Логотип Магариф уку
Цитата:

Совет чоры мәгърифәтчесе

Кайчакта тарих һәм язмыш үзе үк кайбер кешеләрне сайлап ала кебек. Алар, гади генә яшәп тә, үзләренең хезмәте, фикере, ныклыгы белән бөтен бер чорның йөзен, рухын билгели ала. Мирза Исмәгыйль улы Мәхмүтов – нәкъ шундый шәхесләрнең берсе. Тышкы кыяфәте белән үк игътибарны җәлеп иткән Мирза аганың быел май аенда 100 еллыгы билгеләп үтелә.

Тамырдан килгән ныклык

Мирза Мәхмүтов – татар мәгарифе, педагогика фәне, милли үзаң һәм рухи тәрбия тарихында аерым бер урын биләп торган затлы галим. Яңача фикерләүгә нигезләнгән педагогик эзләнүләр, укытуның асылын яңадан аңлату, мәктәпне белем бирү урыны гына түгел, ә шәхес тәрбияләү мәйданы итеп карау нәкъ менә Мирза әфәнде шәхесе белән бәйле.

Мирза Мәхмүтов – мәгарифне дәүләт күләмендә оештыра белгән җитәкче дә, педагогикага яңа фикер алып килгән галим дә, милләт язмышы өчен борчылган зыялы да, тормышның ачысын да, җаваплылыгын да яшьтән татыган, шуңа күрә кешеләр кайгысын тирәнрәк аңлый белгән кеше дә.

Мирза Мәхмүтовның шәхесен аңлау өчен, иң элек аның тамырларына күз салырга кирәк. Үзе дә нәсел хәтеренә хөрмәт белән карый. Татарда «җиде буыныңны бел» дигән сүз юктан гына әйтелмәгән. Мирза әфәнде дә үзенең алтынчы буын бабасының исеме Мәхмүт булганын искә ала. Димәк, аның фамилиясе дә, асылда, нәсел хәтеренең дәвамы булып тора. Бу очраклылык түгел. Бу – кешенең үзе каян килгәнен белүе, үткәнгә таянуы, киләчәккә җаваплылык белән каравы билгесе.

Аның балачагы да – үзе бер язмыш дәресе. XX гасыр башында күп кенә татарлар кебек үк, аның гаиләсе дә бәхет эзләп читкә киткән. Гайнетдин исемле бабасы Нобель нефть промыселлары җитәкчесенең шәхси сакчысы булган. Әтисе Исмәгыйль Үтәмеш авылы кызы Зәйнәп белән Баку якларында танышып өйләнешәләр. Мирза әфәнденең паспортында туган җире итеп Мордовиядәге Алтар авылы күрсәтелсә дә, ул үзе: «Мин дә Бакуда туганмын», – дип әйтә торган була.

Балачак хатирәләренең иң әрнүле сәхифәсе – 1933 елда әтисенең үтерелүе. «Өч бала ятим калдык, мин зурысы идем», – ди ул истәлекләрендә. Бу – гади бер җөмлә генә түгел, бу – бөтен бер холыкның, бөтен бер эчке ныклыкның ачкычы. Иртә килгән югалту аны тиз җитлектергән. Әтисезлек аның җилкәсенә җаваплылык салган, бәлки шуңа күрә дә ул гомере буе башкалар өчен дә җавап бирә белгәндер дә.

Үзенең тәрбия чыганакларын ул бик төгәл атый: «Әхлакый тәрбия – әниемнән, социаль тәрбия – күрше-күлән, дус-ишләрдән, халыктан». Бу сүзләр Мирза әфәнденең бөтен рухи портретын ачып бирә төсле. Әнисе Зәйнәптән килгән әхлакый ныклык, халыктан килгән тормыш мәктәбе, авыр елларның сынавы – болар барысы да аның киләчәктәге галимлегенең дә, җитәкчелегенең дә, кешелек сыйфатларының да нигезен тәшкил итә.

 

Тормышның кырыс мәктәбе һәм ихтыяр көче

Мирза Мәхмүтов кабинет галиме генә түгел. Аның тормышы кәгазьгә теркәлүдән битәр, тормышның үз кулы белән язылган. Ул, Тукай сүзләренә таянып: «Җирне аз-маз тырмалап, чәчкән идем, урган идем…» – дип искә ала. Димәк, хезмәт аның өчен абстракт төшенчә түгел, ә кул белән тотып, танып белгән, маңгай тире аша таныш хакыйкатькә ирешкән.

