Бүләккә – мендәр!
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларына язылып, затлы бүләккә ия буласыгыз киләме? Без бүген журналларыбызга язылучылар арасында «Бүләккә – мендәр!» акциясен игълан итәбез.
Акциядә катнашуның шартлары бик гади:
— П2433 индексы буенча «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларын берләштергән комплектка 2026 елның беренче яртыеллыгына язылырга;
— язылу квитанциясен фотога төшереп, шәхси мәгълүматларыгыз (исем-фамилиягез, адресыгыз, телефоныгыз) белән бергә редакциянең magarif@bk.ru электрон адресына юлларга. «Бүләккә – мендәр» дип язарга да онытмагыз!
Язылу кампаниясе тәмамланганнан соң, без туры эфирда язылучылар арасында үзебезнең затлы бүләкләребезне уйнатачакбыз. Ә бәхетле отыш ияләрен исә, бүләк тапшыру өчен, редакциябезгә «Мәгариф» самавыры янында чәйләп алырга кунакка чакырачакбыз.
Акциянең шартлары һәм бүләкләр турында тулырак мәгълүмат шушы СЫЛТАМАда.





Комментарийлар