Хәтер сагындагы йортлар
Татарстандагы ике музей – Казандагы Владимир Ульянов музей-йорты белән Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы – бүген яңача укыла торган тарихи киңлекләрнең иң күренеклеләреннән санала. Аларның икесе дә озак еллар дәвамында Ленин исеме белән бәйләп кабул ителде. Әмма вакыт аларга башка мәгънә өстәде.
Кокушкино һәм Казан музейлары тарихны яңача сөйли
Кешелекнең хәтере үзенчәлекле. Кайбер исемнәр вакыт үтү белән тоныклана, кайберләре исә һәр буын тарафыннан яңадан ачыла. Әмма тарих шәхесләрдән генә тормый. Ул кешеләр яшәгән йортларда, алар йөргән сукмакларда, кул тигән әйберләрдә, сакланып калган бакчаларда һәм хәтта иске бүрәнәләрдә дә яши. Музейларны еш кына үткән заманның тын архивы дип кенә күз алдына китерәбез. Чынлыкта исә алар – хәтернең иң тере урыны. Биредә вакыт тукталмый, ә кешеләрнең үз тарихына мөнәсәбәте генә үзгәрә. Һәр чор музейдан үз сорауларына җавап эзли. Кемдер анда бөек шәхесләрнең эзләрен күрә, кемдер гаилә тарихын, икенчеләр бөтен бер заманның сулышын тоя ала.
Татарстандагы ике музей – Казандагы Владимир Ульянов музей-йорты белән Ленино-Кокушкино музей-тыюлыгы – бүген нәкъ шундый яңача укыла торган тарихи киңлекләрнең иң күренеклеләреннән санала. Аларның икесе дә озак еллар дәвамында Ленин исеме белән бәйләп кабул ителде. Әмма вакыт аларга башка мәгънә өстәде.

Бүген бу музейлар революция символларыннан бигрәк XIX гасыр ахырының җанлы энциклопедиясе кебек яңгырый. Алар бер шәхес язмышын гына түгел, Казан губернасының мәдәни тормышын, гаилә кыйммәтләрен, шәһәр белән авыл арасындагы бәйләнешләрне, татар һәм рус мәдәниятләре очрашкан киңлекне дә күрсәтә.
Тарихка мөнәсәбәт алышынган саен, музейларның вазифасы да үзгәрә. Элек алар, күбрәк әзер җаваплар бирергә омтылса, бүген кешене уйланырга чакыра. Музей экспозициясе хәзер вакыйгаларны гына түгел, аларның килеп чыгу сәбәпләрен дә аңларга ярдәм итә.
В.И. Ленин шәхесе турында бәхәсләр әле дә тынмый. Берәүләр аны дәүләт төзүче итеп күрә, икенчеләр ХХ гасырның иң каршылыклы сәясәтчеләренең берсе дип бәяли. Әмма тарихчы өчен шәхескә мәхәббәт яки нәфрәт кенә җитми. Иң мөһиме, аны үз чоры белән бергә аңларга өйрәнү, чөнки һәр тарихи шәхес – үзе яшәгән заманның улы. Аны шул мохиттән аерып караганда, тарих та берьяклы гына булып кала.

Музейларның бүгенге миссиясе дә шушы фикергә нигезләнә. Алар үткәнне акларга да, гаепләргә дә омтылмый. Алар хәтерне саклый. Ә хәтернең иң зур кыйммәте кешенең үзенә нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирүендә.
Казандагы йорт: бер гаилә язмышыннан башланган музей
Казанның тарихи үзәгендәге тыйнак кына агач йортка беренче тапкыр килгән кеше аның ни өчен республикадагы иң әһәмиятле музейларның берсе булуын шунда ук аңлап та җитмәскә мөмкин. Биредә мәһабәт сарайлар да, зиннәтле интерьерлар да юк. Әмма йортның төп кыйммәте аның гади булуында.
