Гөлүсә Галләмиева: «Авылны мәктәпләр яшәтә»
Авыл – телне, милләтне саклаучы, дибез. Ә авылны яшәтүче, аңа ямь өстәп торучы үзәк – ул нәкъ менә мәктәп һәм балалар бакчалары. Апас районына сәяхәтебездә бу якта мәгариф өлкәсенә нык басым ясап, киләчәк буынга заманча белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә зур тырышлык куюларына инанып кайттык. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева белән әңгәмәбез бу җирлектә алып барылган эшчәнлек, уңышлар һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында булыр.
Авыл – телне, милләтне саклаучы, дибез. Ә авылны яшәтүче, аңа ямь өстәп торучы үзәк – ул нәкъ менә мәктәп һәм балалар бакчалары. Апас районына сәяхәтебездә бу якта мәгариф өлкәсенә нык басым ясап, киләчәк буынга заманча белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә зур тырышлык куюларына инанып кайттык. Районның мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева белән әңгәмәбез бу җирлектә алып барылган эшчәнлек, уңышлар һәм хәл итәсе мәсьәләләр хакында булыр.
– Гөлүсә Булатовна, Апас районы тарихи һәм мәдәни байлыгы, матур табигате һәм уңган кешеләре белән дан тота. Соңгы елларда районның көннән-көн төзекләнә баруы да барыбызның күз алдында, бу күренеш мәгариф өлкәсенә дә йогынты ясамый калмагандыр. Мәгариф оешмаларының быелгы уку елына әзерлеген ничек бәялисез?
– Илебез өчен катлаулы чор булуга карамастан, республика, район җитәкчелеге белем бирү оешмалары челтәрен яңартуга, төзекләндерүгә зур игътибар бирә. 2025/2026 уку елының башына Апас урта мәктәбендә колачлы ремонтның икенче этабы тәмамланды. Шәүкәт Галиев исемендәге Бакырчы төп мәктәбенең ашханәсенә ремонт ясалып, яңа җиһазлар урнаштырылды. Район үзәге Апаста 80 балага каралган «Әкият» балалар бакчасы сафка басты. Узган уку елына Апас аграр көллияте яңа тулай торак белән керсә, быел уку корпусларында һәм территориясендә төзекләндерү эшләре тәмамланып, заманча матур бизәлеш алды. Россия Федерациясенең «Объектларның террорчылыктан яклау таләпләрен раслау турында» карары нигезендә барлык мәгариф оешмаларына хәбәр итү системасы һәм эвакуация идарәсе, тревога сигнализациясе кнопкасы, видеокүзәтү камераларын яңарту эшләре башкарылды.
Мәгариф системасы турында сөйләгәндә, иң элек мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесе – мәктәп-һөнәри училище – урта махсус уку йорты – вуздан соң белем алу принцибы буенча өзлексез белем бирү системасының гамәлдә булуын билгеләп үтәргә кирәк. Районда балаларның һәркем өчен мөмкин булган сыйфатлы белем алу хокукларын тәэмин итү, укыту һәм тәрбиянең заманча программаларын тормышка ашыру өчен барлык шартлар да тудырылган. Мәгариф оешмалары арасында бербөтен бәйләнеш булдырылган. Аңа 10 урта мәктәп, 8 төп мәктәп, 2 башлангыч мәктәп-балалар бакчасы, 10 мәктәпкәчә белем бирү йорты, 13 мәктәпкәчә белем бирү төркеме, 1 өстәмә белем бирү оешмасы, 1 урта һөнәри белем бирү оешмасы керә.
Шулай ук районыбызда өстәмә белем учреждениеләре тулы көченә эшләп килә. «Алтын алка» боз сарае, «Дельфин» бассейны, «Апас» спорт комплексы, «Максат» теннис үзәге, ябык футбол аренасы, «Апас» ачык футбол кыры – балаларның төрле юнәлештә сәләтләрен үстерергә мөмкинлек бирүче объектлар.