Ул унике ел армиядә хезмәт итә, аннан соң унҗиде ел Мәгариф министрлыгында җитәкче урында эшли. Бу ике чор – ике зур мәктәп. Берсе – тәртип, ныклык, сабырлык; икенчесе – идарә, алдан күрүчәнлек, кешеләр белән эш итә белү. Аның холкындагы төгәллек, фикерендәге тәртип, җаваплылык тойгысы әнә шул тормыш мәктәбеннән килә.

Мондый кешеләрдә бер уртак сыйфат була: алар үзләре турында артык сөйләргә яратмый. Әмма алар сөйләгән һәр сүз тәҗрибә, сынау, хәтер, нәтиҗәгә нигезләнгән була. Мирза әфәнденең җавапларында да шушы эчке тыгызлык сизелә: ул артык бизәми, ләкин әйткән сүзе төптән килә.

 

Тракторчыдан министр дәрәҗәсенә

Мирза Мәхмүтовның иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлегенең иң күренекле өлеше, әлбәттә, мәгариф белән бәйле. Ул – тормышын бер өлкәгә генә багышлап түгел, ә мәгарифнең барлык баскычларын күреп һәм үзгәртеп яшәгән кеше. Хезмәтләре исә испан, кытай, алман, эстон, үзбәк һәм башка телләрдә басыла. Бу факт Мирза Мәхмүтовның абруе, Россия белән генә чикләнмичә, киңрәк мәйданга чыкканын раслый.

Ул 1958–1976 елларда Татарстан мәгариф министры булып эшли. Министр итеп билгеләнгәндә, аңа нибары 32 яшь булган. Татар тарихында ул, мөгаен, иң яшь мәгариф министры буларак теркәлеп калачактыр. Бу – тулы бер буынның белем алу шартларын, мәктәпнең юнәлешен, милли мәгарифнең мөмкинлекләрен билгеләгән чор. Әмма гыйлемгә, яңалыкка, фәнни-педагогик эшчәнлеккә омтылган егетнең тормышында сынаулар да аз булмаган. Сабырлыгы, үҗәтлеге, акылы нәтиҗәсендә юлында очраган оппонентларын да җиңә барган.

Мәгариф өлкәсендә җитәкче булу һәрвакыт катлаулы, чөнки син бүгенге көн белән генә түгел, киләчәк белән дә эш итәсең. Мәктәптә кабул ителгән һәр карар еллар узгач кына чын бәясен ала. Яшь министрның хезмәтен нәкъ менә шушы яктан бәяләргә кирәк: ул мәгарифне көндәлек хуҗалык эше дип кенә түгел, милләтнең киләчәген билгеләүче көч итеп күрә. Мәктәп – аның өчен милләтнең киләчәге. Ул мәгарифне тулаем дәүләт эше булудан бигрәк, милләт мәнфәгате итеп аңлаган. Аның фикерләрендә мәгариф һәрвакыт ике үлчәмдә яңгырый: беренчесе – шәхес тәрбиясе, икенчесе – милләт сакланышы. Аның өчен мәктәп – киләчәк кешесен формалаштыру урыны. Шуңа күрә ул дәрес, укытучы, тәрбия, фикерләү, хезмәт төшенчәләрен бербөтен буларак кабул итә.

 

Галимлек фәлсәфәсе

Мирза ага – педагогика фәнендә үз юлын салган галим. Ул филология фәннәре кандидаты, педагогика фәннәре докторы, соңрак Татарстан Фәннәр академиясе академигы дәрәҗәсенә күтәрелә. Әмма бу дәрәҗәләрнең чын эчтәлеге аның фәнни яңалыгында. Аның исеме белән иң нык бәйләнгән төшенчә – проблемалы укыту. Ул үзе моны бик ачык итеп аңлата: «Шулай итеп, «проблемалы укыту» теориясе хасил булды. Аның нигезендә укучыны фикерләргә өйрәтү ята». Бу җөмлә – гади генә методик формула түгел, ә педагогик фәлсәфә. «Кешенең сәләте табигатьтән килергә мөмкин, ләкин аны махсус рәвештә, даими үстерергә кирәк», – ди ул. Бу фикердә галимнең кешегә ышанычы да, укытучыга таләбе дә бар.