Нәкъ менә шушы йортта 1888 елның көзеннән 1889 елның язына кадәр Ульяновлар гаиләсе яши. Бу чор Владимир Ульянов тормышындагы иң ыгы-зыгылы вакытларның берсенә туры килә. Шунысы да кызыклы: Ленин татар балалары белән аралашкан. Кайбер мәгълүматларга караганда, Ульяновның туганнары арасында татарча аралашкан булуы да ихтимал икән... Казан университетыннан чыгарылган яшь егетнең киләчәккә карашы да, китапларга мөнәсәбәте дә, җәмгыять турында уйланулары да нәкъ шул чорда тирәнәя.
Музейның тарихы үзе дә игътибарга лаек. Аны булдыру турында фикер ХХ гасырның егерменче елларында ук туа. Мемориаль экспозицияне әзерләгәндә, Ульяновлар гаиләсе вәкилләре дә катнаша. Аларның истәлекләре, гаилә ядкәрләре һәм киңәшләре йортның эчке күренешен мөмкин кадәр төгәл итеп торгызырга булыша.
Республикадагы иң борынгы музейларның берсе булган бу йорт 1937 елның 7 ноябрендә рәсми рәвештә ишекләрен ача. Шуннан бирле ул берничә тарихи чор аша үтә: Совет идеологиясе үзәге дә була, үзгәртеп кору елларын да кичерә, бүген исә бөтенләй башка мәгънә ала.
Бу бина үзенең архитектурасы җәһәтеннән дә кыйммәтле. XIX гасырның икенче яртысында төзелгән агач флигель – Казанның шәһәр мохите сакланып калган сирәк ядкәрләренең берсе. Иске бакча, агачлар күләгәсе, тын ишегалды шәһәрнең шау-шуыннан аерылган үзгә бер тарихи җирлек тудыра.

2025 ел ахырында музей җитәкчесе итеп тарихчы һәм төбәкче Марк Шишкин билгеләнә. Ул, музейның киләчәген Ленин биографиясе белән генә чикләмичә, Казан тарихын өйрәнү үзәге итеп күрә. Аның фикеренчә, шәһәрнең Совет чоры әле дә җитәрлек дәрәҗәдә өйрәнелмәгән, шуңа күрә музей бу бушлыкны тутырырга тиеш. Шушы максаттан биредә «Казан: 1917–1991» дигән лекцияләр циклы башлана. Анда шәһәрнең архитектурасы, районнары, көндәлек тормышы, мәдәни үсеше турында сөйләшәләр.
Марк Шишкин әйткәнчә, музей бүген әзер җаваплар бирү урыны гына түгел, ә фикер алышу мәйданы булырга тиеш. «Безнең өчен Ленин – Казан тарихының бер өлеше генә. Иң мөһиме – кешеләргә шәһәрнең үткәнен аңларга ярдәм итү», – дигән фикерне ул үз чыгышларында берничә тапкыр ассызыклый.

Бу караш музейның бүгенге үсешендә дә чагыла. Соңгы елларда территориядә җәйге сәхнә яңартылган, тарихи парк төзекләндерелгән, ачык һавадагы мәдәни чаралар өчен уңайлы мохит булдырылган. Шулай итеп, йорт-музей мемориаль объект кына түгел, шәһәрнең мәдәни тормышында актив катнаша торган үзәккә дә әверелә.
Әмма Казандагы бу йортның тарихы шәһәрдә түгел, ә Питрәч районындагы тыныч кына бер авылда – Кокушкино утарында дәвам итә. Нәкъ шунда яшь Ульяновның тормышында яңа чор башлана, ә бүген исә Татарстанның иң кызыклы музей проектларының берсе яңадан туып килә.
Александр Бланк утары: Кокушкиноның Ленинга кадәрге тарихы
Кокушкино турында сүз кузгалгач, күпләрнең күз алдына, иң элек, яшь Владимир Ульянов килә. Әмма бу урынның тарихы аның исеменнән күпкә иртәрәк башлана. Әгәр музейны бары тик Ленин язмышы аша гына карасак, без аның иң әһәмиятле катламын – XIX гасыр рус утары мәдәниятен, бер нәселнең тормыш рәвешен һәм шул чорның рухын күрми калабыз.