Мәгариф оешмалары федераль исемлеккә ярашлы дәреслекләр һәм укыту пособиеләре белән тәэмин ителгән. «Яшьләр һәм балалар» милли проектының «Балаларга иң яхшысы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында тормыш иминлеге нигезләре, технология уку кабинетларына яңа җиһазлар кайтарылды.
– 66 авылны берләштергән Апас районында, нигездә, татарлар яши. Шулай ук чуваш, рус авыллары да бар. Шул нисбәттән, бүгенге көндә безне иң борчыган мәсьәләләрнең берсе – милли мәгариф турында сөйләшәсе килә. Әлегә кадәр нәкъ менә авыл мәктәпләре милли учакны саклап һәм тергезеп торучылардан саналды. Сезнең районда милли мәгарифнең бүгенге торышы ничек? Татар теленең дәрәҗәсен үстерү, балаларның телебезне өйрәнүгә кызыксынуын арттыру өчен нинди чаралар күрелә?
– Районыбызда милли мәгариф үсеше тотрыклы. Бүгенге көндә барлыгы 13 татар мәктәбе бар. 4 мәктәп рус телендә белем бирә, шуларның икесендә чуваш теле өйрәнелә. 1 бакча һәм 1 мәктәпкәчә белем бирү төркемендә тәрбия эшчәнлеге рус телендә, калганнарында татар телендә алып барыла.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган телдә белем бирү 90 проценттан артык башкарыла. Балалар бакчаларында милли составка килсәк, 423 бала – татар, 22 се – рус, 13 е – чуваш, 14 е төрле милләт балалары. Мәктәп укучыларының 1310 ы – татар, 79 ы – рус, 42 се чуваш милләтеннән. Шулай ук үзбәк милләтеннән – 6, таҗиклардан 23 бала укый. 75 бала исә катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр. 878 бала туган татар телендә белем алса, 39 бала туган чуваш телен өйрәнә.
Узган уку елында Апас урта мәктәбендә 1 нче сыйныфта ике параллельдә татар сыйныфлары эшли башлады. Быел да мәктәптә 2 татар сыйныфы ачылды. Әлеге сыйныфларда укыту да, тәрбия эшләре дә татар телендә алып барыла. Гомумән, район мәктәбендә милли мохит, милли бизәлешкә зур игътибар бирелә. Бу ата-аналар арасында туган телдә белем алуга карата уңай фикер тудыруда, һичшиксез, үз ролен уйный.
2025 елның 4 мартында Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан кертелгән үзгәрешләр нигезендә чит ил гражданнары балаларын гомуми белем бирү оешмаларына бары тик рус теленнән тестны уңышлы биргән очракта гына кабул итәчәкләр. Тест бирү үзәге итеп Биеш урта мәктәбе билгеләнде, тестны үтә алмаган балаларга рус теленә өйрәтү Апас урта мәктәбендә оештырылачак. Бүгенге көндә районыбыз мәктәпләренә 4 гаиләдән 5 бала тест үтеп укырга керде.
Республикакүләм «Сәйяр» театр фестивале балаларга үз туган телләрендә матур сәхнә әсәрләрен сәхнәләштерергә мөмкинлек бирә. Быел Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең ярдәме белән фестивальнең һәр этабында җиңүгә ирешкән балалар бакчалары һәм мәктәп иҗат коллективларына акчалата премияләр тапшырылды. Мәктәпләребезнең театр коллективлары районыбызда үтүче якташыбыз, драматург Әмир Камалиевка багышланган фестивальдә дә эчтәлекле сәхнә әсәрләре тәкъдим иттеләр.
Милләтләр дуслыгы – районыбызның төп байлыгы. Ульяновск, Пенза өлкәләрендә, Чувашия Республикасының Яльчик районында яшәүче милләттәшләребез белән хезмәттәшлек шулай ук план нигезендә алып барыла. Ноябрь аенда Татарстанның халык шагыйре, якташыбыз Шәүкәт Галиевнең тууына 96 ел тулуга багышланган педагоглар һәм укучылар өчен традицион төбәкара иҗади конкурс үткәрелде. Конкурста Ульяновск шәһәренең 13 нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы урта мәктәбе укучылары да катнашты.
