«Мәгариф» журналы «Информационные технологии в образовании» – «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» бәйгесен игълан итә
«Мәгариф» журналы «Информационные технологии в образовании» – «Мәгарифтә мәгълүмати технологияләр» бәйгесен игълан итә. Максаты – белем бирү процессында цифрлы ресурслар һәм мәгълүмат-коммуникация технологияләре өлкәсендә иң яхшы эшләнмәләрне барлау.
Конкурста мәктәпкәчә учреждениеләр тәрбиячеләре, гомуми белем мәктәпләре укытучылары, көллият укытучылары, өстәмә белем бирү педагоглары, онлайн мәктәпләрнең һәм хосусый белем бирү оешмаларының китапханә системалары хезмәткәрләре – мәгариф системасының барлык дәрәҗәләрендәге педагоглар катнаша ала.
1.Бәйгедә катнашу өчен, әлеге сылтама https://forms.yandex.ru/u/6911bf4390fa7b5138e47166 аша кереп, анкета тутырырга кирәк. Биредә шулай ук конкурс материалы һәм 2026 елның I яртыеллыгына «Мәгариф» һәм/яки «Гаилә һәм мәктәп» журналлары басмаларына квитанцияне беркетүегез сорала.
2.Материаллар татар һәм рус телләрендә кабул ителә.
3.Эшләр 2025 елның 11 ноябреннән 15 декабрьгә кадәр кабул ителә.
Катнашучыларга түбәндәге номинацияләр буенча конкурс эшләрен тәкъдим итәргә:
1. Уку материалын тәкъдир итү.
2. ИКТ кулланып, барлык мәктәп дисциплиналары дәресләренең конспектлары.
3. Цифрлы ресурслар кулланып чаралар һәм дәресләр сценарийлары.
4. Электрон белем бирү программалары (электив курслар, дәрестән тыш чаралар һ. б.).
5. Нәтиҗәләрне автоматик тикшерү белән тест биремнәре.
6. Мәгариф мобиль кушымталары.
7. Интерактив уен форматларын (уеннар, викториналар, квестлар) эшләү.
8. Чат-ботлар һәм белем бирү процессын автоматлаштыру.
9. Мәгарифтә ИКТ өлкәсендә креатив идеяләр һәм инновацион карарлар.
Конкурста катнашучыларның барысына да сертификат бирелә, җиңүчеләр һәм призерларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла. Иң яхшы эшләр «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларында һәм «Мәгариф – Татар теле», «Мәгариф РФ» электрон басмаларында урын алачак.
Бәйгенең нигезләмәсе белән биредән таныша аласыз.
Фото: нейрочелтәр





Комментарийлар