Бүгенге музейның үзәге булган утар тарихы дәүләт киңәшчесе, табиб Александр Дмитриевич Бланк исеме белән бәйле. 1848 елда ул Казан губернасының Лаеш өязендәге Кокушкино авылын сатып ала һәм гаиләсе өчен заманча, үрнәк булырдай утар төзи. Әмма аны замандашларыннан аерып торган бер сыйфат – байлык түгел, ә дөньяга караш.
Табиб буларак, Александр Бланк сәламәт яшәү рәвешен яклый. Ул кешенең сәламәтлеге даруларга гына түгел, ә хезмәткә, саф һавага, табигатькә һәм көн тәртибенә бәйле дип саный. Балаларын да нәкъ шул рухта тәрбияли. Һәркайсының үз вазифасы була: кемдер бакча карый, кемдер йорт эшендә булыша, кемдер китапханә белән шөгыльләнә. Хезмәт гаиләдә җәза түгел, ә тәрбия чарасы дип кабул ителә. Бу йортта белемгә дә аерым урын бирелә. Балалар әдәбият, тарих, география, математика, чит телләр өйрәнә, музыка белән шөгыльләнә. Гаиләдә китап уку гадәти күренешкә әйләнә. Бу мохит соңрак оныкларына, шул исәптән Владимир Ульяновка да тәэсир итми калмый.
Тарихчылар фикеренчә, Кокушкино XIX гасыр уртасындагы рус дворян утарының иң яхшы сакланган үрнәкләренең берсе булган. Биредә йорт кына түгел, ә бөтен бер тормыш системасы. Утарда бакчалар үстерелгән, хуҗалык алып барылган, парклар корылган, буалар казылган. Һәр агач, һәр сукмак билгеле бер тәртипкә буйсынган. Утар хуҗасының кызлары үсеп җиткәч тә, бу йортның ишекләре ябылмый. Җәй җитү белән Бланклар нәселе яңадан Кокушкинога кайта торган була. Алар арасында Александр Бланкның кызы Мария Александровна да була. Соңрак ул мәгариф инспекторы Илья Ульянов белән гаилә кора. Шулай итеп, Кокушкино Бланкларның гына түгел, Ульяновларның та гаилә ядкәренә әверелә.

Җәйләрен биредә балаларның шат авазы яңгырый, бакчада гаилә әгъзалары йөри, кичләрен китап укыйлар, музыка тыңлыйлар. Еллар узгач, нәкъ менә шул мохитне яшь Владимир Ульянов та үз күзләре белән күрә.
Сөрген түгел, уйлану чоры
1887 елның декабрендә Казан университетыннан чыгарылган Владимир Ульянов полиция күзәтүе астында Кокушкино утарына җибәрелә. Совет чорында бу аралык еш кына «беренче сөрген» дип аталса да, тарихчылар бүген әлеге чорга киңрәк карарга тәкъдим итә. Бу – яшь кешенең сәяси тормышы гына түгел, шәхес буларак өлгерү чоры да. Архив документларыннан күренгәнчә, ул көннәренең күп өлешен китаплар укып үткәрә. Үзе соңрак болай дип искә ала:
«Тормышымда, хәтта Петербург төрмәсендә дә, Себердә дә, Казаннан авылга җибәрелгән елдагы кебек күп укыганым булмады.»
Бу юллар Кокушкиноның тарихтагы урынын аңларга ярдәм итә. Әлеге утар революция идеяләре туган урын буларак кына түгел, ә яшь кешенең фикерләү даирәсе киңәйгән, күп укыган, уйланган һәм үзенә сораулар куйган чор булу ягыннан да әһәмиятле. Ләкин вакыт аяусыз шул. XIX гасыр ахырында утар хуҗалары алышына. Соңрак хуҗалык таркала, биналар искерә. ХХ гасыр башындагы чуалышлар вакытында чыккан янгын тарихи комплексның зур өлешен юк итә. Кайчандыр гөрләп торган утардан йорт нигезләре генә кала. Шулай да хәтер югалмый...