2024 елның ноябрендә Апас урта гомуми белем бирү мәктәбе белән Красноярск өлкәсе Берёзово урта мәктәбе филиалының Елга төп гомуми белем бирү мәктәбе арасында мәгариф һәм тәрбия өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.
2025 елның 30 гыйнварында Апас урта мәктәбендә мөгаллимнәр өчен бөек татар мәгърифәтчесе, якташыбыз Җамал Вәлидинең тууына 137 ел тулуга багышланган III төбәкара «Җамал Вәлиди укулары» үткәрелде. Укуларда Пенза, Ульяновск, Киров өлкәләреннән, Башкортстан, Чувашия республикаларыннан, Красноярскидан 50 дән артык педагог катнашты.
Апрель аенда Ульяновск шәһәренең 64 нче мәктәбендә үткән Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары һәм шагыйрьләренә багышланган төбәкара семинарда районыбызның бер төркем укытучылары чыгыш ясады. Ульяновск өлкәсе Димитровград шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче урта мәктәбендә үткән традицион Сәгыйров укуларында катнашып, Апас урта мәктәбе укучысы Дамир Зәйнуллин – җиңүче, Кызылтау урта мәктәбе укучысы Камилә Гайнуллина призёр булдылар.
Шулай ук Апас урта мәктәбе Пенза өлкәсе мәктәпләренә дәреслекләр белән дә ярдәм итте.
Һәр мәктәптә музейлар, музей почмаклары эшләп килә. Узган уку елында аларның һәммәсе дә паспортлы булды. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы, районыбызның 95 еллыгы уңаеннан музейларда экспонатлар яңартылды. Һәркайсының тематикасы да төрле: туган якны, район тарихын өйрәнү, данлыклы якташларыбыз, сугыш ветераннары, махсус хәрби операция батырлары белән таныштыру. Патриотик һәм гражданлык тәрбиясенең нигезләре нәкъ менә тарих, музей дәресләрендә, дәрестән тыш чараларда салына.
Бүгенге көндә безнең районда башкарылган милли юнәлештәге эш укучылар белән генә чикләнми, әти-әниләр, әби-бабайларны да җәлеп итү мөһим, аларга да мисаллар үрнәгендә аңлату эшләре алып барабыз. Бу уңайдан мәгариф, мәдәният, спорт белән оештырылган уртак чаралар матур нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итә.
– Соңгы елларда мәктәпләрдә укытучылар саны җитмәү яки аларның уртача яше олыгая баруы, яшьләрнең белем бирү өлкәсенә килергә теләкләре булмау проблемасы белән еш очрашабыз. Бу яктан Апаста вазгыять ничегрәк? Педагогик кадрлар белән тәэмин ителеш канәгатьләндерәме? Укытучыларны җәлеп итүдә районда нинди чаралар каралган?
– Мәгариф системасының эшләве һәм үсеше, аның уңышлары кадрлар белән тәэмин ителешкә турыдан-туры бәйле. Районның кадрлар педагогик составы берничә ел дәвамында тотрыклы кала. Мәктәпләребездә барлыгы 450 педагог эшли. Бүгенге көндә мәктәпләрдә укытучыларның уртача яше 48 яшьтән 50 яшькә кадәр. Физика, рус теле, математика, башлангыч сыйныфлар укытучыларына мохтаҗлык бар. Кадрлар кытлыгы һәм аларның олыгаюы мәсьәләсе өлешчә максатчан һәм стипендияле укыту аша хәл ителә. Узган уку елында 7 мөгаллим кайткан булса, шуларның 4 е – максатчан һөнәри югары белем алучылар. 2025/2026 уку елында районыбызга 5 яшь белгеч кайтты. Шуларның икесе – максатчан юнәлешне тәмамлаучылар.
