулысынча безнең белән кызыксынуын тою һәм аңа бушану да җитә.
Имтихан көнендә
Әзерлек чоры ‒ мөһим этап, ә имтихан көннәре тагын да җаваплы булуны таләп итә. Имтихан иртәсе һәм баланы сынаудан соң каршы алуга игътибар итик. Менә ул көн килеп җитә. Бала йокысыннан торгач, тыныч мохиттә иртәнге аш ашагач, паспорт, ручка кебек кирәк-яракларын барлаганнан соң, имтихан узасы урынга юл ала. Әлеге иртәнең төп стратегиясе – тынычлык саклау. Сезнең күңел халәте баланың үз-үзен тотышына йогынты ясый.
Имтиханнан соң баланы каршы алганда шулай ук тыныч булыгыз. Киеренкелектән чыгып бетмәгән укучыга сораулар яудырырга кирәкми. Баланың психоэмоциональ халәтенә игътибар итәргә тырышыгыз. Әгәр ул югалып калган кебек тоела, сүзсез генә йөри икән, бераз вакыт бирегез. Бу мизгелдә тыныч кына килеп кочаклап алу да җитәдер.
Хөрмәтле әти-әниләр, имтиханга әзерлек, анда югары баллар алу яхшы, әмма балагыз белән ике арада ышанычлы мөнәсәбәтләр югары имтихан балларыннан мөһимрәк икәнен онытмагыз.
Имтиханга әзерлек вакытында һәм сынау көнендә тыныч булу өчен түбәндәге күнегүләрне, техникаларны эшләргә мөмкин.
Имтиханга әзерлек чорында:
Яшүсмерләр еш кына «Мин әлеге предмет буенча бернәрсә дә хәтерләмим», «Мин бу имтиханны тапшыра алмыйм» кебек автомат фикерләр белән очраша. Андый вакытта әлеге күнегүне эшләргә була.
Чиста кәгазь бите алабыз. Аны икегә бүләбез. Кәгазь битенең сул ягына уку, имтихан тапшыру белән бәйле куркыныч уйларны язабыз. Уң якка исә әлеге уйны кире кага торган фактларны теркибез. Мисал өчен: «Мин имтиханны тапшыра алмыйм» → «Мин инде 5 вариантны эшләдем, димәк, булдырам». Язып чыкканнан соң, һәрдаим уң якта язганнарны гына укыйбыз. Әлеге техника паниканы булдырмау һәм начар уйлардан арыну өчен яхшы.
Сулыш техникасы. Аны, нерв системасын тынычландыру максатыннан, йоклар алдыннан эшләргә була. Чөнки симпатик нерв системасының югары тонуста булуы хәтернең берләшүенә комачаулый, ягъни өйрәнгән белемнәр кыска вакытлы хәтердән озак вакытлы хәтергә күчә алмый.
Төз итеп утырабыз. Дүрткә кадәр санап, борын белән сулыйбыз –сулышны туктатып торабыз (бу вакытта дүрткә кадәр саныйбыз) – дүрткә кадәр санап, сулышны чыгарабыз – янә шул вакыт дәвамында сулышны туктатып торабыз.
Шул рәвешле 5 тапкыр кабатлыйбыз. Яткан хәлдә әлеге күнегүне кулны корсакка куеп эшләргә була (күкрәк белән түгел, корсак белән суларга кирәк).
Имтихан вакытында киеренке халәтне киметү өчен экспресс техника
«Җиргә төшү 5–4–3–2–1». Имтихан биремнәрен алганнан соң, башта бернинди дә мәгълүмат калмаган кебек тоела, куллар калтырый башлый. Шул вакытта әлеге күнегүне эшләргә була.
* Күзгә күренгән 5 предметны атарга (өстәл, урындык, каләм һ.б.).
* Дүрт предметны кул белән тотарга (урындык аркасы, штора тукымасы һ.б.).
* Өч тавышны тыңларга (ишек тавышы, партадашыңның сулыш алуын һ.б.).
* Ниндидер ике исне тоярга (кәгазь, пластик исен һ.б.).
* Тәм тоярга (сагыз, конфет һ.б.).
Әлеге күнегүне эшләү нәтиҗәсендә дулкынлану хисе баш миенең лимбик системасыннан ‒ кабыгына, ягъни мантыйк өчен җаваплы өлешенә күчә. Шул рәвешле пульс кими, нерв системасы тынычлана.
«Салкын су» күнегүе. Салкын су яисә дымлы салфетка әзерлибез. Кулның беләзек өлешен һәм муенны салкын су белән чылатырга яки учны 30 секунд дәвамында салкын суда тотарга кирәк. Бу күнегү рефлектор рәвештә пульс кимүгә китерә. Димәк, нерв системасы да тынычлана дигән сүз.
Имтихан – тормышның уку белән бәйле бер этабы гына. Аннан соң да тормыш дәвам итә.





Комментарийлар