Утарны саклап калган рәссам
Кокушкино тарихында сирәк искә алынучы, әмма бәяләп бетергесез хезмәт күрсәткән шәхесләрнең берсе – рәссам Анна Тиссен-Зелинская. 1896 елда, әле унтугыз яшьлек кенә кыз вакытында, ул Кокушкинога килә һәм утарның тугыз акварель рәсемен ясый. Бер караганда, бу яшь рәссамның иҗади күнегүләре генә кебек. Әмма вакыт аларны бөтенләй башкача бәяли. Анна Тиссен йортларны, флигельне, парк аллеяларын, тегермәнне, күперләрне, елга буен һәм хуҗалык биналарын гаҗәеп төгәллек белән кәгазьгә төшерә. Ул хәтта тәрәзә йөзлекләренең бизәкләрен, баскычларның урнашуын, агачларның рәтен дә игътибарсыз калдырмый.
Утыз-кырык ел үтеп, музейны яңадан торгызу мәсьәләсе күтәрелгәч, реставраторлар алдында зур проблема калка: биналар сакланмаган, фотолар аз, тасвирламалар җитәрлек түгел. Нәкъ шул вакытта Анна Тиссенның акварельләре табыла. Архив документлары, археологик казулар һәм рәссамның эшләре бер-берсен тулысынча диярлек раслый. Белгечләр әйтүенчә, әгәр бу акварельләр сакланмаган булса, Кокушкино утарын тарихи төгәллек белән торгызу мөмкин дә булмас иде. Шул рәвешле, бүген музейга килгән һәр кеше күргән биналарга рәссамның үткен күзе, реставраторларның сабырлыгы һәм тарихчыларның күпьеллык хезмәте салынган. Кайчак тарихны генераллар да, сәясәтчеләр дә түгел, ә вакытында берничә акварель ясап калдырган рәссам саклап кала икән!
Көлдән калкыган утар
Тарихка битараф булмаган һәркем өчен 2022 елның язы авыр хәбәр алып килде. Кокушкино музей-тыюлыгының иң кадерле биналарының берсе – XIX гасырдан сакланып килгән тарихи флигельдә янгын чыккан. Берничә минут эчендә ут агач корылмаларны ялмап ала. Бу хәбәр республика буенча музей белгечләрен, тарихчыларны һәм мәдәни мирас өчен борчылган кешеләрне тетрәндерде. Тарихи бинаны югалту куркынычы һәрчак авыр кабул ителә, чөнки музей экспонатларын яңадан табарга мөмкин булса да, гасырлар шаһиты булган йортның үз рухын кире кайтару җиңелләрдән түгел.
Шул көннәрдә үк Кокушкино язмышы турында сөйләшүләр башланды. Әмма иң мөһиме – беркем дә тарихи бина язмышына битараф калмады. Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектларын саклау белән шөгыльләнүче белгечләр, архитекторлар, реставраторлар һәм Милли музей хезмәткәрләре өчен бу гадәти төзелеш объекты гына түгел, ә тарихи хәтерне саклау бурычы иде. Реставрация эшләре башлангач, төп принцип үзгәрешсез кала: мөмкин кадәр тарихи дөреслекне саклау. Архив фотолары, XIX–XX гасыр документлары, элек башкарылган археологик тикшеренүләр, Анна Тиссен-Зелинскаяның акварельләре – барысы да яңадан өйрәнелгән. Яңа йорт төзү түгел, ә югалган тарихи җирлекне мөмкин кадәр төгәл торгызу максаты куела. Шулай итеп, бүген Кокушкино музей-тыюлыгы яңадан кунаклар кабул итәргә әзерләнә. Рәсми ачылышы 2027 елның апрель аена тәгаенләнгән. Әмма яңарыш биналар белән генә дә чикләнми әле...