Яшьләрне җәлеп итү өчен районда җир, аренда яки хезмәт торагы бирү, социаль ипотека алуда ярдәм итү кебек чаралар каралган. Бүгенге көнгә 3 яшь педагог социаль ипотека буенча торак сатып алды. 1 укытучы «Земский учитель» программасы нигезендә эшкә алынды. Ел саен район август киңәшмәсендә мөгаллимлек хезмәтенә яңа аяк басучы яшь белгечләребезгә акчалата бүләк тапшырабыз.
Яшь мөгаллимнәргә остазлык ярдәме булдырыла. Районыбызда яшь укытучыларыбызны һәм тәрбиячеләребезне берләштереп торучы ассоциация эшләп килә. Ел саен район башлыгы белән очрашулар оештырыла. Татарстанның Мәгарифне үстерү институты, Казан (Идел буе) федераль университеты, Яшь мөгаллимнәрнең республика ассоциациясе вәкилләре катнашында методик семинарлар үткәрәбез. Яшь мөгаллимнәр форумын үткәрү матур традициягә әйләнде. Ул Бөтенроссия мәгариф профсоюзының Апас территориаль оешмасы ярдәме белән оештырыла. Әйтик, быел форум кысаларында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль эшләр буенча урынбасары Гөлүсә Галләмова, Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ленар Мотыйгуллин һәм минем катнашта панель сөйләшүләр уздырдык. Яшьләр үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алдылар, җитәкчелеккә теләк-тәкъдимнәрен җиткерделәр.
– Яңа уку елында районда белем бирүнең сыйфатын арттыру, укытучы һәм тәрбиячеләрнең һөнәри осталыгын күтәрү буенча нинди эшләр планлаштырылган? Узган уку елында мөгаллимнәрегез нинди уңышларга иреште?
– Район мәгариф системасының төп бурычы – аның сыйфатын күтәрү. Белем бирү сыйфатын уңай якка үзгәртү бары тик ирешелгән нәтиҗәләргә анализ ясау, җитешсезлекләр буенча юл картасы булдыру, үсеш траекториясенә даими күзәтү алып бару һәм һичшиксез методик һәм предмет ягыннан белемнәрне һәрдаим күтәрүдән гыйбарәт.
Квалификацияне күтәрү курсларыннан тыш мөгаллимнәребез, җитәкчелек корпусы өчен ТР Мәгарифне үстерү институты, Казан федераль университеты белгечләре ярдәме белән белемнәрне күтәрү курслары, семинар-практикумнарны еш оештырабыз: дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек, функциональ грамоталылыкны үстерү буенча терәк мәктәп җитәкчеләре өчен, ясалма интеллект, аттестация экспертлыгы, хезмәт куркынычсызлыгы, терроризмга, экстремизмга каршы көрәш буенча һ.б. Бу юнәлештә эш быел да дәвам ителәчәк.
Быелгы методик берләшмәләрнең август семинарларын Педагогик осталыкның югары мәктәбе белгечләре белән берлектә үткәрдек. Алар мөгаллимнәрне сәләтләре һәм мөмкинлекләре төрле дәрәҗәдә булгaн бaлaлaрны дифференциaль якын килеп укыту үзенчәлекләре белән таныштырдылар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен сәләтле укучылар белән эшләү буенча, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы буларак, зона семинары үткәрергә планлаштырабыз. Педагогик проект, осталык бәйгеләре, белем бирү оешмалары-ресурс үзәкләре өчен үзара тәҗрибә уртаклашу буенча очрашулар кебек чаралар да еш үткәрәбез. Белем бирү оешмаларына методик өйрәнү белән чыгу быел да планлаштырылган.
