Илдус Заһидуллин: «Каюм Насыйрины идеолог итеп күрергә теләгәннәр»
Тарих фәннәре докторы Илдус Заһидуллин – әтрафлы фәнни юл узган галим. Хәзерге вакытта ул Татарстан Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәгендә эшли. Заһидуллиннар гаиләсе Татарстан фәнендә дан казанган галимнәр буларак билгеле. Дания Заһидуллина – филология фәннәре докторы. Уллары Рөстәм Заһидуллин – Татарстанның юстиция министры. Илдус Заһидуллинның соңгы хезмәтләреннән «Мөфтиләр һәм казыйлар», «Великий татарский просветитель Каюм Насыри» хезмәтләре киң җәмәгатьчелектә шактый зур кызыксыну уятты. «Туфан самавыры» кунагы белән аның фәнни юлы һәм Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан әзерләнгән яңа хезмәтләр шулай ук мәгърифәтченең феномены турында сөйләштек.
Балтач районының Янгул авылында туганмын. Авылның данлыклы мәктәбендә бик шәп укытучыларда белем алдым. Университетның тарих факультетын тәмамлагач, 3 ел Түнтәр мәктәбендә эшләдем. Тарих һәм җәмгыять белеме укыттым һәм шул вакытта үз остазларымның хезмәтенә яңача, үзем дә укытучы буларак карадым. Аларның һәрбер укучысы өчен кайгырып, борчылып торуларын, тирән белем бирергә теләүләрен бик яхшы аңладым һәм тагы бер кат күреп сокландым. Университеттагы мөгалимнәребез дә һәркайсы үз фәненең остасы булган. Индус Ризакович безнең декан иде. Миркасыйм Госманов һ.б оешып, 8–9 кешелек татар төркеме булдырдылар. Безгә махсус курслар укыттылар. Безнең кечкенә генә төркемнән ике фән докторы һәм бер кандидат чыкты! Үз эшчәнлегебез һәм хезмәтләребез белән остазларыбызның өметләрен аклаганбыздыр дип уйлыйсы килә. Хәзерге көндә инде үз шәкертләрем дә бар. Алар арасыннан да фән докторлары үсеп чыкты.
Һәр кешенең фәнгә килүе төрлечә. Берәүләр укуын тәмамлагач, аспирантурага керә, ә минеке бераз урау булды. Мәктәптә укытып йөргәндә, үземне фәнни әдәбият кызыксындырганын аңладым да аспирантурага кердем, тормышымны фәнни эшчәнлек белән үреп алып бара башладым.
9 сыйныфта укыганда минем журналистика факультетына керергә теләгем бар иде. Ә 10 сыйныфта, ничектер, тарих күбрәк кызыксындыра башлады... Ә язу теләге, каләмгә ымсыну калды. Татар матбугатына еш язам. Дин тарихы, дин әһелләре язмышлары турында язуымны сорап еш мөрәҗәгать итәләр. 2021 елны «Мөфтиләр һәм казыйлар» хезмәтем язылды. Бу хакта төрле архивлардан материалларым җыелган иде. Башта журналларга кыска материаллар әзерләдем. Ә инде ул материалларга атап җыймаган мәгълүматлар киңәеп китеп, аерым китап итеп тә тупланды.
Гаиләдә без ике фән кешесе булгач, өйгә кайткач та еш кына компьютерда эшләп утырабыз. Улыбыз үскәндә моңа бик борчыла иде: «Ник болай яшисез соң сез? Эштән кайткач та эшләп утырмагыз инде!» – дип, безгә ачулана иде. Ә хәзер менә үзе дә эштән кайткач, өйдә эшләп утыра. Аллага шөкер, улыбыз тырыш, булдыклы. Аның уңышларын күрү – без әти-әнисенә дә горурлык.
Халыкара төрки академия 3 томлык «Төрки халыкларның мәгърифәтчеләре» дигән проект эшли. Миңа Каюм Насыйри буенча мөрәҗәгать иттеләр. Яза башлагач шуны аңладым: мин язган Насыри белән ул вакыттагысы туры килми... 50–60 биткә заказ бирелгән иде, минеке 120 битлек булды. Әле туктап булмый. Моңарчы язылган истәлек-хезмәтләрдә тормыш портреты язылмаган иде. «Великий татарский просветитель Каюм Насыри» хезмәтемдә Насырийны кеше буларак та ачарга тырыштым. Шәхесне ачканда туганнары, авылдашлары, замандашлары белән булган мөнәсәбәтләре дә кызыклы икәнен аңлыйбыз. Менә бу юнәлештәге истәлек-хатирәләрне, документларны китабымда аерым-аерым туплап бирдем.