Аның педагогикага керткән иң зур өлеше шунда: ул дәресне «укытучы сөйли – укучы тыңлый» кысаларыннан чыгара. Дәрес – аның өчен җанлы фикер мәйданы. Шуңа күрә ул укытучының эчке дөньясына да зур әһәмият бирә: «Дәрестә укучылар белән мөнәсәбәткә кергәч, укытучының эчке, рухи дөньясы, акыл һәм хисләре, белем байлыгы… ачык чагыла». Бу юллардан күренгәнчә, ул укытучыны һөнәр иясе генә дип түгел, ә шәхес итеп карый.

Аның өчен педагогика – фән генә түгел, сәнгать тә. Бу бәядә бик тирән мәгънә бар. Фән – төгәллек, системалылык, дәлил;  сәнгать – сиземләү, эчке тоем, кешене тоя белү. Мирза Мәхмүтов – нәкъ менә шушы ике башлангычны берләштерә алган сирәк галимнәрдән.

 

Милләт язмышын йөрәк аша

Мирза Мәхмүтовны бары тик педагогика кысаларында гына калдыру дөрес булмас иде. Аның язмаларында, чыгышларында, әңгәмәләрендә бер борчылу даими яңгырый: ул – милләтнең киләчәге. Аның өчен милләт –романтик лозунг түгел, ә хезмәт, белем, әхлак белән саклана торган тере дөнья. Шуңа күрә ул: «Рәхәт тормыш нигезендә намуслы хезмәт ята», – дигән фикерне ачык әйтә. Аның «Һөнәр – ил канаты» мәкаләсендә дә шул ук караш чагыла: халыкның ныклыгы хезмәттә, һөнәрдә, белемдә.

Ул милли мәгарифнең хәлиткеч әһәмиятен ассызыклый: милләтнең сакланып калуы өчен тел, тәрбия, белем системасы зарур. Аның өчен мәктәп – милләтнең иртәгәсе. Менә ни өчен ул милли мәктәпне яклап, аның дәрәҗәсен төшерү омтылышларына каршы тора. Уфадагы киңәшмәдә татар һәм башкорт мәктәпләрен унъеллыктан сигезьеллыкка калдыру ниятенә каршы чыгышы – аның принципиальлегенең ачык мисалы. Ул хәлнең җитдилеген сизә, фикердәшләр таба, яклап чыга. Бу – административ батырлык кына түгел, милли җаваплылык чагылышы да.

Милләт турында сөйләгәндә дә галим хискә генә бирелми, акыл белән сөйли. Мәгарифнең киләчәген ул глобаль көндәшлек, белем сыйфаты, интеллектуаль элита әзерләү белән бәйләп карый. Аның республика күләмендәге югары уку йортларын берләштереп, көчле университет төзү турындагы уйлары да шушы алдан күрүчәнлекне куәтли.

 

Әхлаклылык үрнәге

Замандашлары, якыннары раслаганча, Мирза Мәхмүтовның иҗатында һәм сөйләмендә «әхлак» сүзе еш кулланыла. Әмма бу сүз аның теленнән декларация кебек кенә яңгырамый, ә шәхси тормыш тәҗрибәсе белән дә ныгытылган була. Ул ачык итеп әйтә: «Социаль гаделлектән һәм гуманлы социумнан, гаиләдә әхлакый принциплардан, максатчан белем һәм яшь буынга гадәти әхлакый тәрбия бирүдән башка ил яши алмый».

 Мирза әфәнде өчен әхлак – аерым бер «тема» түгел, ә җәмгыятьнең яшәү шарты!

Чын мәгърифәтченең хакыйкый бөеклеге кайчак һәйкәлләрдә түгел, ә кешеләрнең фикер йөртү рәвешендә яши. Мирза Мәхмүтов әнә шундыйлардан: ул безгә әзер җавап калдырмый, әмма дөрес сорау куярга өйрәтә. Ә бу исә – мәгърифәтченең иң олы мирасы!

 

Гаилә – иң көчле терәге

Мирза Исмәгыйль улы беренче тормыш иптәше Бәлкыйс ханым белән ике бала – Ләйлә һәм Искәндәрне тәрбияләп үстерәләр. Әлбәттә, гаилә тормышының авырлыгы бу вакытта Бәлкыйс ханымга төшә. Яшь әтинең исәпсез-хисапсыз командировкалары, дәүләт эше гаиләсенә тиешле вакытын да «урлаган». Бәлкыйс Зәйнетдин кызы Казан университетында озак еллар инглиз теле укыткан. Ул 1989 елда бакыйлыкка күчә. Никадәр сабыр булса да, Мирза ага бу югалтуны авыр кичерә. Алтмыш яшендә икенче хатыны Диләрә Мансур кызы белән никахлаша. Диләрә ханымның шаян-шук, чибәр, телгә үткен, гыйлемле, тырыш булуы, мөгаен, аның күңелен яулагандыр да.