Эшчәнлегенең уңай нәтиҗәләре мөгаллимнәребезнең республика һөнәри конкурсларында ирешкән уңышлары белән раслана. 2 мөгаллим «Татар телендә укытуны гамәлгә ашыручы педагогик хезмәткәрләргә грант»ына ия булды. Каратун урта мәктәбе – «Татарстан территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларына ярдәм итү» проекты буенча 500 мең сумлык республика гранты иясе. 2025 елда Каратун мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Шәмсетдинов Алмаз Азат улы «Ел укытучысы» республика бәйгесендә җиңүче булды.
«Физика-математика алгарышы» республика проекты кысаларында 2 укытучы һәм 1 укучы белем бирү грантына лаек булдылар. Ике укытучы педагогик эшчәнлектәге югары казанышлары өчен бәйгесендә җиңеп акчалата премиягә лаек булды.
– Хәзерге вакытта мәктәпләрдә профильле укытуны гамәлгә кертү һәм үстерү буенча күп эш алып барыла, кирәкле шартлар тудырыла. Апас районында нинди сыйныфларга өстенлек бирелә?
– «Һәр баланың уңышы» федераль проекты кысаларында 7–8 нче сыйныф укучылары профильле белемне медицина, педагогика сыйныфларында, агроклассларда ала. Әлеге сыйныфларны тәмамлаган укучылар үз юнәлешләре буенча урта һөнәри һәм югары уку йортларына укырга керә. 2030 елга кадәр Татарстанда профиль алды әзерлеге һәм профильле укыту системасын үстерүгә багышланган «Уңыш» концепциясен гамәлгә ашыру кысаларында Апас һәм Каратун мәктәпләре «Цифрлы IT-класс» юнәлеше буенча «Татарстанда Инженерлык белеме» проектында катнаша һәм Казан ачык талантлар университеты, Чаллы шәһәренең «Кванториум» балалар технопаркы, халыкара компетенцияләр үзәге-Казан техникумы белән хезмәттәшлек итә.
«Үсеш нокталары» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләре булдырылды. Алар укучыларда заманча компетенцияләр һәм күнекмәләр формалаштыруга юнәлтелгән төп мәгариф программалары буенча, шул исәптән «Технология», «Математика һәм информатика», «Физик культура һәм тормыш эшчәнлеге иминлеге нигезләре» фәннәре буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыра. «Үсеш ноктасы» мәктәбе педагоглары – «Технология», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Информатика», өстәмә белем бирү педагоглары программалаштыру технологияләрен, 3-D модельләштерү, дизайн-фикерләү, дизайн-анализ, геомәгълүмати технологияләр, виртуаль һәм өстәмә чынбарлык технологияләрен үзләштерәләр һәм актив кулланалар. Хәзерге шартларда инновацион эшчәнлеккә әзерлек – педагог-профессионалның мөһим сыйфаты. Үзара хезмәттәшлек килешүе төзеп, башка мәктәп укучылары да «Үсеш ноктасы» үзәкләренә йөреп, табигый-фәнни юнәлештә үзләренең сәләтләрен ачалар, шулай ук физика, химия, биология буенча уку-укыту материалын практик яктан тирәнтен үзләштерәләр.
Шулай ук мәктәп укучылары һәм студентларның хезмәт базарында нәтиҗәле навигация системасын булдыру максатыннан мәктәпләр, югары уку йортлары һәм эш бирүчеләр арасында хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә дә эш алып барабыз. Бүгенге көнгә «Апас-Мол» ҖЧҖ, «Табар» АХП ҖЧҖ, Казан зооботаника бакчасы, Апас аграр көллияте, Арча педагогика көллияте, шәхси эшмәкәр Н.И. Әхмәдиева белән хезмәттәшлек турында килешүләре төзелде.
– Мәктәпкәчә белем бирү юнәлешендә эшләр ничек тора? Соңгы елларда нинди проектлар гамәлгә ашырылды?
– Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеге йөз процент оештырылган. Район балалар бакчалары ике дәүләт теленә өйрәтү буенча укыту-методик кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, аларның һәркайсында методик кулланмалар, күрсәтмә һәм тарату материаллары, балалар өчен эш дәфтәрләре, аудиоҗыентыклар, татар телендә мультипликация фильмнары бар. Барлык мәктәпкәчә оешмаларда туган як тарихына һәм этнографиясенә багышланган музей почмаклары булдырылды, һәм алар уңышлы гына эшли. Кечкенәдән балаларда милли үзаң формалаша, милли мәдәният нигезләре салына.
Мәктәпкәчә белем алу мөмкинлеген тәэмин итү белән бергә, аның сыйфатын күтәрү буенча да эш алып барыла. 2023 елдан башлап мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре эшчәнлекләрен федераль белем бирү программалары нигезендә алып бара. Ике ел рәттән КФУның мәктәпкәчә һәм башлангыч белем бирү бүлеге доценты Резидә Шәехова катнашында район тәрбиячеләре өчен ФББПны гамәлгә ашыру буенча курслар һәм семинар-практикумнар уздырылды.
«Акыллы уеннар» республика программасын тормышка ашыру кысаларында әлеге проектның эксперименталь мәйданчыгы булган Апас «Салават күпере» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән бергә ике ел рәттән республика чемпионатында уңышлы катнашып килә. Биредә шулай ук ел саен бакча мөдирләре, тәрбиячеләр өчен зона, төбәкара семинарлар, ачык чаралар, түгәрәк өстәлләр үткәрелә.
ТР Рәисе ярдәмендә кечкенәдән балаларда актив патриотик позиция формалаштыру максатында «Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары беренчеләр хәрәкәтендә» пилот проекты гамәлгә ашырыла. Бүгенге көндә 7 балалар бакчасы әлеге проектка кушылды.
– Укуның сыйфатын, нәтиҗәсен укучылар гадәттә итмтиханнарда һәм ел дәвамында барган олимпиада, конкурсларда раслый. Быелгы уку елын нинди казанышлар белән төгәлләдегез? БДИ нәтиҗәләреннән канәгатьме?
– 11 нче сыйныфны тәмамлаган 61 укучы дәүләт йомгаклау аттестациясен уңышлы узды. 19 укучы югары баллы нәтиҗәләргә иреште. Аларның 4 е өч предмет буенча югары баллар җыйды. Химиядән иң югары – 99 баллны Апас урта мәктәбе укучысы алды. 15 укучы «Укудагы казанышлары өчен» медаленә лаек булды. Районда узган ел белән чагыштырганда, бердәм дәүләт имтиханында биология, тарих, химия һәм физика фәннәре буенча уртача балл артуы күзәтелә. Профильле математика, җәмгыять белеме, информатика, инглиз теле буенча нәтиҗәләр тотрыклы. Шунысы куанычлы: биш фәннән республикадагы уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, безнең район физика, химия, биология, тарих һәм җәмгыять белеме буенча алдынгы урынны алып тора. Узган ел белән чагыштырганда, химия, физика һәм биология фәннәреннән төп һәм бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыручылар артты. 9 нчы сыйныф укучылары арасында татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшырырга теләүчеләр саны да үсә.
Сыйфатлы белем бирү – БДИ күрсәткечләре генә түгел, ә укучыларның фән олимпиадаларында һәм интеллектуаль конкурсларда катнашу нәтиҗәлелеге дә. Соңгы биш ел эчендә «Олимпка юл» республика олимпиадаларында, Гомумроссия олимпиадаларының республика этабында җиңүче укучыларыбыз саны арта. Инглиз теленнән Апас мәктәбе укытучысы Лилия Бикчәнтәева, Каратун мәктәбеннән Гөлия Бәдретдинова, тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары – Апас мәктәбеннән Айдар Хәбибуллин һәм Иске Йомралы мәктәбеннән Рифат Гыйниятуллин, Борнаш мәктәбеннән Мәүлеҗиһан Дәүләтҗанова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары – Зур Күккүз мәктәбеннән Фәнзилә Миңнуллина һәм Рәзинә Ганиева, Биеш мәктәбенең химия укытучысы Алёна Прокофьева, Борнаш мәктәбенең физика укытучысы Миләүшә Зарифуллина, Апас мәктәбенең география укытучысы Лилия Вәлиева, Каратун мәктәбенең физик культура укытучысы Зөфәр Нигъмәтҗанов ел саен олимпиадада җиңүгә ирешә.
