Логотип Магариф уку
Цитата:

Тукай фатихасы белән

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ, язучы, әдәби тәнкыйтьче, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе

Тукайның «Бер мөхәрриргә» шигырен «Аң» журналына басар өчен Әхмәтгәрәй Хәсәнигә вәгъдә итеп тә, «Мәктәп» журналында «Мөхәрриргә» исеме астында бастырып чыгаруы хакында кызык тарих бар. Нинди серле басма соң ул татар матбугатында кинәт кенә пәйда булган «Мәктәп» журналы? Аның Тукайга нинди катнашы бар? Ни өчен Тукай нәкъ менә үлеме алдыннан аңа игътибарын юнәлткән?

Берничә факт. Тукай Клячкин хастаханәсенә 26 февральдә кереп ята. «Амур»да авырып ятканда да, Клячкинга кергәч тә, Тукай янына хәл белергә килүчеләр арасында иң активы бу вакытта Шиһаб Әхмәров булгандыр, мөгаен. Ул чактан калган барлык хатирәләрдә, фотосурәтләрдә дә ул бар. Бу аңлашыла. Беренчедән, ул – Тукайның иң мөһим китапларын нәшер иткән «Сабах» ширкәтенең башлыгы һәм мөхәррире; икенчедән, ул – Тукай «Амур»да торганда да, хастаханәгә күчкәч тә, шагыйрьгә даими рәвештә матди ярдәм күрсәтеп торган кеше (бу очракта И. Рәминең истәлекләренә мөрәҗәгать итәргә мөмкин, ул, Тукай кушуы буенча, еш кына Ш. Әхмәровтан өчәр сум, бишәр сум акча алып килә); өченчедән, бу вакытта ул яңа журнал гамәлгә кую идеясе белән йөри һәм аңа шагыйрьнең теләк-киңәшләрен ишетү бик мөһим була.

«Мәктәп» журналы 1913 елның 21 февраленнән гамәлгә куела (1914 елның 17 октябренә кадәр чыга). Ул – уку-укыту һәм тәрбия журналы, күренекле педагоглар, әдипләр катнашында айга ике тапкыр басыла. Тиз арада педагогик басмаларның иң алдынгысы булып таныла. Ул хәтта тышкы бизәлеше белән дә башкалардан аерылып тора. Журнал тышлыгы белән 32 битле булып, яхшы кәгазьдә, техник эшләнеше ягыннан заманча һәм затлы күренә. «Бүгенге көндә эшләнәчәк эшләрнең иң кирәклесе һәм иң җиңеле тәмам татар баласы җитештерсен. Аның рухы, аның теле, аның төшенчәсе, аның тойгысы татарча булсын», – дип язылган була аның программ мәкаләләрендә. Бу идеяләрне гамәлгә ашыручы авторларның һәрберсе татар милләтенең горурлыгы булырдай шәхесләр: Гаяз Исхакый, Фатих Сәйфи-Казанлы, Габдулла Гыйсмәти, Сәгыйть Сүнчәләй, Фуад Туктаров, Габделбари Баттал һ.б.

Әлбәттә, яңа журналның идеяләре, максатлары Тукайның үз рухына, гомер максатына, яшәү мәгънәсенә бик туры килә. Ул, булган авыруын да онытып, шундук бу журнал идеяләре белән янып яши башлый, үз янына хәл белергә килеп йөргән Шиһаб Әхмәровка киңәшләрен бирә, бик теләп шигырьләрен тәкъдим итә. Бу яңа басмада аның иң элек «Олугъ юбилей мөнәсәбәте илә халык өмидләре» дигән принципиаль шигыре дөнья күрә. Аннары «Мөхәрриргә», «Кыйтга» («Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов... ») шигырьләре басылып чыга. Әйе, «Бер мөхәрриргә» дигән шигырьне Г. Тукай «Аң» журналына вәгъдә итеп тә, кире уйлап, «Мөхәрриргә» дигән исем белән Ш. Әхмәров журналында бастырып чыгара. Шагыйрьнең рөхсәте белән «Мәктәп» шигыре дә «Аң» журналыннан күчереп басыла... Хәтта Г. Тукайның иң соңгы әсәре булып исәпләнгән «Казан» шигыре дә шушы «Мәктәп» журналында дөнья күрә.

Искәрмә: «Сабах» көтебханәсе һәм нәшрияты 1902 елда Казанда оеша. Нәшрият, нигездә, мәктәп, мәдрәсәләр өчен дәреслекләр бастыра. Танылган әдипләребездән Галимҗан Ибраһимов, Габдулла Тукай әсәрләрен һәм җыентыкларын да бик теләп нәшер итә. «Югарыда телгә алынган «Мәктәп» журналы да педагогик журналларның иң танылган, күренеклесе булып әверелә. 1911 елда нәшриятның «Өмид» исемендә үз басмаханәсе ачыла. «Сабах»ның Казан бүлегендә – Шиһаб Әхмәров, белгеч-типограф Вәли Әхмәдуллин, Уфа бүлегендә Хәбибрахман Зәбири җитәкчелек итәләр.

1917 елгы инкыйлаб алдыннан Харитонов басмаханәсе дә шушы нәшрият карамагына күчә. 1921 елда басмаханә Советлар иленең дәүләт нәшрияты итеп үзгәртелә.

1918 елның 7 ноябрендә Казанда Мәркәз мөселман комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нең органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлый. «Мәктәп» журналының беренче саннарында ук үзенең мәкаләләре белән актив катнашкан Галимҗан Ибраһимов «Мәгариф»не оештыручы, аның беренче мөхәррире була. «Мәктәп» журналының актив авторлары да аның дәвамчысы булган «Мәгариф»не чыгару эшенә бик теләп кушылалар. Бу турыда журналыбызның февраль ае санында укый аласыз.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