«Мин аны гомерем буе белә идем шикелле. Әле Бәлкыйс ханым миңа университетта инглиз теле укытты. Дуслар идек, өйләрендә дә булгалый идем. Яшьрәк чагымда әнием – лингвистика профессоры Лиза Ибраһим кызы белән министрлыкка да кергәләп йөри идек... Менә берзаман ул миңа: «Мин карар кабул иттем, син минем хатын буласың»! – диде. Мин: «Беркайчан да булмастыр», – дидем», – дип искә ала Диләрә ханым өйләнешү мизгелләрен.

Эшендә нинди зур, җитди мәсьәләләрне хәл иткән ир гаиләдә тынычлыгы, сабырлыгы һәм бик пөхтә булуы белән аерылып торган.

«Гаиләдә ул бик җайлы кеше иде, – ди Диләрә Мансур кызы. – Аның иң төп сыйфаты – мәрхәмәтлелек, юмор хисе һәм җаваплылык иде. Вәгъдә бирде икән – үтәде. Сөйләштек икән – шулай булачак. Артык таләпчән дә булмады, тәртипле. Без бергә яши башлаганда, ул инде вакытын гаиләгә дә калдыра иде. Шимбә-якшәмбе көннәрен һәрвакыт бергә уздырдык. Бергәләп пилмән бөгәргә, дачага йөрергә ярата идек. Беләсезме, ул минем оныгымны бик ярата иде. Аны кулыннан җитәкләп мәктәпкә илтә. Ә юлда икәүләп «Вихри враждебные»ны җырлап баралар... Ә 1 май туган көнендә бездән кунак өзелми. Мин 100 әр пәрәмәч пешереп куя торган идем. Кешеләр белән аралашырга яратты. Гаиләдә беркайчан да ризасызлыгын әйтмәде. Ә менә ни беләндер килешмәсә дәшми торган гадәте бар иде. Мин инде үзем аңларга тырышам: ни өчен дәшми икән? Аннары ул: «Барысы да үтте-китте...» – дип кенә куя».

 

Ихласлык

Мирза Мәхмүтовның ир-ат буларак та чибәр, гайрәтле, шул ук вакытта юмор хисенә бай булуын аны якыннан белүчеләр дә раслый. Ул җитди чыгышларын, хәтта Америкада узган конференцияләрдәге докладын да Хуҗа Насретдин гыйбрәтләреннән башлаган. Чыгышларында еш кына татар шагыйрьләренең сүзләрен мисалга китергән. Менә шундый ихласлыгы белән кешеләр игътибарын үзенә җәлеп иткән... Иртән иртүк торып, Казан Кирмәне буйларыннан йөреп кайтырга яраткан. Ә аннары эшкә киткәнче, 1–1,5 сәгатьләп бүлмәсендә эшләп утырган. Хоббиларының берсе – бадминтон. Олыгая төшкәч, әлеге яраткан шөгылен ташларга туры килә. Әмма яман чир якасына ябышкач та, Мирза Исмәгыйль улы башкаларга сер бирмәгән. Хәл сораучыларга: «Тәртип, тәртип», – дип кенә җавап кайтарган.

Мирза Исмәгыйлевич гомеренең соңгы мизгелләренә кадәр эшли. 2006 елны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев аның 80 яшьлеге уңаеннан Казан Кремлендә кабул итә. Шулвакыт ул ил агасына соңгы хезмәтләренең берсе – «Ислам дөньясы» китабын тапшырган. Ә фундаменталь хезмәте – ислам дөньясының хәзерге иҗтимагый, икътисади, мәдәни һәм мәгариф проблемаларын анализлауга, Шәрык тарихына, аның татар халкы тарихы һәм мәдәнияте белән элемтәләренә багышланган.

 

 

 Мирза Мәхмүтовның якты истәлеге музей бүлмәләрендә:  берсе – университетта, көнчыгышны өйрәнү факультетында – галимнең ЮНЕСКО эксперты буларак эшчәнлегенә кагылышлы искиткеч музей бүлмәсе. Икенчесе – Мирза Мәхмүтов исемен йөрткән Казанның 184 нче гимназиясендә. Алабуга педагогия институтында «Мәхмүтов укулары» оештырыла. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы былтыр ачылган КФУдагы  «Белем» музеенда «Академик Мәхмүтов кабинеты» булдырылды.

Фотолар гаилә архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