«Алиш эзләреннән» республика конференциясе, Г.Тукай исемендәге сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе, Л.Н. Толстой исемендәге укучылар конференциясе, Каюм Насыйри укулары, Парламент дәресе кысаларында иҗади эшләр конкурсы, «Минем шәҗәрәм» республика бәйгесе, Россиякүләм иншалар бәйгесе һәм башка бик күп республика чараларында районыбыз укучылары ел саен актив һәм нәтиҗәле катнаша.
– Күптән түгел Апаста «Ярдәм» хәйрия фонды канаты астында «Хәҗәр» мөселман яшьләрен тәрбияләү үзәге ачылган иде. Ул нинди максатларны күздә тотып эшли?
– «Хәҗәр» рухи тәрбия үзәге балалар, сәламәтлеге чикле кешеләр, диният яки әхлак, әдәп даирәсендәге белгечләрне агарту үзәге булып хезмәт итәчәк. Шәхсән үзем мондый үзәкләрне һәр районда булдыру кирәк дип саныйм.
– Сезнеңчә, бүген авыл мәктәпләренә нинди үзгәреш кирәк?
– Республикабызда һәм районыбызда мәгариф үсеше мәсьәләләренә нык игътибар бирелә. Мәктәп һәм балалар бакчаларын төзекләндерү, укыту-матди базасын яхшырту, мәгариф хезмәткәрләрен социаль яклау, аларны өстенлекле финанслау, балаларның сәламәтлеген ныгыту, аеруча сәләтле, ятим һәм мөмкинлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтү юнәлешендә башкарылган төрле эшләр моны ачык раслап тора. Районда инклюзив белем бирү системасын үстерү буенча да эш алып барыла. Моңа кадәр мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Апас урта мәктәбендә коррекция класслары эшләп килсә, 2024 елдан башлап, Апас аграр көллиятендә коррекция төркеме ачылды. Яңа уку елында укучыларның функциональ грамоталылыгын үстерүне шәхси-дифференциаль якын килеп алып бару, туган телләрне өйрәнүгә һәм туган телдә белем бирүгә аерым игътибар бирү, төп һәм табигый фәннәрне өйрәнүне үстерү, цифрлы белем бирү мөмкинлекләреннән актив куллану, балаларны рухи һәм физик яктан сәламәт итеп тәрбияләү юнәлешендә нык эшчәнлек алып барырга ниятлибез.
Илебез хөкүмәте белем бирүнең бердәм киңлеген, бердәм мөмкинлекләрен булдыруны төп максат итеп куйды. Бу билгеле авыл мәктәбенә дә кагыла. Бүгенге көндә авыл мәктәпләренең төп проблемасы – укучылар саны кимү. Конкуренция булмаган, аралашу мөмкинлекләре чикле булган мохиттә укучыларда үсешкә омтылыш түбәнәя. Авыл укытучысыннан белем бирүнең заманча технологияләре белән бергә шәхескә якын килеп укыту, социаль-психологик ярдәм күнекмәләрен дә камил белү сорала. Бу уңайдан укытучыларның белемнәрен күтәрү курсларында авыл укытучылары өчен аерым тематик юнәлешләр каралса, күпмедер дәрәҗәдә ярдәм булыр иде.
Бүген укытучылар алдында балаларга заман таләпләренә туры килә торган, тормышта уз урыннарын табарга ярдәм итүче, төпле белем һәм тәрбия бирү бурычы тора.
Фәния ЛОТФУЛЛИНА
Альберт САБИР фотолары





Комментарийлар