К.Насыйри Совет елларында телдән төшмәгән бердәнбер мәгърифәтче булды, чөнки башка мәгърифәтчеләр – алар дин әһелләре. Шул ук Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, М.Бигиевләр һ.б Совет чорында гел читкә тибәрелеп килделәр. Җәдитчеләргә карата да мөнәсәбәт тискәре иде, шул сәбәпле дә алар турында авыз ачарга ярамады. Ә Каюм Насыйриның атасы мулла булмаган, үзе рус телен укыткан, рус телен өйрәнергә өндәгән (татар милләтенең рус телен өйрәнү аша үсү мөмкинлеген раслаган), дөньяви фәннәрне укырга һәм бар халыклар белән дус мөгамәлә корырга өндәгән. Халыкны кайгырткач, ул инде ярлы гаиләдән чыккан кебек тоелырга тиеш була. Шул сәбәпләр аны тулы канлы итеп (һәр яклап) халыкка җиткерергә мөмкинлек бирмәгәндер. 1922 чыккан чыккан конференция материалларында Галимҗан Ибраһимов, Гали Рәхим, Газиз Гобәйдуллин хезмәтләрендә аның ислам дине турындагы хезмәтләре турында да әйтелә. Ә бу кешеләр 1930 елларда үзләре репрессия корбаны булалар. (Аларның хезмәтләрен куллану тыела). 1960 елларда исемнәре кире кайта, хезмәтләре генә кайтмый...
К.Насыйрига багышланган монографик хезмәт юк. Мәгърифәтченең тәрҗемәи хәлен җентекләп ачкан, аның шәхесләр белән мөнәсәбәтен, мохитен, тормышында гореф-гадәтләрнең нинди урын биләгәнен ачкан хезмәтләр кирәк. Фән өлкәсендә, тормышында төп роль уйнаган вакыйгаларны ачасы, халыкка җиткерәсе бар әле.
ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре К.Насыйриның 1870 елгы календарен нәшер иттеләр. «Казан календаре 1871» китабы аның эшчәнлеген дә күзалларга мөмкинлек бирә. Вакытлы матбугатны алыштырган бу басмалар – татар халкының ХIX гасырдагы мәдәниятен һәм иҗтимагый тормышын өйрәнүдә кыйммәтле чыганак. Монда почта, тимер юллар ничек эшләгән, ничек хат язарга, чит илгә ничегрәк паспорт алырга һ.б тормышта кирәк практик әйберләр турында ул календарьләрендә язган. Шуңа күрә, бу календарьләр заманында бик кирәкле хезмәт саналган.
Календарьларының беренче ике санын татар байлары чыгарган. Насыйриның фикердәшләре булган. 1890 елларда тиражы 700–500 данәгә җиткән, ә аннан 200 гә калган. Үз хисабына да чыгарган, аларны ул китап кибетләренә тәкъдим иткән, шулай ук хезмәтләрен почта аша да ала торган булганнар. Дөньяви китапларын саткан акчага, мөгаен, календарьләрен чыгаруны дәвам иткәндер. 1880 еллар азагыннан башлап, аның китапларын таратырга профессиональ китап сатучылар мөрәҗәгать иткәннәр. Халык күп укый торган китаплары товарга әйләнгән. Насыйридан сатып алганнар, бастырганнар, таратканнар. Китап сатучылар аның китабын тарату белән шөгыльләнгәннәр. Авторына гонарар түләгәннәр.
Насыйри бик пөхтә кеше булган, язуы бик төгәл һәм матур. Архивларда аның язулары саклана. Һәр исәп-хисабы да аңлаешлы, анык итеп язылып куелган, үзе бухгалтер сыйфатында һәр керем-чыгымны да теркәп куйган. Кемгә күпме китап саткан документларын да тәртипле итеп алып барган. Дөресен генә әйткәндә, коммерсант та булган. Әле башта өйдән китап сатарга рөхсәте дә булмаган килеш эшләгән.
Өлкән абыйсы Габделхәй бик булдыклы киң күңелле кеше буларак мәгълүм. Аның хатларын укыгач, кешеләргә ярдәмчел икәне күренә. 2 гильдия сәүдәгәре ул. Каюм Насыйрига юллаган бер хатында, әгәр өйләнсәң, 100 сум акча бирәм, дип язган була. 1865 елда Насыйри ямщик кызына өйләнә, бер ел яшәгәннәр. Хатыны, бала тапканда, бакыйлыкка күчә. Насыйри балдызына өйләнергә уйлый, яше тулмаган балдызын үзе төрле фәннәрдән укыта башлый. 16 яше тулгач, яшь кәләш кенә, олы җизнәсеннән борын чөереп, яшь егеткә кияүгә чыгып, китеп бара. Шуннан хатын-кызлардан галимнең күңеле бөтенләй кайта. Үзенең дә бит бер күзе сукыр, икенчесенә ак төшкән була. Кыяфәтеннән дә оялгандыр, мөгаен. Истәлекләрендә дә бу хакта фикерләр очрый...
Бүгенге көндә Насыйри турында дистәдән артык истәклек бар. Шулар арасында Гаяз Исхакый, Фатих Кәриминекеләр иң мөһимнәредер. Насыйри вакытында китаплар күп булмаган, аның китапларын, календарьләрен һәм дәреслекләрен укыганнар. Аның янына килүчеләр дә күп булган, аңарда алар әйдәман һәм идеолог күрергә теләгәннәр... Еш кына алар Насыйриның укыткан яки тырыша-тырыша китап язып утырган вакытына туры килгәннәр. Фото төшерергә килгәннәрне ул кире борып җибәргән. Татар яшьләре аңарда үзләре күрергә өметләнгән шәхесне күрмәгәннәр. Аның хезмәтләре үзеннән соң килгән буынны – алдынгы карашлыларны рухландырган. Аның китапларын укып, аннан үрнәк алганнар.
Гүзәл Закирова фотолары





Комментарийлар