Логотип Магариф уку
Цитата:

Сөт тәме

Җәй. Каникул. Авыл киче. Урамны тузанга күмеп, сыер көтүе кайта. Сыерлы ишегалларына чиләктәге парлы сөт исе тарала... Чиләк тотып сөтлебикә яныннан чыккан хуҗабикәнең аягына мәче сырпалана, ул да сый өмет итә. Бер чокырны эчеп куйган балаларның ирен өстендә сөт күбегеннән ак мыек «елмая»... Хәзер дә шундый күренешләр сакланамы икән авылларда? Сөт тәме һаман шулмы?

Сөт белән дуслык

Җәйге кояш нурларыннан D витамины алсак, аксым һәм йод белән эш башкачарак. Бу матдәләр – файдалы өстәмәләр генә түгел бит, ә иммунитетның, акыл үсешенең һәм калкансыман биз сәламәтлегенең нигезе булып тора. Бу нутриентларның иң таралган чыганакларыннан берсе – сөт продуктлары, ә бик кечкенә балалар өчен махсус эшкәртелгән сөт продуктларының составы миллиграммга кадәр уйланылган. Сөт – көндәлек рационда иң кирәкле, шул ук вакытта иң күп бәхәс уяткан продуктларның берсе дә булып кала бирә. Кемдер бары тик авыл сөтен генә эчәбез ди, кемдер андыйга борын җыера, бары тик кибетнекенә өстенлек бирә. Кайберәүләрнең исә, гомумән, сөт белән дуслыгы юк. Сөт турындагы фикерләргә ачыклык кертик әле. Кайсы фикер чынлап та миф, кайсында хакыйкать бар? Моны ачыклау өчен «Логика молока» компаниясе «Эдельвейс» заводының индустриаль технологы, әлеге тармакта 20 елдан артык хезмәт куючы Евгений Горелышевка мөрәҗәгать иттек.

«Әти-әниләрнең борчылулары аңлаешлы, – ди Евгений. – Ләкин еш кына алар искергән карашларга нигезләнә. Хәзерге заман сөт җитештерүе  ул – «завод» кына түгел, ә гражданнарның сәламәтлеген кайгырта торган югары технологияле система».

 

Сөт турында алты миф

Миф 1: «Әгәр савыт өстендә май күбекләре (сливки) күренмәсә, димәк, ул натураль түгел»

Сөттәге майлы шарчыклар вакыт узу белән өскә күтәрелә һәм май катламы булып җыела. Заводта исә сөтне гомогенизацияләү дигән махсус эшкәртмәдән үткәрәләр. Бу процесс майны сөтнең барлык өлешенә тигез итеп бүлә. Шуңа күрә өстә май күбекләре хасил булмый. Бу – «химия» түгел, ә сөтнең сыйфатын һәм саклану мөмкинлекләрен арттыру ысулы. Болай эшкәртелгән сөтнең файдалы ягы кимеми: аксымнар, кальций һәм витаминнар тулысынча саклана. Моннан тыш, ул озаграк саклана һәм камыр ризыклары, кофе, ботка пешерү өчен бик кулай.

 

Миф 2: «Яңа сауган сөт – иң сыйфатлысы»

Кызганыч, бу – ялгыш фикер. Өйдәге сөт термоэшкәртү узмый, шуңа күрә анда кайбер авырулар сәбәпчесе – төрле бактерияләр булырга мөмкин.  Җаваплы предприятиеләрдә һәр адымда 200 дән артык тикшерү үткәрелә: сыер фермаларыннан алып заводларда шешәләргә тутыруга кадәр. Сыйфатны гарантияләүче сертификатлар алына.

 

Миф 3: «Сөткә антибиотиклар кушалар»

Ветеринарлар чынлап та авырып киткән сыерларга антибиотиклар билгели ала. Ләкин авыру сыерларны вакытлыча көтүдән аерып торалар, ә аларның сөтләрен юк итәләр. Заводка килгән һәр партия сөтне кабаттан тикшерәләр. Аз гына антибиотик табылса да, бөтен партия кире кайтарыла –   контроль системасы шулай эшли.