Музейның үзәгендә заман үзе
Соңгы елларда Россия музейларында күзәтелгән иң әһәмиятле үзгәрешләрнең берсе – тарихи шәхесләрне киңрәк тарихи мохит эчендә күрсәтү омтылышы. Кокушкино да шул юлны сайлый. Татарстан Республикасы Милли музее филиалы буларак эшли торган музейның яңартылган концепциясе турында сөйләгәндә, музей җитәкчелеге бер фикерне аеруча еш кабатлый: Кокушкино Ленин белән генә бәйле түгел. Марк Шишкин билгеләп үткәнчә, музейның төп максаты – килгән кешене XIX гасыр тормышы белән очраштыру. Аның сүзләренә караганда, яңартылган экспозициядә игътибар Александр Бланк утарына, гаилә көнкүрешенә, авыл мәдәниятенә, Казан губернасының рухи һәм мәдәни мохитенә дә юнәлтелә. Ленин язмышы бу тарихның мөһим бер өлеше булып калса да, ул бөтен экспозициянең бердәнбер үзәге түгел. Бу караш музей эшенең бөтен эчтәлеген үзгәртә. Килгән кеше революция тарихын гына түгел, ә кешеләрнең ничек яшәвен, балаларны ничек тәрбияләвен, йортларны ничек төзүен, табигать белән нинди мөнәсәбәттә булуын да күрәчәк.Тарих әнә шулай шәхесләр тарихыннан көндәлек тормыш тарихына күчә.
«Кокушкино – Питрәчнең визит карточкасы»
Питрәч районының территорияне үстерү буенча белгеч Айгөл Хикмәтуллина да Кокушкиноның әһәмиятен нәкъ менә шул яктан бәяли. Аның фикеренчә, музей-тыюлык бүген районның иң абруйлы туристик үзәкләренең берсе булып формалаша. Бүген туристларны тарихи шәхесләр генә түгел, ә авылның үз мохите, табигате, архитектурасы һәм мәдәни мирасы да җәлеп итә. Кокушкино киләчәктә гаилә сәяхәтләре, мәктәп экскурсияләре һәм мәдәни туризм өчен иң әһәмиятле урыннарның берсенә әверелергә мөмкин. Бу фикер музейның бүгенге үсеш юнәлеше белән дә аваздаш, чөнки хәзерге музей кешеләрне бер генә тарихи вакыйга белән түгел, ә бөтен бер мәдәни киңлек белән таныштырырга омтыла.
Реставрация – яңадан төзү түгел
Кокушкино турында сөйләгәндә, Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты башлыгы Эльза Бабушева күтәргән фикер аеруча әһәмиятле яңгырый. Аның сүзләренчә, тарихи бинаны торгызу – яңасын төзү түгел. Реставратор өчен һәр бүрәнә, һәр кадак эзе, һәр тәрәзә уемы – тарихи документ. Шуңа күрә эшнең төп максаты да матур бина салу түгел, ә тарихи дөреслекне мөмкин кадәр төгәл саклау. Эльза Бабушева әйткәнчә, реставрация вакытында һәр конструкция архив материаллары белән чагыштырыла, белгечләр тарафыннан өйрәнелә, бары тик шуннан соң гына яңадан торгызыла. Мондый эштә ашыгу тиеш түгел, чөнки бер ялгыш карар тарихи дөреслекне югалтуга китерергә мөмкин. Бу фикер Кокушкино язмышының асылын бик төгәл аңлата. Музейның кыйммәте яңартылган буяудан битәр вакыт өзгән хәтерне мөмкин кадәр төгәл ялгауда.
Кокушкиноның бүгенге яңарышы да гади төзелеш проекты түгел. Ул – тарих белән җаваплы итеп сөйләшү үрнәге. Ә тарих, билгеле булганча, ашыкканны гафу итми.
Тарих белән бәхәсләшмиләр...
