Тәрбияне кайчан башларга?
Чыннан да, балага тәрбияне кайчан бирә башларга соң? Без совет педагогик системасында Ян Амос Коменский, Сухомлинский, Макаренко һ.б. тәгълиматлары белән якын таныш. Шуңа күрә: «Тугач та!» – диярбез. Юк шул. Тугач та, карында вакытта да түгел.
Зөфәр хәзрәт ГАЛИУЛЛИН,
Киров өлкәсе мөфтие, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты
Ислам дине ир кешегә: «Үзеңнең балаңа яхшы ана тап», хатын-кызга: «Үзеңнең балаңа яхшы ата тап», – ди. Ягъни өйләнгәнче, никахланганчы ук үзегезнең булачак балагызга яхшы ана, яхшы ата булырлык, иманлы, итагатьле, тәүфыйклы, шәфкатьле, миһербанлы кеше табыгыз. Наркоман, исерек, эшсез, мәнсез, тәүфыйксыздан бала тапмагыз инде.
Мөселман гаиләсе баланы гына түгел, үзен дә тәрбияли. Балага мең тапкыр: «Эчмә, урлама!» – дип әйтеп тә, үзең эчеп, чәлеп яисә алпан-тилпән «Алмагачлар»ны җырлап кайтасың икән, үгет-нәсыйхәтләреңнең файдасы булмас. Ата-анага хөрмәт таләп итеп, үз әти-әниеңә хөрмәтең булмаса яисә хатының өстендә кулың уйнаса, «Әй, син сыер!» дип, ә ул сине, бозау дисә, балаң: «Минем әнием – сыер, әтием – бозау, әби-бабаларым карт хайваннар микәнни?» – димәсме?
Балада күркәм сыйфатлар тәрбияләргә кирәк. Миңа мәктәптә укытырга насыйп булды. Шунда мин дәресләрнең берсендә балалардан кешегә хас сыйфатларны язуларын сорадым. Биш-алты сыйфат яздылар. Шуннан соң яман сыйфатларны язуларын сорадым. Аларның саны бермә-бер күбрәк иде. Без, кеше яхшы булырга тиеш, дибез. Яхшы булыр өчен, нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң ул? Моны кайсыбыз ачыклаган да, кайсы мәктәпнең шуңа тукталганы бар? Карагыз, Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә: «Исем тану мөмкинлеге бирдем», – ди (2:30). Үзенең гүзәл исемнәрен тану, шул нурда тәрбияләнү сәләте турында сүз бара. Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле, шәфкатьле, без дә шундый булырга тиеш бит, ник оялабыз? Ул – патша, мәлик, син дә ул, ата-ана, эш башында торучы буларак, үз урыныңда җаваплы түгелме? Аллаһы Тәгалә – сабыр, син дә сабыр төбе сары алтын икәнне онытма. Ул – галим, сиңа да, ирме-хатынмы, гыйлем алу фарыз. Аллаһы Тәгалә – рәхимле, син дә каты күңелле булма инде. Ул – Кәрим, син дә саран булма. Аллаһы Тәгалә – нык, син дә кирәкле урында йомшак, хас урында нык бул. Аллаһы Тәгалә – гафу итүче, син дә мәрхәмәтле бул. Ул – серләрне саклаучы, һәрберебезнең ни кылганын белсә дә, фаш итми, серебезне ачмый, син дә гайбәт сөйләмә. Шулай итеп, тәрбиянең башы Аллаһыда, Коръәндә, Пәйгамбәребез (с.г.в.) үрнәгендә.
Тәрбиянең дәвамы – шәҗәрәңдә.
Без – нигезле, ватанлы, дәүләтле халык. Дәүләт – нигез ташы, ата-ана йорты шәҗәрәңнән башлана. Һәрберебез гомер-гомергә җиде буынны белгән. Без дә шул җиде буын бабайлар үрнәгендә балаларыбызны тәрбияләргә тиеш. Әйе, бала 2–3 буынны күреп белә ала. Ә калганнары хакында әти-бабасы сүзеннән таный. Балага, синең бабаңның әтисе яки бабасы батыр, уңган, акыллы, оста иде, дисәң, шул сыйфатлар балага да йогынты ясый, аңа охшарга тели, шуның белән тәрбия ала. Төркия мәктәпләрендә бик матур гадәт бар. Аларның мәктәп диварларында ханнарының сурәтләре, тарихлары, кылган эшләре күрсәтелгән. Ник безнең мәктәпләрдә дә, ичмасам, тарих кабинетларында булса да, шул үрнәкне алып, татар ханнары хакында мәгълүмат бирмәскә? Ватанпәрвәрлек шуннан башлана ул.
Болары – җәмгыятьнең бала каршында булган бурычларының бер өлеше. Икенчесе – белем алырга мөмкинлек бирү. Әгәр дә мин кол түгел икән, баламның ана телендә гыйлем алырга хокукы бар, дигән сүз. Шулай ук югары белем һәм чит илдә гыйлем арттырырга да хокуклы. Чит илләргә җибәрүдән куркырга кирәк түгел, ныклы нигез, тәрбия алган бала кыйбласын югалтмаячак. Бөртекне уңдырышлы җиргә чәчүдән куркырга кирәкми. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Белемне Кытайга булса да барып ал», – дигән.
Балага тәрбия биргәндә, без еш кына: «Хатаңны төзәт!» – дип өйрәтәбез. Җәмәгать, хата бит төзәлми. Син эшләгән әйбер инде эшләнгән, башка кабатлама, тәүбә кыл. Исламда мизан дигән әйбер бар: ике иңеңдәге ике фәрештәң яхшы һәм яманны теркәп бара. Нәтиҗәсе кайсы як авыррак булудан гыйбарәт.
Балага тәрбия, мөнәсәбәт кирәк. Үзебезнең әти-әнине искә алсак, хәтердә алып биргән уенчыклары, әйберләре түгел, әйткән сүзләре, эш-фигыльләре уелып калган. Бала тугач, 100 мең сумлык коляска алу – ата-анага мин-минлекләрен күрсәтү әсәре генә. Балага кирәкми ул, аңа җылы мөнәсәбәт җитә. Ул елмаюдан елмая белә. 2 яшьлек балаңа үзеңнең эшләпәңне кидерсәң, шуңа шатлана. Анда да эшләпәгә түгел, ә мөнәсәбәтеңә сөенә. Безгә дә балалыгыбызны саклап калып, бер-беребезнең шатлыгына шатланып, кайгысында ярдәмләшеп, дөнья-ахирәттә фәрештәләр сәламенә, Аллаһы Тәгалә ризалыгына лаек булып яшәргә насыйп булсын.
Бала булыйк. Дөньяның гүзәллеген күреп, Аллаһы ризалыгы өчен сөеп-сөенеп яшик!
Фото – Шедеврум.





Комментарийлар