 

Миф 4: «Пастеризация сөтне «буш» итә»

Юк. Пастеризация бары тик зарарлы бактерияләрне генә юкка чыгара, ә сөтнең файдалы сыйфатларын саклый. Кальций, аксым, В2, В12, D витаминнары – барысы да сөт эчендә кала. Ультрапастеризация вакытында кайбер витаминнар таркалырга мөмкин. Стерилизация сөтнең биологик кыйммәтен киметә, әмма саклану срогы озая.

 

Миф 5: «Сөт продуктындагы җиләк-җимеш ул  – химия»

Чынлыкта, ул кайнатмага (варенье) охшаш: җимешләрне юалар, ваклыйлар, шикәр белән болгаталар һәм герметик итеп төреп куялар. Монда бернинди дә лабораториядән алынган буяулар юк – бары тик табигый җимеш пюресы, аны соңрак сөтле продуктка кушалар.

 

Миф 6: «Заводлар коры сөт белән эшли»

Бу – ялгыш фикер. Татарстанның иң зур сөт предприятиеләренең берсенә генә дә көн саен 270 тоннага кадәр сөт килә, һәм ул бары тик Татарстанның 12 фермер хуҗалыгыннан гына алына. Чималны савымнан соң берничә сәгать эчендә, тиешле температурада, «тере» хәлендә китерәләр.

 

ГМ-ИНФО

Сөт – муллык символы

Сөт – дөнья культурасының бер өлеше, һәр халыкта тормыш, кайгырту, муллык символы. Сөт бүген дә гаилә һәм балачак җылысы белән бәйли, йолалар, әни һәм әбиләрнең кайгыртуын хәтерләтә.

  • Борынгы Грециядә Галәмдәге Киек Каз Юлы гаилә алиһәсе Гераның күкрәк сөте тамчыларыннан барлыкка килгән дип саналган.
  • Скандинавия мифларында барлык аллаларның башында торган иң беренче великанны Аудумла кушаматлы изге сыер имезгән.
  • Борынгы Мисырда аналык һәм мәхәббәт алиһәсе булган Хатор сыеры үзенең сөтен кешеләргә яклау һәм бәрәкәт итеп биргән. Бу сөт аларны төрле бәла-казалардан саклаган дип саналган.
  • Борынгы Русьта халык һәрвакыт «кесәл ярлы сөтле елгалар» турында хыялланган. Бу елга – муллык һәм бәрәкәт тулы тормыш образы.

 

Бу кызык!

НАФИ (Национальное агенство финансовых исследований) аналитик үзәгенең туклану өлкәсендәге белгечләр белән бергәләп тикшеренүләренә күз салсак:

87 процент әти-әниләр өстәмәләре булмаган сөт ризыклары сайлый;

56 процент россияле сәламәт туклануны дөрес яшәү рәвешенең нигезе дип саный;

53 процент кеше «әни шулай өйрәтте» дип, сәламәт туклануны сайлый.

Димәк, әниләр мантыйгы – искергән стереотип түгел, ә фән һәм кешелекнең берничә буыны тарафыннан расланган караш.

 

«Олыгайган саен сөтне киметү кирәк»

Миләүшә САБИРОВА,

нутрицолог:

– Сөткә карата бүген берьяклы гына караш юк. Әгәр организмда каршылык булмаса, сөт ризыкларын куллану яклы мин. Сыер сөте һәм сыер мае Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) дә иң яраткан ризыкларыннан берсе булган.

Пастеризацияләү – бер яктан, куркынычсызлык булса, икенче яктан, сөттәге кайбер файдалы элементларның юкка чыгуы ул. Монда кайсы әһәмиятлерәк икәнен һәркем үзе сайлый. Авыл сөте алганда, ышанычлы кешеләрдән алырга кирәк. Әгәр базардан сатып алсагыз, продукциянең сыйфаты шик уятса, әлбәттә, пастеризацияләү кирәк, файдалы матдәләр югала дип уйлап тормыйсың инде. Үземнең гаиләмдә авыл сөте эчәбез, 5 литр итеп алам да 0,5 л шешәләргә салып катырып куям, ике атнага җитә. Иртән ботка пешерәм. Йогуртлар ясыйм, катыклар оетам.

Яшь барган саен, организмда аксымга ихтыяҗ кими. Олыгайган саен, сөт куллануны киметеп, әчкелт сөт ризыкларына өстенлек бирү яхшырак.  

Альбина НИКАНДРОВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