Тарих һәр чорда яңадан языла дигән сүзне еш ишетергә туры килә. Чынлыкта исә тарих үзе үзгәрми. Кешеләрнең аңа карашы гына алышына. Һәр буын үткәннәргә үзенең сораулары белән мөрәҗәгать итә. Кемдер анда җавап эзли, кемдер сабак ала, кемдер исә үзенең тамырларын табарга омтыла. Шушы күзлектән караганда, Кокушкино белән Казандагы йорт-музейның бүгенге яңарышы очраклы күренеш түгел. Бу – җәмгыятьнең тарихи хәтергә мөнәсәбәте үзгәрүенең бер чагылышы.
Ленин – тарихның бер өлеше
Владимир Ульянов-Ленин – ХХ гасыр тарихында иң зур бәхәсләр уяткан шәхесләрнең берсе, дидек. Балачактан бик укымышлы, күп телләр өйрәнгән, шахмат уены ярышларында беркемгә дә оттырмаган, телгә үткен, юмор хисе көчле үсмердән менә дигән дөньякүләм танылган математик чыгар иде. Әмма аңа кешелек дөньясында башка өлкәдә танылырга насыйп була... Ленин эшчәнлегенә төрле чорда төрлечә бәя бирелде һәм бу бәя киләчәктә дә үзгәрергә мөмкин. Ләкин музейның максаты тарихи шәхескә соңгы хөкем чыгару да түгел. Музей сәясәттән бигрәк хәтер белән эшли. Бүгенге музей экспозицияләрендә Ленин шәхесе үз чоры белән бәйләнештә күрсәтелә. Ул XIX гасыр ахыры Россиясендә үскән, шул җәмгыятьтә белем алган, шул дәвер каршылыкларын күргән кеше буларак ачыла. Бу алым шәхесне идеаллаштырмый да, кире дә какмый. Ул аны тарихның табигый агышына урнаштыра. Мөгаен, нәкъ менә шушы караш музейны бәхәс мәйданыннан фәнни фикер алышу мәйданына әйләндерәдер инде.
Милли музей системасында яңа сулыш
Бүген Кокушкино музей-тыюлыгы ТР Милли музее филиалы буларак эшли. Бердәм музей системасы тарихи объектларны саклау, фәнни тикшеренүләр үткәрү, реставрация эшләрен координацияләү, фондлар белән эшләү һәм заманча экспозицияләр булдыру өчен киң мөмкинлекләр ача. Шушы эшләр нәтиҗәсендә Кокушкино бүген яңа төсмер алды. Музей хезмәткәрләре килгән кешене экспонатлар янына гына түгел, ә тарихи мохит эченә алып керергә омтыла. Шунлыктан яңартылган экспозицияләрдә мультимедиа технологияләре дә, тарихи интерьерлар да, архив документлары да бер-берсен тулыландыра. Биредә кешеләр ядкәрләр аша түгел, ә вакыт аша сәяхәт итә. Питрәч районы өчен Кокушкино бүген мәдәни генә түгел, икътисади әһәмияткә дә ия. Айгөл Хикмәтуллина билгеләп үткәнчә, районда эшләнгән туристик маршрутларда Кокушкино төп урыннарның берсен алып тора. Әмма туристлар монда Ленин исемен күрү өчен генә килми. Аларны авылның тынычлыгы, тарихи парк, XIX гасыр утары мохите, музейның яңартылган экспозицияләре җәлеп итә. Бу исә музейның җәмгыятьтәге роленең киңәюен күрсәтә...
Хәтернең киләчәге
Француз тарихчысы Пьер Нора: «Хәтер югалган саен, хәтер урыннарының әһәмияте арта», – дип язган. Бу фикер миңа калса, Кокушкино белән Казандагы йорт-музейга да туры килә кебек. Музейлар бит үткәнне кире кайтармый, алар безгә вакытның эзләрен генә саклап кала. Әлеге эзләрне укый белгән кеше исә тарихның әзер җаваплардан түгел, ә меңләгән кеше язмышыннан торуын аңлый башлый. Димәк, иң зур хәзинә – кешенең уйлана башлавы. Тарихны аңларга теләгән кеше өчен музей – җаваплар табу урыны түгел. Ул – дөрес сораулар туа торган Хәтер җирлеге.
Автор фотолары





Комментарийлар